Логотип «Мәйдан» журналы

Көймәдәге балыктанмы, балыктан көймәме?

Моның өчен 2 данә скумбрия балыгы, 4 баш суган, 2 данә кишер, 1 бал кашыгы томат пастасы, зур булмаган 1 тотам петрушка, 1 болгар борычы, тәменчә – тоз, борыч, бизәр өчен укроп үләне алына.Ярым боҗрал...

Моның өчен 2 данә скумбрия балыгы, 4 баш суган, 2 данә кишер, 1 бал кашыгы томат пастасы, зур булмаган 1 тотам петрушка, 1 болгар борычы, тәменчә – тоз, борыч, бизәр өчен укроп үләне алына.


Ярым боҗралап туралган суганны үсемлек маенда җиңелчә генә кыздырып, озынча итеп туралган кишерне дә суган белән 2 минут чамасы кыздырып алабыз. Тоз, борыч сибәбез.


Вак итеп туралган петрушканы, 1 бал кашыгы томат пастасын кушып, әзер булганчы капкачын томаламыйча сүрән утта томалап пешерергә куябыз.
Балыкның башыннан алып койрыгына кадәр бер якның арка канаты буеннан пычак белән кисем ясыйбыз. Икенче арка канаты буеннан беренчесенә параллель булган тагын бер кисем ясыйбыз. Нәҗиҗәдә, балык сырты итле җиреннән кубачак.


Аннан кайчы белән баш, койрык сыртын кисеп алабыз.


Балыкны эчендәге әйберләреннән, кабыргасыннан, саңакларыннан арындырып, кара элпәсен чистартабыз. Салкын су астында әйбәтләп юып, кәгазь салфеткалар белән корытабыз.


Скумбрия балыгы көймә булып формалаша. Хәзер шунда әзерләнгән эчлекне урнаштырабыз. Борычны (әче, яисә баллысы) юка телемләп турап, иң өскә тезәбез. Әзер балык түшкәләрен пергамент кәгазь җәелгән калай табага урнаштырып, 30-40 минутка 230 градуска кадәр кызган мичкә куябыз.
Әзер булгач, яшел укроп үләне белән бизәп, җылы килеш табынга чыгарабыз.



Фото: vk.com сайтыннан.

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар