Логотип «Мәйдан» журналы

Көчле кеше

Фәлсәфи-гамәли хикәятI

I.

Миңа кайвакыт «Син көчле кеше» диләр.
Мин аңламыйм: ни өчен... мин? Минем башкалардан бернинди дә аермам юк дип, андый чакта бәхәсләшә башлыйм. Чынлап та, мин эшләгәнне башкалар да эшли, мин ашаган-эчкәнне башкалар да ашаган-эчкән бит. Әмма, җае чыгу белән, сүз һаман да шуңа барып бәйләнә – син көчле дә, син көчле! Кайвакыт мондый нәрсәләр минем саруымны кайната, аннан әллә бу үзенә күрә мине, кем әйтмешли, «юкә чөйләп», ягъни салпы якка салам кыстырып, миннән артыгын күтәртү, артыгын йөгертү, артыгын эшләтү өчен файдаланыла торган берәр ысул, шундый бер хикмәтле чара түгел микән дип шик-шөбһәгә төшкән минутларым да була...
Сер түгел, адәм баласына Аллаһы Тәгалә көчне, тойгыны, сәләтне тигез бирми. Үлчәп бирә. Адәм баласы аны үзе дә үлчәп ала. Кемнең күпме «ялкавы килгәннән» чыгып. Тормыш үзе үк үлчәм. Шушы тумыштан килгән һәм үзебез яулаган табигый «тигезсезлек» тормыш дигән могҗизаны «тормыш» һәм ашыкмыйча «торып тормыш» дигән ике өлешкә бүлә. Шушы бүленеш аны гаҗәеп дәрәҗәдә кызыклы, шаукымлы, серле, катлаулы һәм бердәнбер итә. Шуңа күрә адәми затның шаукымланып, үзен чамадан тыш көчле тоеп, мәгълүм шагыйребез Сәгыйть Рәми шикелле, «Күктә Аллаһ, җирдә – мин!» дип күкрәк каккан чаклары да булмый калмый. Минемчә, бу тойгы һәр кемсә өчен дә табигый булырга, табигый күзалланырга тиеш тә. Ни өчен дигәндә, шушы хиссияти күтәренкелек аны канатлы ясап, кеше рухын җирдән биеккә күтәрә, ихластан да көчле итеп, акыллы чамаларда, чын мәгънәсендә табигатьне буйсындырып, хайваннар дөньясын кулына өйрәтеп, үзенә хезмәткә куя. Шушы тойгы аны башкалар белән бергә һәм, ә бәлки, аеры да итеп, башкалар булдыра алмаганны булдырырга, кеше белән кеше арасын ярыш аша якынайтырга, ә бәлки, шартларыннан чыгып, ерагайтырга да юллар һәм сәләтләргә сәбәпләр ача.
Яшермим, минем, башкалар кебек адәм баласының, кайчакта алдымда торган ниндидер авыр, үтәлеренә үзем дә ышанып җитмәгән бурычны башкарып чыкканнан соң, күңелем-кальбем бер рәхәтлеккә чумып, «Кара, мин нинди көчле икән! Кара, мин нинди булдыклы икән!» дип куанган чакларым булды һәм әле дә булгалый. Әгәр бу халәт чынлап та табигый икән, миннән соң тормышка килгән сабыйларның, үсмерләрнең, яшьләрнең, урта буынның, өлкәннәрнең, хәтта ки картлар-аксакалларның миннән шушы көчнең чыганаклары турында уртаклашуымны үтенсә, мин, чынлап та үзем кичергән балачак сынауларымнан чыгып, аларның кемгәдер кирәк булачагын шик астына алмыйча, шулар белән уртаклашсам, мине мактанчыклык, ярпачлыкта гаепләмәсләрдер бит? Әгәр кемнәрдер мине «көчле кеше» итеп таный, моңарда ниндидер үрнәк күрә икән, мин бу сыйфатның серләрен үз туганнарымнан яшереп сакларга тиеш түгелмендер бит? Юк, аларны минемчә яшәгез, миннән генә өлге алыгыз, дип кодаламыйм, ярсытмыйм, бу мөмкин дә түгел. Кирәкми дә. Бер агымга ике тапкыр кереп булмый дигән борынгы акыл иясе. Минем бары тик, үзем яшәгән заман кешесе буларак, күргән-кичергәннәремне, мөмкин икән, аларның адәм затын көчле итүдәге хәлиткеч урынын гына сурәтлисем – билгелисем килә. Юк, бу мотлак үтәлергә тиешле шарт дип кемгәдер бирелгән күрсәтмә дә, җан башыннан, ихатадан ихатага күчкән хисап та түгел. Әмма алардан ниндидер киңәш алырга мөмкиндер, ягъни «Кызым, сиңа әйтәм, киленем син тыңла...» Гади генә әйткәндә, укы, туган, укымасаң, башкалар укыганны тыңла, мыек очыңа чорна...


II.

Йә, башладык.
Бисмиллаһ иррахман иррахим.
Чынлап та, кеше үзенең көче-гайрәтенең чыганаклары турында уйлана икән, ул әүвәлдә тән-җан төзеклегенә, аларның камиллегенә, саулык-тазалыгына таянырга тиеш. Алар – көч дигән яңарып, тулыланып тора торган сихри күренешнең беренчел алшартлары. Бу яктан мин бәхетле булдым. Газиз әткәм Нәҗметдин Габделвәли улы Хәлимов белән газиз әнкәм Минсорур Шиһабетдин кызы Хисамова арасында булган тигез никахлы мәхәббәт миңа сау-сәламәт йөрәк, камил бәдән, ныклы тазалык бүләк иткән. Моның өчен мин аларга гомерем буе рәхмәтлемен.
Минем сыек чәлтерле сабый булып тупсага чыгып баскан чаклар бездә Бөек Ватан сугышы дип аталган Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган елларга туры килде. Мин шушы сугышның башланганында туып, азагында үксез калган «иң табигый» ятиме: 1942 елның башында мин тугач, икенче көнне үк әткәм фронтка киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Мин шул тупсадан торып илемә беренче тапкыр бакканда Ил, Җиңү өчен барысын биреп, ачкаклаган, хәлсез хәерчегә әйләнгән иде. Сәяси дәһшәт белән котырган ил җитәкчелеге фашизмнан азат ителгән барлык Европада үзебездәге кебек «социализм төзибез» дип, иген келәтләребезне кырып-себереп, авызыбыздан соңгы кабым ипине, очтык май кисәген дә тартып алып, шул Европага озаткан һәм газиз ватаныбызны 1946-1949 елларда, 1921 ел ачлыгыннан соң, күрелмәгән ачлыкка батырган иде.
Шул чордан бер генә истәлек: 1946 елның салкын кышында бугай, күршеләребез бездән ашъяулыгыбызны алып торып кире керткәч, мин аны «берәр ашый торган нәрсә калмады микән?» дип идәнгә җилпегән һәм аннан ипигә охшаган валчык төшеп, аны ә дигәнче чәйнәгән һәм ул кер сабыны булып чыккан иде.
Мин беренче тапкыр ипине туйганчы 1951 елда, ягъни ун яшемә җиткәндә ашадым. Ләкин шунысы сәер: мин һич кенә дә үземне ил тарихында иң көчле ачлыкларның берсен кичергән кеше итеп тоймыйм. Киресенчә, шул чорда миннән дә бәхетле сабый, минем балачактан да сагынычлы балачак булмаган кебек. Мондый ятим «туры килмәүчелек»нең мантыйкка каршы барып, «туры килүе»нең нигезендә нинди серләр ята? Ә бит бу гади нәрсә түгел!..
Беренчедән, бу серләр астында миңа шушы кадәр юксыллыкта үземне ятим итеп тоярга бирмәгән Бөек Җан иясе – Әнкәм, мине салкыннардан каплаган, мин тәндә җан асрый алсынга кәлҗемә коймагы әвәләр өчен черегән бәрәңге эзләп бакчалардан бакчаларга чапкан, берсеннән-берсе моңлырак җырчы-шигырьче, кирәк чакта гетти-геттигә такмак әйтеп, гармун, кирәк чакта зеңгелдәп, мандолинга әйләнгән Гали, Нияз, Ингель агаларым ята.
Икенчедән, авылдашларым саклаган иң саф, иң чиста, иң бай туган тел, туган халкымның авыз иҗаты, җырлар, мәкальләр, әкиятләр, меңьеллык бөек татар әдәбияты, милләтнең йөрәк моңнары уратып алып, мине кайгының кайгыда түгел, шул кайгыны тирән сабырлык белән күтәрә белү хикмәтендә икәнлегенә ышандырган. Кеше кайгысын, аһ-зарын ишеткәндә, йә булмаса кемдер аларны искә төшереп сөйләгәндә, аеруча мине ятим санап кызганганда мин гүя һавага әверелеп җиргә сеңә һәм юкка чыккандай була идем.
Өченчедән, мин саф һава сулап, саф сулар эчеп, урман-яланнарыбыз үләннәренең чиста үзәген ашап, чыннан да чын табигать баласы булып үстем. Ул заманнарда безнең һавалар – күк гөмбәзе әлеге кебек космик кораблар, реактив очкычлар тарафыннан урталай ярылмаган, иске шәл кебек изрәмәгән, туралмаган, тотрыклыгын югалтып, бөтенләй тишекләнеп бетмәгән иде. Чокырда урнашкан Кәркәлетамак дигән авылыбызның йолдызлары көндез дә китмәгән күген яңгыратып, каяндыр Ырымбур тарафларыннан әлүмин курай кебек гүелдәп, үтсә атнасына бер очкыч үтә. Ул да без ятимнәр игътибарыннан читтә кала алмый. Мин тупсага йөгереп чыгам һәм күкрәгем белән ертылырдай булып күкрәп, шул үтеп барган очкычка кычкырам:
– Саманет, әтиебезне кайтар!..
Хәзер инде шушы малайга җитмеш биш. Мин микән бу? Булмас! Бәлки, мин чынлап та көчледер?
Туклануыбызга килгәндә, чит тел сүзләрен кулланып әйткәндә, ул «рацион», ул «меню» каршылыкларның камил гармониясе иде: ашарга он-ипи азык-төлеге, бәрәңге – бигрәк тә бәрәңге! – чөгендер, кишер, кабак, шалкан, торма һ.б. ризыкларыбыз никадәр җитешмәгән булса, минем алдымда шул күләмнән күпкә артык табигый үлән-үсемлек, төрле җимеш агачларының витаминнары иде: без аны пешереп тә, изеп тә, төеп тә, чи килеш тә, каклап та, киптереп тә, кыздырып та, сыгып та ашый-эчә идек. Гүя мин аларның энергиясен, тере тәм-том итеп, үземә кирәгенчә шакмаклап кисеп ашый идем. Йә Хода, алар арасында ниләр генә юк иде: кычыткан, балтырган бәбәге, балтырган көпшәсе, каз үләне әпәе, сарана суганы, күке башы, кымызлык, җәй уртасында җир җиләге, каен җиләге, ялан борчагы, әгәр чәчәргә орлыгың булып, чәчә алган булсаң, бакчаңдагы чөгендер, аның мин үлеп яратмаган яфрагы, кишер, көзен, игеннәр җитешкәндә киндер орлыгы, башың ике булса, төрмәгә эләгү куркынычын исеңнән чыгармыйча, басудан, ындыр табагыннан чәлдереп куырган бодай, борчак, яландагы һәм тәрәзәң түрендәге шомырт, камырлама, чикләвек, балан, гөлҗимеш, миләш, тагын да хәтеремнән чыккан дистәләгән яшел ризык төрләре булгандыр, бәлки. Ул чакта чәй дигән нәрсә юк иде. Чәй тузаныннан калыпланган такта чәй илленче еллар башында гына күренде. Бер баш такта чәйне ике, кайвакыт дүрт йортка бүлеп сатарлар иде. Әниләребезнең берсе икенчесенә йөри-йөри, «Аһ, такта чәйкәйләр!» дип яулыкларын сыкканчы чәй эчкәннәрен хәтерлим. Аңарчы, гадәттә, чәй урынына мәтрүшкә, сары мәтрүшкә һ.б. яфрак-сабакларны файдалана идек.
Шунысын әйтү дә урынлыдыр: безнең якларда, башка тарафларга хас булган карлыган, кураҗиләк, йорт яны җиләге, виктория дип әйтик, алма, кыргый алма кебек җимеш, кыяр, кәбестә, кабак, суган, помидор кебек яшелчә ризыклары «туклану культурасы» буларак, гамәли таралмаган, халык ихтыяҗына сеңеп өлгермәгән иде. Мин, мәсәлән, авылыбызда шул еллардагы йөзләп ихатадан җиләк-җимеш, яшелчә бакчасы тоткан бер генә хуҗалыкны да хәтерләмим. Шунысы истә: 1948 еллар тирәсендә булыр, әнкәй ахирәте Садыйка түти белән бригадирдан ат алып, авылыбыздан 18 чакрымда яткан атаклы Өршәкбаш-Карамалы базарына бардылар. Алар кайткач, арбаларындагы ике нәрсә минем һушымны алды. Беренчесе – ике ятимә солдатканың ирләре урынына үзләре үрмәләп сындырган һәм бәйләгән каен себеркеләре. Алардан таралган хуш ис! Хуш исләреннән гайре, себеркеләр ефәк кебек йомшак, ыспай, уенчык кебек нәни, зифа саплы иде. Икенчесе – кара төстәге ниндидер җиләк. Төрелгән ялтыр кәгазеннән арындыргач, ул бер касә булды. Хуш исеннән тыш, анысының тәмлелеге! Җиләкләрне миңа бүленгән өлешен күз ачып йомганчы юк иттем. «Инәй, нәрсә була бу?» – дип сорадым мин ашап беткәч. «Карлыган, балам, – диде ул. – Кара карлыган диләр аны...»
Мин, биш-алты яшьлек сабый, шул минутта ихатабызда җиләк-җимеш бакчасы булдырырга карар иттем. Йортыбыз белән урам яктагы ташкоймабыз арасындагы ике адым чамасындагы ара тоташтан доң-доң тукылдап торган ташлык булып чыкты. Мин анда, бераз үсә төшкәч, урта мәктәпне тәмамлап, туган авылдан чыгып киткәнче, күп тапкырлар җиләк-җимеш агачлары утыртып карадым. Әмма алар тамыр җибәреп, үрчеп китә алмадылар. Шулай итеп, миңа бакчачы булырга насыйп итмәде. Күптән түгел әдәбият фәннәре докторы Октябрь Кадыйров «Республика Татарстан» газетасында «Сад Айдара Халима» дигән бик фәһемле мәкалә бастырып чыгарды. Мин мыек астыннан гына елмаеп куйдым: профессор миндә бер «бакча» тапкач, бөтенләй үк бакчасыз калмаганмын икән...
Без үскән заманнарда халыкның бар ашаган ризыгы күз өйрәнгән сөт-май, ит һәм бәрәңгегә бәйле иде. Әмма нәкъ менә шуларның җитешмәве китереп чыгарган иде сугыштан соңгы авылдагы хәтәр ачлыкны. Әнкәм суган ярата иде. Аның казан аскан саен «Их, берәр генә баш суган табасы иде! Орлыгын кулга төшерә алсам, суган үстерә башлар идем!» – дип урамга чыгып йөгергәне, күршедән күршегә чапканы исемдә. Гөмбә дигән нәрсәгә без төкереп тә бирми идек. Кая ди аны ашау! Урманда аяк астында очраган саен, «Урыс п...е!» – дип тибеп кенә очыра идек. Авыл беренче тапкыр кыяр, кәбестә, суганны илленче еллар башларында, фронттан кайткан Хәмит абзый колхозда яшелчә бакчасы оештыргач кына күрә башлады. Ул бакчаның кыярларына да тынгы бирмәдем мин. Бүгенге укучыда «Бу кишер-кыяр урлап кына «көчле булган икән» дигән фикер калмасын иде. Һаман да бер сүз: ачлык кушты! Моның шулай икәнлеген минем «Кыярга төшкән малайлар турында баллада» дигән шигырем дә раслый. Иҗатымда, бәлки, меңләгән шигырь бардыр. Әмма халыкның иң яраткан, ничә укысаң да, яратып тыңлаган шигыре берәү: ул – «Кыярга төшкән малайлар турында баллада». Әсәр урлашуны түгел, ә балачак шуклыгының шигъриятен данлавы белән кызыклы.
Сабый чактан без тукланып үскән яшел азыклар арасында мине, әгәр шулай әйтергә яраса, көчле, башкалар белән чагыштырыла алмас дәрәҗәдә дәрманлы иткән, минем ныгынып кына килгән буыннарыма серле көч индергән Галиҗәнап Үсемлек – Балтырган Хәзрәтләре бар иде. Балтырган – татар халкының дастан герое. Ул дастан әле язылмаган гына!
Аһ, балтырган, балтырган! Безне моңга батырган!
Аның борынны кытыклый торган хуш исе бер караганда сулыш өчен авыррак та кебек иде. Ләкин бу шулай тоелган гына. Аның яшел шулпасын ләззәтләнеп чүмергәндә, изелеп пешкән сабаклары боткасын яшь, үткер тешләрең белән умырып чәйнәгәндә, теге авыр тоелган ис онытыла, онытыла гына түгел, син ризыклана торган ризыкның аерылгысыз һәм сагынычлы кушылмасына әверелә.
Балтырган – серле үсемлек ул. Минемчә, аңарда җисми витаминнар Менделеев системасыннан күбрәк. Көчле булырга теләгән кеше аны елына хет бер мәртәбә, июнь башларында, май азакларында өлгергән кычыткан ашыннан авыз иткәннән соң, мотлак пешереп ашарга, аның бары чиста витаминнан гына торган шулпасын эчәргә тиеш! Балтырганның җир шары буйлап, дөресрәге, көнчыгыш ярымшар буйлап таралган төрләре җитмешләп икән. Әмма иң тәмлесе, иң итләче, хәтта, әйтер идем, иң татлысы, бездә, көньяк Уралда таралган.
Ул – күзгә күренмичә генә бал кортларына бал да өләшә торган баллы үсемлек. Шуңа күрә исеме дә «Бал торган»нан алынган. Яшь, яңа гына бәбәк чыгарган чагында ул җиңелчә генә чагып та ала. Шул бәбәкләрнең нәкъ уртасыннан энә башы кадәр генә бал сытылып чыга. Аны кеше күзе күрми, ә менә бал кортына ул «күренеп тора». Ягъни балтырган «күзе чыкмаган» кешенең күзен ача. Урыслар аны «борщевик» дип атыйлар. Минемчә, бу атама аның сыйфатларының асылын ачмый. Аңлашылмый: нигә борщевик? Яшелчә, Кафтау якларындагыча, «борыч»тан (борщ атамасы шуннан алынган дип уйлыйм) пешерелгән үлән ашы мәгънәсендәме? Ә менә борынгы юнаннар һәм греклар аны шундый дөрес, шундый гайрәтле исем белән атаганнар ки, инде суйганнар да каплаганнар: «Гераклит». Ягъни көчле кешеләрне – Гераклларны үстерә торган үсемлек. Никадәр даһилык бу атамада! Геракл (Геркулес) – грек мифологиясенең атаклы Зевс-Аллаһ һәм гади кешеләр вәкиләсе Алкмена дигән хатыннан туган каһарман. Җир йөзендә күрелмәгән көчкә ия булган Гераклның унике каһарманлыгы – Прометейны коткаруы, Антейны җиңүе, ярымкеше, ярымат булган тау иблисләре – кентаврлар белән алышы һ.б. турындагы дастаннарны кем генә белми? Менә мин, хөрмәтле укучым, синең күңел киңлегең белән файдаланып, сугыштан соңгы безнең ятимнәр буынын нәкъ менә шул Галиҗәнап Балтырган-Гераклит үләне шулай көчле, батыр итеп үстерде дип әйтергә үземдә батырлык табам. Әгәр бездән, юньле китап-дәфтәр күрмичә, кәгазь ертыкларына мич корымы белән язып гыйлем эстәгән буыннан атаклы галимнәр, төзүчеләр, җырчылар, язучылар, журналистлар, дипломат-сәясәтчеләр чыккан икән, димәк, безне шушы Балтырган-Гераклит үләне һәм туган телебез үстергән!
Сугыштан соңгы елларда безнең тарафларда «ай күрде, кояш алды» дип әйтер дәрәҗәдә күренеп кенә алган тагын бер азык төре – ул да булса Америка Кушма Штатларыннан ленд-лиз ярдәме буенча килгән кара ясмык борчагы да бар иде. Аны халкыбыз уч төбе кадәр җирдә дә чәчәргә тырыша, шул уч төбедәй күләмдә дә кузакларында баш бармактай булып өлгергән кара ясмык җәмгыяте безгә, ыштансыз малайларга, ул бакча башларын утап чыгарга чиксез мөмкинлекләр ачкан иде... Әмма, ни кызганыч, кара ясмык, бездә нә шәхси, нә күмәк хуҗалыкларда таралып китә алмады. Хәзер ул бездә бөтенләй дә игелми.
1946 елның иң өзек март ачлыгында минем унике яшьлек агам Нияз мәктәптән кайткач, ятты да үлде. Җеназа вакытында аяк астында чуалмасын дип, мине күрше Мөсәббиха әбиләргә керткән булганнар. Аларның өйләре келәт кебек кечкенә иде. Өлкәннәр, абзамның зирек кабыгына салынган гәүдәсен култыкка кыстырып зиратка алып чыкканда, минем кечкенә буем башы белән тәрәзә тупсасына тиеп торганын хәтерлим.
