Логотип «Мәйдан» журналы

Койка әзерләү тәртибе

Тәмле, туклыклы гына түгел, буын чирләреннән интегүчеләр өчен файдалы булган ризыкны дөрес итеп әзерләгез.Бу ризыкны пешерү өчен махсус ит кисәкләре кирәк. Аларны моталышка дип тә атыйлар. Бу иттә куе...




Тәмле, туклыклы гына түгел, буын чирләреннән интегүчеләр өчен файдалы булган ризыкны дөрес итеп әзерләгез.
kojka
Бу ризыкны пешерү өчен махсус ит кисәкләре кирәк. Аларны моталышка дип тә атыйлар. Бу иттә куерткыч матдәләр — җелек күп була. Желесыман шул матдә шулпаны куерта, койканы дерелдек итә. Күпчелек очракта, буыннар тоташкан урындагы сөякле итне алалар. Койрык сөякләрендә дә желе күп була. Ит сатучылар, гадәттә, холодец пешерә торган кисәкләрне — субпродуктны аерып сата. Койка куерып, дерелдек рәвешенә килсен өчен иң мөһиме — ит дөрес сайланган булырга тиеш. Мөгезле эре терлек аякларыннан, койрык өлешеннән алынган сөяк кисәкләре койка өчен бик кулай булыр.
2–3 килограмм чамасы махсус итне яхшылап югач, салкын су тутырылган кәстрүлгә салыгыз. Бу иткә 4–5 литр чамасы су салырга кирәк. Койка пешерү өчен зуррак үлчәмдәге кәстрүл алыгыз. Итле кәстрүлне утка куегыз. Кайнап чыккач, утны киметеп, 3–4 сәгать чамасы сүрән утта кайнатыгыз.
Куера башлагач, шулпаны сүндереп торыгыз. Шулпадан итне алыгыз. Шулпаны вак тишекле иләк аша сөзеп, сөяк кисәкләреннән чистартыгыз.
Бераз суына башлаган итне сөякләрдән чистартыгыз. Әгәр җитәрлек дәрәҗәдә пешеп беткән булса, ит сөяктән бик җиңел аерыла, үзе кубып төшә диярлек. Сөяксез итне иттарткыч яки блендер ярдәмендә ваклагыз. Шушы итне кабат шулпага салыгыз. Кәстрүлне кабат утка куегыз, кайнап чыккач, тагын 1 сәгать чамасы сүрән утта тотыгыз. Шушы вакытта махсус сыткычтан сытылган 5–6 тырнак сарымсак салыгыз. Тәменчә тоз, борыч өстәгез. Лавр яфрагы салырга мөмкин.
Ярымәзер булгач, койкалы кәстрүлне уттан алыгыз. Аерым савытларга салып, суыткычка куегыз. Ризык 4–5 сәгатьтән катылана һәм әзер була. Әзер койканы 2 көн чамасы суыткычта сакларга мөмкин.
Һәркем башка төрле тәмләткечләр дә өсти ала. Шулай ук суган, кишер дә салырга мөмкин.


Автор: Гөлия Мөгаллимова, https://kiziltan.rbsmi.ru/


 

Комментарийлар