Логотип «Мәйдан» журналы

Көн туганда

Төн пәрдәсен ачып кояш чыга,Күтәрелә офык артыннан.Туган якта яңа көн тугандаКояш матуррак алтыннан.Алсу йөзле, зәңгәр күзле булыпҖир өстенә туа яңа көн.Ишетелә бер җыр, җырлаучыныКем дияргә белмим. Ә...

Төн пәрдәсен ачып кояш чыга,
Күтәрелә офык артыннан.
Туган якта яңа көн туганда
Кояш матуррак алтыннан.
Алсу йөзле, зәңгәр күзле булып
Җир өстенә туа яңа көн.
Ишетелә бер җыр, җырлаучыны
Кем дияргә белмим. Әллә кем…
Яңа көнне шулай җырлый-җырлый
Каршы ала микән Җир-Ана?
Хезмәт халкы кыр тургае кебек
Йокысыннан иртә уяна.
Тезелешеп халык эшкә китәр,
Кичтән калган эзләр тапталыр.
Шигырь булып туган шушы мизгел
Күңелемдә мәңге сакланыр.
 

Галиәхмәт ШАҺИ


Фото: https://www.freepik.com/photos/coffee

Комментарийлар