Абзамны, бүгенге замандагы шикелле, дәвалап «азаплану»ны күз алдына китерү дә мөмкин түгел иде. Безнең арабызда төсе, килеш-килбәте белән беребезгә дә охшамаган, барыбыздан да талантлырак җырчы, шигырьче, биюче, мәктәпнең иң яхшы укучысы күз ачып йомганчы безне ташлады да китте. Безнең хәлле бабаларыбыздан калган бердәнбер байлык – алты почмаклы карагай йортыбызның урыс капка канаты астында аның шәриктәшләренең үксеп елап калганнарын да ислим. Мин хәзер аны сугыш һәм сугыштан соңгы чорда ярамаган нәрсәләр ашаудан сукыр эчәге шартлап үлгәндер дип уйлыйм.
Әй, сүз башым иде бит Шүрәле дигән Тукай шикелле, башлаган «көчле булу» темасына кайтыйм әле.
Сабыйларны, аеруча шәхсән үземне көчле итәргә насыйп иткән икенче бер чыганак – Кишер Галиҗәнапләре онытыла күрмәсен иде. Кырыгынчы еллар уртасында, һәрхәлдә, мин үземне хәтерли башлагач, авылда сары кишер, бу җәһәттән, мал кишере (аны кем аерып торган!) пәйда булды. Шәхсән үземнең аны аерып күрсәтүемнең сәбәбе бар: безнең авыл малайлары, дусларым арасында бу сары кишерне минем кебек мул «урган» беркем дә юк иде. Дөресен әйткәндә, ул мине балтырган белән икәүләп култыклап алып, ачлыктан исән-аман алып чыкты. Сары кишернең орлыгы да безнең якларга шул ук Америка ленд-лизы буенча килеп чыккан булгандыр дип уйлыйм мин хәзер. Чөнки аны да бик кыска вакытка «ай күрде, кояш алды». Әмма кырыгынчы еллар азагы– илленче еллар башларына кадәр, укуга төшкәнче, мин мөмкин булган саен кишер кимердем. Мин ызаннар арасыннан абзамнар, кешеләр күзенә күренмәскә тырышып, түшем белән шуышып барып, башта үзебезнең, аннан күршеләрнең кишер түтәлен «утый» идем. Бу эшне шулкадәр ләззәт белән башкара идем ки, мине бу кырын эштән туктатыр өчен чактырырга ихаталарыбызда кычыткан бетте. Миңа «кишер буры» дигән ләкәп ябышып калды. Мин моның белән горурлана гына идем. Әлбәттә, урлашу, кемнәндер нәрсәдер чәлдерү исәбенә тамак яллык итү – бу эшләгән хак түләнмәгән колхоз системасы китереп чыгарган ачлык касафатыннан иде. Инде үземнең сабый шуклыкларым өчен ул заманда мин зыян китергән әби-сәбиләрдән бүген гафу үтенәм: әгәр тамагым тук булган булса, мин күршеләрем бакчасына төшәр идеммени!
Өстемә кием булмау сәбәпле, мине вакытында мәктәпкә төшерергә оныттылар. Бары тик октябрь азакларында гына мәктәп мөдиребез Мәгъмүрә апа мине мәктәпкә язарга килгәч, мин, кызарып-бүртенеп, бер сүз дә эндәшми кишер кимереп, «Зоя-партизанка» кебек, хәтта исемемне дә әйтми, мыш-мыш килеп, тупсада утырдым. Аптыраган Мәгъмүрә апа әнкәйгә: «Минсорур апа, улыгыз ничек хәреф таныр, әмма кишерне бик тырышып кимерә», – дип, беренче сыйныфка иртәгә мәктәпкә килергә кушып чыгып китте. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, миңа, балтырган һәм кишер биргән көч белән исән калган сугыш ятименә, мәктәп мөдиребез Мәгъмүрә апа һәм беренче укытучым Кәримә апа ярдәме белән хәреф таныган авыл баласына, язучы булырга насыйп иткән булып чыкты...
Шуңа күрә минем инде үтеп барышлый гына түгел, ә үз тәҗрибәмнән чыгып, ата-аналарга, аеруча, яшь ата-аналарга, балаларының үткер күзле, үткер сүзле, ачык йөзле, таза йөрәкле, киң күкрәкле, түзем бөерле булуын теләсәләр, аларга кишер ашатсыннар иде, дип ялварасым килә. Иң яхшысы, үз тешләре белән кимертсеннәр. Әгәр кимертмәсәләр, кырып ашатсыннар. Көн саен. Иң яхшысы – иртән. Ач корсакка.


III.

Ашаган азыктан тыш, кешене көчле иткән икенче ярымшар – ул табигать. Кеше анасының баласы гына булса, алар анасы белән икесе дә бер табигать баласы. Әлбәттә, әле балигъ булмаган сабый үзенең борынлап кына килгән тормышында моңа тиешле бәя бирә алмый. Чөнки, үзе дә сизмәстән, ул табигатьтә, Тукай әйтмешли, «уңны-сулны, алны-артны» белмичә «яши». Ләкин баш мие һәм нерв системасы барысына исәп алып бара. Сабый тере табигатьтә водородтагы кислород, кислородтагы водород кебек эреп, су дигән илаһи бәрәкәтне хасил итә. Әйтик, саф һаваны ул күкрәген тутырып сулый, саф чишмә суын үзәген кандырганчы эчә, җылы кояш нурларында өшү дигән нәрсәне белмичә, яшел хәтфә үләндә пешенеп йоклый, әмма саф һаваның һәм саф суларның бик начар сыйфатлы, бозык та була, кояшның кинәт кенә югалып, суынып та кала алганын, үләннәрнең исә шул ук табигатьнең юрганы булганын уйламый һәм уйлап та бирми. Шулай итеп, адәм баласы, үзе дә сизмичә, табигать «көчен куллана», файдалана һәм бер үк вакытта соклана һәм соклану белән бергә салкыныннан, карлы яңгырыннан саклана белергә дә өйрәнә. Соклану белән саклану арасында яшәргә өйрәнеп, шулай ук үзе дә сизмәстән, табигать бәрәкәте аша кальбендә-хәтерендә үзенә хас холык, эстетик зәвык, матурлык тойгысы тәрбияли. Бу үсеш дип атала. Адәмзат сабый чагыннан ук табигать белән никадәр гармониядә үрелеп, аңа сыенып, аның кочагында эреп, кистереп әйткәндә, бербөтенне тәшкил итеп үссә, ул шулкадәр көчлерәк, камилрәк холыклы һәм акыллы булып чыга.
Табигатькә килгәндә, мин бик бәхетле идем. Ул туган телем аша миңа камиллекнең барлык капкаларын ачты.
Аһ, безнең күкләрдәге эре йолдызлар! Аһ, безнең саф һавалар, саф сулар! Аһ, безнең таулар, урманнар, чишмәләр-елгалар! Аһ, безнең сахралар, тугайлар, иркенлекләр!
Нияз абзам үлгәннән соң, 1947 елда булса кирәк, минем өлкән Гали һәм Ингель абзаларым халык көтүенә – вак мал көтәргә ялландылар. Алар минем үземне, бәләкәй булуым сәбәпле, көтү эшенә турыдан-туры катнаштырмадылар. Әмма мине шул мал көтү дигән гаҗәеп авыр, әмма халыкчан хезмәт аша тере табигать белән бәйләделәр. Эш шунда ки, алар минем алдыма көн саен, кояш баш түбәмә үрләгәч, ягъни малның табырга?? төшкән, абзамнарның тамак ялгаган вакытын чамалап, Мендәрле Кул чишмәсе үзәне өстендә урнашкан табырга килү һәм, алар белән бергә үзәк ныгытып алганнан соң, абзаларым савып биргән бер шешә кәҗә-сарык сөтен, аркамдагы кечкенә токчайга салып, авыл халкы күзенә чалынмыйча, яшерен «партизан» сукмаклары белән генә өебезгә алып кайту вазифасын йөкләделәр.
Гаҗәеп мавыктыргыч һәм җаваплы иде ул эш! Тере табигать көн саен үзенең тычканнары, йомраннары, кәлтәләре, кырмыскалары, йөзләгән төр бөҗәкләре белән мине каршылый, озата бара, Ялгыз Каен астындагы табыр тәнгәлендә эш бетергән кеше кыяфәте белән аяк бөкләп, ашап та алганнан соң, җимшәннәре караеп килә торган шомыртлар тапкырында мине яңадан каршылый, Кырлыган инеше буйлап, Өязе елгасына алып чыга һәм янә дә туган нигеземә кадәр озатып кайта иде...
Әнә, кояш баш түбәмә дә кунды! Мин юлга чыгам. Әлбәттә, үземә иярмәсеннәр өчен – абзамнар кушмый, артык авызны ашатырга кирәк! – дусларым күзенә ташланмыйча, сак кына авыл очындагы Габдулла бабамнарның ак тәрәзәле йорты яныннан үткән юлдан кискен итеп сулга борылам һәм чебиләп беткән аякларым белән нәкъ әнә шул югарыда телгә алынган Кырлыган инешенең типченеп кенә аккан ефәк дулкыннарына килеп тә керәм. Их, аның йомшаклыклары, их аның җылылыклары! Кырлыган ике яктан, бигрәк тә уң яктан түшәлеп җиләк үскән таулар үзәнлегеннән ага, әле җиләк пешеп өлгермәгән, алар әле тирә-якка әчкелтем-баллы исләр аңкытып өлгереп кенә ята. Әйе, һавада үзе булмаса да, исе булган, танауларны кытыклаган җиләк шаукымы. Мәтрүшкә чәчкә атып өлгермәгән, ул әле каракучкыл зәңгәрләнеп тирә-якны төрткели. Мондагы хуш ис һавадан суларга, үләннәргә, агач яфракларына, алардан минем изүе ачык күлмәк-ыштан ишарәтемә, алардан тәнемә сеңә. Мин инде үзем, җиләкне хәтерләткән Җиләк-Малай, Кырлыганның җылы сулы үзәне буйлап уң кулдан шарлап агып төшеп, Кырлыганга килеп кушылган Гайнелхәят, Мендәрле Кул чишмәләренең салкын сулы агымына килеп кергәнемне сизми дә калам.
Бр-р-р, суык!
Уң якта коры кылган, бүтәкә, киң, эре яфраклы чәй үләннәре, шелек үсентеләре каплаган тау битләвен бөек бер осталык белән китап битләре кебек кырыкка бүлеп, вак малның келәшчәле тояклары тарафыннан чүкелеп салынган сукмакларда эленеп-коелып калган сарык йоны, кәҗә кылы, мал тыны ише нәрсәләр бу тирәгә тагын да бер кадерле нәрсәне – мал-туардан гына кала торган үзенчәлекле исне өсти. Бу ис, ата-бабамнардан васыять кебек, мәңгелеккә минем борыныма сеңеп кала.
Мин үзәнлектәге йөзьяшәр карамалар, кызыл үзәкле кара зирекләр, җәелеп үскән шомыртлар, чуалчык ботакларында кызгылт җимшәннәре ялтырап торган баланнар, сары сагышлы тәбәшәк миләшләр, сыгылып төшкән таллыкларга, аларның барысын йөгертеп уратып алган колмак сабакларына карыйм һәм үрнәк алам: алар тәпиләре белән суыкта басып торсалар да, һич кенә дә өшемиләр.
Озак та үтми, мин, кояш кайнарында кызарып кызышкан малай, аяк табаннарымдагы боз салкынына да өйрәнәм һәм эссе белән салкын, кайнар белән суык арасында аларның икесен бергә берләштергән «градусник»ка әвереләм. Бу капма-каршылык, бу контраст мине чыныктыра. «Көчле булу»ның табигатьтән килгән илаһи кануннарына алып керә. Ул тормышта Вакыт төшенчәсен алтын бәрабәреннән югары бәяләргә, керсез, йөрәк кушуына тугъры булырга, алдашмаска, турысын әйтергә, макталганда борынны чөймәскә, хурланганда борынны төшермәскә өйрәтә. Һәм иң мөһиме – әүвәлдә эшне эшләргә, бурычны үтәргә, аннан гына күкрәккә медаль таләп итү шартын куя.
Менә мин агым буйлап килеп күрәнле саз баскан ярлар аша югарыда, үрдә, тау кырлачында тирән улактан шарылдап агып яткан Мендәрле Кул чишмәсенә килеп тә җитәм. Аны бабайлар ошбу үзәнлекнең оҗмах түре – хәтфә, мул, йомшак үләнле, теләгән хәлдә, юрган-мендәрсез дә черем итеп алырга мөмкин булганы өчен шундый шигъри атама белән атаганнар.
Мендәрле кул!
Моннан кырык ел элек:
Инде аксың, инде шатсың, карап бакса, башын иеп,
Кеше уйлар: «Аһ, бу тормыш гел шатлыктан
торса!» – диеп.
Әй, чишмәм, чишмәкәем, икәү түгел йөрәккәем,
Бер булганын сиңа бирәм, үзең шулай
өйрәткәниең... –
дип язган идем.
Менә мин чишмәнең улактан аккан авызына кадәр күтәреләм, кушучларым белән аның тешне сындырырлык салкын ялкынын уртлыйм. Эсседән пешенгән тәнемә җиләслек куна, куырылган тыным киңәеп китә. Мине каплап торган үр аша, сулдагы Ялгыз Каен астындагы табырга тупланган мал-туарның тынгысызланып мекердәшкәнен, таптанганын ишетәм. Һаваны ярып борынга табыр учагыннан килгән төтен, ул учакта пешкән боламыкның татлы исләре мине исертә. Мин бер атлап, ике сикереп, үр аша җәһәт кенә табырга ашыгам. Күп тә үтми, минем күз алдымда искиткеч киң, таркау ябалдашлы Ялгыз Каен, аның астындагы күләгәдә мал тизәге, мал сидегенең йөзләгән тояктан тапталып, тыгызланып, кара җәйпегә әйләнгән табыры, аннан югарыдарак, куаклыкка елышып алып, учакның зәңгәрләнеп савылган төтене эчендә боламык пешереп яткан абзаларымның төерем гәүдәләре шәйләнә. Куанычымның чиге юк. Өлгердем! Абзамнарга халык мал башына хак итеп кашыклап он бирә. Алар аны ике-өч кашык күләмендә үзләре белән төшлеккә боламык пешерергә ала. Көтүләрен көтешмәсәм дә, ризыкларын ашашырга өлгердем! Мин табырда борыннарын табырга төртеп, фырылдап һәм мекердәп яткан кәҗә-сарыклардан килгән мал исе – тормыш исендә чәчни-чәчни учакка таба йөгерәм. Минем белән бергә үләннәр, агачлар, хәтта кояш үзе дә йөгерә!
– Әйдүк, кара чәйнүк! – ди миңа миннән өлкәнрәк Ингель абзам. – Ашарга дигәндә син җитез!
– Кеше-кара күрмәдеме? – дип сорый куаклыктан өлкән абзам Гали. – Юл буйлап ат-фәлән очрамадымы?
– Юк! – дим мин. – Мин юлдан түгел, Кырлыган буйлап килдем...
Абзамның чит кешеләр турында сорашуы бер дә юкка түгел. Алар кайвакыт безнең кәҗә-сарыкларны саумыйлар микән дип тикшерергә каравыл да җибәргәлиләр. Күзеңне ил, борыныңны җил уңаеннан тот, югыйсә, иртән көтү куганда кара тавыш чыкканын көт тә тор. Абзамнар кеше малын савып артык узынмаса да, күпмедер күләмдә мутлаштырмыйча калмыйлар, әлбәттә. Әнә теге учак өстендәге сугыштан кайткан ак кәтәлүктә быгырдап азапланган боламык кеше кәҗәсе-сарыгыннан савылган сөттә пешә. Монысы белән генә халык килешә инде. Кем әйтмешли, ут янында – хут барында.
– Бар! Урыныңа кер! – дип боера миңа Гали абзам. Аннан Ингель абзама борыла. – Ә син күз-колак бул!..
Һәм ул сак кына хәрәкәтләр белән табырда пошлыгып яткан көтү эченә керә һәм үзе генә белгән берәр сөтле кәҗәне, сирәк кенә очракларда сарыкны аягыннан эләктереп ала – мал, куркыныч тоеп, өерелә, тагын да тыгызлана, ул арада абзам, эләктерелгән корбанны сөйрәп куаклыкка алып керә:
– Җәһәт кенә маташ!
Шушы сүзне генә көткән мин, абзам тотып торган кәҗә астына керәм, аның кайнар җиленен ике куллап авызыма якын китерәм һәм имчәкләрне алмашлап кысып, үземнең авызыма чәптертәм. Рәхәт кенә дисеңме! Ләззәт!.. Сөт җылыкай, тәмлекәй, авызыма эләкмәгән җирдә битемне, битемә эләкмәгән җирдә киемемне чылата. Каты җиленле кәҗә туры килгәндә, мин аны ачу белән илһамланып имәм – ул чактагы бәхетле мизгелләрдә мин кәҗә астында, аның җилененең ике имчәге арасында, гүя Җирнең ике ярымшары арасында көч җыям, үсәм, баш миемә акыл, тәнемә сумит-мускул утыра. Мин кеше аш-суы исемлегендә көч-дәрман бирүче байтак ризыкларны беләм, әмма аларның берсе дә, инануымча, кәҗә сөте белән ярыша алмыйдыр кебек.
– Чык, – ди абзам. – Анда кунарга итәсең мәллә? Сөте бәтиләренә дә калсын...
Һәм мин бушап калган җиленне кулымнан ычкындырам, кәҗә астыннан сөткә баткан Геракл кебек килеп чыгам. Мин канәгатьлек белән кикереп куям. Миңа бар дөнья үзем кебек тук, бөтәйгән күренә.
Аннан без Ялгыз Каенның көтү табырыннан да артып калган күләгәсе астында әлүмин кәтәлүктән боламык сыптырабыз. Саф һавада, эссе кояш күләгәсендә, Мендәрле Кулның шифалы җыры астында аның тәмлелекләрен нинди сүзләр белән сөйләп аңлатырга?!
Кояш баш түбәсеннән түбәнгә тәгәри башлап, көтү табырдан чыгар алдыннан абзаларым мине авылга кайтарып җибәрәләр. Гали абзам Мендәрле Кул чишмәсенә төшеп, үзенең алдан ук хәстәрләп, салкынга яшереп куйган бер шешә сөтен алып менә, аны минем аркамдагы кечкенә токчайга сала һәм шешәнең бөкеле башын капчык авызыннан чак кына чыгарып калдырып бәйли. Мин инде юлга кузгалырга әзер.
– Кара аны, авыл урамыннан кайтасы булма. Кеше күзенә чалынма, туктап, сөйләшеп торма. Читәннәргә сарылып, тау буйлап бар да Халыйк картлар турысыннан Өязе аша туры өебезгә суктыр. Йә, ычкын!..
Мин, биш яшьлек сабый, үземне зур, көчле кеше тоеп, яңадан Мендәрле Кул үзәненә төшәм, әмма чишмә агымына кермим, иелә биребрәк алам да ярдан башымны калкытмыйча тизрәк кайтып җитү өчен йөгерә-атлый авыл тарафына сыптырам. Кая ди кемгәдер мине күрә алу?! Мин – һава, мин – кояш нуры, мин – таң җиле. Юл уңаеннан һәр яңа үлән кыягын, һәр җимшәнне кабып, тәмләп карыйм. Чөнки минем үтә күренмәле булып һавага әвереләсем килә. Әгәр кемдер мине бик күрергә теләсә һәм дә ул, әгәр дөньяга кырмыска күзе белән карый алган булса, бу очракта да мине түгел, чокыр эченнән «йөзеп» барган шешәмнең очын гына абайлаган булыр иде, бәлки...
Агаларым миңа ышана. Димәк, мин чынлап та көчле булырга бурычлы. Кичә мин балтырган, кишер, бүген чебиле аякларымны чыныктырган туган җирем, газиз туфрагым, суларым, мин аңлашкан туган телем һәм шул телемне шифа белән сугарган, әле килеп, аркамдагы токчайда бүлк-бүлк килгән кәҗә сөте белән көчле.
Барлык җир шары миңа кырмыска күзләре белән карый һәм күрәдер кебек: әнә бер чәкүшкәдәй малай аркасындагы әнә шул бер шешә кәҗә сөтенең борынын гына күрсәтеп, чокырдан киләчәккә ашыга.
Аның сез көчле булсын өчен көчле буласы килә.


IV.

Көчле булуның дүртенче шарты – хезмәт.
Авыл шартларында хезмәтнең башы чалгыда чагыла иде. Миңа ир-ат чалгы белән яратыла кебек иде. Мин үз гомеремдә печән чабудан да ләззәтлерәк эш күрмәдем. Бала чагымнан ук үткер чалгыдан кыелып егылган үләндә ниндидер сер күреп, ауган үләнне күзәтергә ярата идем. Тора-бара мин чабылган үләндә тормыш асылын, анда тормышның туу белән үлем арасында фаҗигаи бердәмлек чагылышы икәнлеген аңладым. Минем «Печән чапканда» дигән поэмам һәм шул исемдәге китабым бар.
Печән өсте.
Авылым акланнарда.
Бөркетләрне мәллә үчекләп,
Арба асларыннан өргән була
Борыннары катык көчекләр.
Казан... Ашчы җиңги, әнә,
Камыр баса... Сутлы балтырган,
Иелә биреп, үткән ачлыкларның
Аһ-зарларын сөйли камырга...
Чәкүшкәдәй малай утын сөйри
Утынга дип...
Бу – мин.
Минем әни – бригадта аш пешерүче. Ягъни кашавар. Печән өстендә, аеруча барлык халык катнашкан «субботникларда», ул йөз-йөз иллешәр кешегә тулы казан аш пешереп, берүзе тукмачын җәя, кисә, бәрәңгесен әрчи. Бихисап инде ул кашаварның мәшәкатьләре! Кул астына кергән төпчек малай буларак, мин теләмәсәм дә, аның ярдәмчесе буларак Аллаһтан билгеләнгәнмен.
Дөрес, Казан тирәсендә чуалуны бик өнәп бетермим, кызлар алдында хәтта моның өчен оялам, кызарынам, әмма мәҗбүрмен: мин – ихатабызда ир кеше. Димәк, двордан атны алып кайту, буем бәләкәй булу сәбәпле, утынлык түмәренә басып булса да, атка камыт кидерү, аны җигү, гадәттә, чишмә буйларында, кайвакыт кола-яланда аш пешерер өчен барлык кирәк-яракны арбага төяү – барысы да минем бурычта. Уйлавымча, инде өлкәннәр белән ай-һайлап печән чабасы кеше, мин, ун-унике яшьлек малай актыгы, бу «түбәнлекләргә» бары тик әнә шул әни алдындагы бурычымны үтәп, яланга ат белән үзем идарә итеп барып, аннан, йөкне бушатып, таган ясап, аңа казанны асканнан соң, мөмкин кадәр тизрәк үземнән зур чалгы күтәреп, пакуска төшү хыялын тормышка ашыру хакына гына түзәм. Печәнчеләр белән күктәге торналар кебек бер рәттә үлән кыеп бару минем күз алдымнан китми. Гүя дошман явы ава! Атның дилбегәсе минем кулда, мин кайда каерам, ат та шул якка борыла! Әкәмәт бит! Мин барысын хәтерлим, әмма ул көннәрдән бер нәрсәне генә хәтерләмим: без әни белән йөз литр сыйдырышлы, авырлыгы илле киладан дә ким булмаган, карынына әзмәвердәй ир кереп ятарлык кара чуен казанны ничек кенәләр итеп ат арбасына менгезә һәм төшерә алдык икән?!
Хезмәткә омтылу аның авырлыгын оныттыра. Ул маңгай тиреннән дә шигырь ясый. Газапны җыр итеп кире үзеңә кайтара. Хәзер килеп аңлыйм: мине печән чабу ләззәте хезмәтне җыр биеклегенә күтәрү көченә ия иткән булган, биллаһи газыйм!..
Иген кырлары һәм чәчәкләргә күмелгән болыннар аша без бүген Кызыл Кое, Вәчли Коесы, Баланлыкуак, иртәгә Озын Кул, аннан соң Кыска Кул, Мендәрле Кул чишмәсе буйларына киләбез. Мин атны тугарып, утларга җибәрәм, йөкне бушатам, балтамны алып, куаклыктан, булса, якындагы урман эченнән, казан асар өчен таганга агачлар сайлап кисәм, ниһаять, таганны кораштырам, аңа казанны асам, ут тергезү бурычын әнкәйгә калдырып, түбәндә, яр куеныннан сабыр гына тибеп яткан чишмәдән әнкәйнең чүмечләп чиләкләргә җыйган суын казанга ташыйм. Күз алдымда чалгы!
Аннан мин шатыр-ботыр китереп урман эченнән үләннәрне егып, казан аслыгына ботак-сатак, коры-соры ташыйм. Күз алдымда шул ук чалгы ялт-йолт килә! Учак тернәкләнеп киткәч, аны тагын да көчәйтү өчен утынга дип берәр төп юан булмаган чи агачны да аударам, аны казан янына өстерәп китереп, башка коры-соры белән бергә тураклыйм, әнигә ягарга уңайлырак итеп өеп куям. Ул исә тезләнгән хәлдә шырпыларын җилдән саклап, утны башта кәгазь, йә чырага ала. Ниһаять ут коры-соры ботакларны ялмап ала, ялкын зәңгәр төтен белән тирә-якка төчкереп, тирә-якны ямьләндереп җибәрә. Күп тә үтми, казандагы су куыклар чыгарып, кайнарга әзерләнә. Элек бабайлар алып барган күчмә тормыш никадәр күңелле булган!
Инде учак янындагы мәшәкатьләр бетте сыман. Мин арбамдагы чалгымны алып әнкәй янына киләм һәм сүзсез генә аның күзләренә инәләм.
– Әй, шул бетмәс бер шул печәнең булды инде! – Әнинең мине җибәрәсе килми. – Нинди печән чабу ди әле сиңа? Буының катмаган!..
– Катка-а-а-н... – дим мин, танау астыннан гына мыгырданып. – Катка-а-ан...
– Ярар, бар! – ди ул. – Пакуска зурлардан алдан төшмә. Өзлегерсең...
Мин чалгымны кояшта ялт-йолт уйнатып, Сәхәп акланына таба – печәнчеләр тарафына олагам. Килеп тә җитәм, сирәк каенлык аша авылдашларым янына үтәм, артларыннан, үземнән өлкәнрәк үсмер егетләр коерыгына кунып – шунысы кызык, монда минем яшьтәшләрдән берәү дә юк, аларның әле, әнкәй әйтүенчә, буыннары сыек! – пакуска төшәм, каударланып, берничә селтәнгәннән соң, тыным куырылып туктыйм, карасам, алдымда беренче җиләк тәлгәше, димәк, өлгереп килә! – иелеп, шул ярымтуң җиләк бөреләрен капкалаган мизгелдә минем тыным урынына утыра һәм мин алкымда чаба башлыйм. Инде акланның теге очындагы пакус башына чыгып, миңа таба кире килгән Гайнетдин, Рәхмәтулла, Назыйф абзыйлар бар дөньяны яңгыратып аваз сала:
– Әлә-лә-лә-әү! Яңа печәнче килгән!
Аларга Хәниф, Корбангали, Гайнулла абзыйлар өсти:
– Менә, ичмасам, җегет тек җегет!.. Пакусың котлы булсын, туган!..
Миңа шушы кирәк. Шушы миңа иң зур орден. Юккамыни минем бар хыялым – авылда ат караучы һәм колхозчы булу. Мин кечкенә буем белән пакустан калкынып, өлкәннәр арасында сынатмыйча беренче, аннан икенче, аннан хәтта өченче пакусны чыгам. Үземә көч утырганын тойсам да, тән авырайганы, беләгемнең сумитләре зеңли башлаганы сизелә. Иң мөһиме, мин үземне башкалар арасында – өлкәннәр белән бергә тою хиссияте белән шатмын. Шулай көн кызуланганчы, таң чыклары кибеп өлгермәс борын, берничә акланны тунап чыкканнан, уен-көлке, шаян такмак-җыр канатында берничә тапкыр утырып «перекур» ясаганнан соң, кояш төшлеккә күтәрелеп азапланганда, без чалгыларыбызны сайрар кошлар кебек агач ботакларына элеп, табырга – төшке ашка төшәбез. Табыр тарафыннан талгын җил белән тәмле итле аш, тукмачлы шулпа исләре килә. Без, яшь нисбәтебезгә карамастан, барыбызны бертигез тоткан печәнчеләр, чишмә үзәнлегенә төшеп чайканабыз, кайнар тирдә пешенгән кулларыбыз, битләребез, муен-күкрәк тирәләребезне җиләслибез. Аш әзер икән. Алъяпкычлы әнкәй, кояшта янган күбәләк кебек, кая кунарга урын табалмыйча, тегендә-монда, агач күләгәләре астында үзләренә ял итәрлек урын хәстәрләгән печәнчеләр арасында чәбәләнә. Әнә, Галимулла бабай бар тирә-якны яңгыратып, чалгы чүки. Гайнулла абзый исә табактагы леркелдәп пешкән, инде үзеннән тәмле бу чыгарып яткан ит кисәкләрен куна тактасына салып бүлә дә башлаган. Ит бүлү – җиңел эш түгел. Монда грамотаң өч сыйныф кына булса да, белемең югары математик булырга тиеш. Син шул кул яссуыдай кисәкләрдән йөз, кирәк икән, йөз илле өлеш, йөз илле калҗа чыгарып кара! Беркем буш калмасын!..
– Монысы кемгә?
– Фәриткә!..
– Монысы?
– Талхага!..
Ит бүлүчегә аркасы белән баскан Инсаф абзый шулай һәркемне исеме белән атап, калҗалы итә. Өлешле бул, җимешле бул, кардәш!..
Шулай итеп, халыкта, алардан күчеп, миндә дә көч туплана. Ул арада булмый, калай тәлинкәләрдә шакы-шокы килеп, калаклар уйный башлый. Печәнчеләр тамак ялгаган арада, әнкәй шул ук учакта чәйгә су кайната һәм мәтрүшкәләр салып, бар тирә-юньне хуш исләргә күмә...
Менә пух иткәнче катык катылган токмачлы аш ашап, мәтрүшкә чәе эчеп, печәнчеләр кайсы кайда ялга тала. Чишмә буйлары озак та үтми гырлап йокыга китә. Мин дә, үземнән өлкәнрәк дусларым Зыя, Кыям, Рифләр белән беррәттән, хуш исле печән өстендә күзләремне йомам...
Күпме йоклаганмындыр, мин колагымдагы шартлар дәрәҗәдәге тынлыктан аңыма киләм. Бернинди тавыш колакка чалынмый. Кайдадыр урман эченнән атымның тоягы белән типченгәне, пошкырганы гына ишетелә. Беләкләрем сызлый. Әмма миңа рәхәт. Мин – чалгычы! Минем зиһенемдә хезмәтнең ләззәте дигән төшенчә яратыла. Бу мине гомерем буе һавадагы очкычның реактив эзе кебек озатып йөриячәк. Мин канәгатьмен. Тукта, нигә мин ялгыз? Айнып китәм: кайда мин? Аһ, печәндә! Ә нишләп печәнчеләр белән пакуста түгел? Аһ, өлкәннәр мине, яшеннән иртәрәк печәнгә төшеп, үзенә көч китереп, төшке аштан соң, кыелган үлән булып йокыга ауган һәм бернинди тавыш-тыннан да уянмаган сабыйны кузгатып тормыйча, йокласын дип, калдырганнар да киткәннәр! Гарьлегемнән елыйсым килә. Колагыма каяндыр тимергә тимер кырылган авазлар ишетелә. Әнкәйдер! Сикереп торам. Әйе, ул төбен тимер калак белән кырып, үлән мунчала белән чуен казанны юып азаплана. Мин аның күзенә чалынмыйча, печәнчеләр янына сызарга торганда гына:
– Бар, атыңны алып чык, улым. Җик, – ди. – Әйберләрне төяр алдыннан арбага берничә пакус печән чабып сал...
Печән, дидеме?! Чабып сал, дидеме? Мондый эш бездән була ул!.. Үземдә ирлек горурлыгы һәм табаннарымда җирдән күчкән көчләр, күкрәгемдә бихисап шат давыллар тоеп, мин атым пошкырган лабылык тарафына юнәләм. Иртәгә егетләргә мине йоклатып китәргә бирмәм! Мин андый йомшак малай түгел!..


V.

Көчле булуның, минемчә, бишенче шарты – мәхәббәт. Тукта, балигъ булмаган сабыйда син нинди мәхәббәт эзлисең?! – дип, кайберәүләребезнең мине кызартырга тырышуы мөмкин. Әйе, дим мин. Мәхәббәт. Мәхәббәт дигән бөек мәхәббәт сабый белән бергә яратыла һәм ул туу белән аның бишек кашагасына куна, дим. Һәм ул ихластан шулай. Имеш, мәхәббәт бары тик унҗиде яшьтән дә ким булмаган балигъ кешедә генә була ала дигән раслау – зур ялгышлык. Әйе, мәхәббәтнең классик кысаларда өлгереп, җенси аерымлыкның бербөтен булып гражданлык җаваплылыгына керүе һәм җенесләрнең шәхес буларак кушылу тантанасы – бу инде бөтенләй икенче нәрсә. Безне бу тарафта мәхәббәт дигән чиксез киңлек, чиксез тирәнлек, чиксез сагыныч, чиксез камиллеккә ашкынган төшенчәнең адәм баласын тумыштан алып озата барган илаһи хиссияте генә кызыксындыра. Мәхәббәтнең бу шактый озын, иң җаваплы чоры аны кешелектә кеше булырга әзерли. Ул аны матурлый. Гүзәлли. Бизи. Нәрсәнедер ошатырга-охшатырга, ошатмаска-охшатмаска, яратырга-яратмаска, кабул итәргә-итмәскә, күрә алмаска-нәфрәтләнергә өйрәтә. Теле булып, зиһене ачылган ике-өч, биш-алты, ун-унике яшьлек сабыйдагы, унөч-унбиш яшьлек үсмердәге «сөйкемле сөяк»лелек тойгылары – болар барысы да алда киләчәк, уяначак, давыл булып чайкалачак, чәчкә атачак, ә бәлки, челпәрәмә киләчәк зур мәхәббәтнең диалектик боҗралары.
Мин үземне адәм баласы итеп тойганнан соң ук ярата, сөя башладым дип әйтә алам. Аерым кешегә күзем төшеп, барлык җиһан, барлык дөньяга «күзем төшкән» иде. Мин үземне әйләндереп алган мохиттә кемнедер чын-чынлап ярата, кемгәдер чын-чынлап гашыйк идем. Кемнедер яратмый нәфрәтләнә идем. Гүя мин яратмыйча тора алмый идем. Чөнки ул мине, мәктәп кыңгыравы кебек, сәгать саен зеңгелдәп, яхшы булырга, матур булырга, батыр булырга, тагын да йөз вә йөз сыйфатта, йөз вә йөз тапкырлар яхшы булырга куша, чакыра, өнди, боера, кисәтә иде...
Минем беренче тапкыр күзем үзебезнең очтан үзем кебек сугыш ятиме Һәдия дигән кызчыкка төште. Ул минем өчен аларның өе утырган шигъри Өязе елгасының талчыбыгы иде. Минем аны гел күрәсем килеп тора: кая гына барсам да, муеннарым сынганчы алар ягына борылып карыйм, алар яныннан үткәндә күренмәс микән дип туктап торам. Мин моны ниндидер «мәхәббәт» шаукымы дип уйламыйм да. Мин ул «мәхәббәт» дигән нәстәкәйне белмим дә. Гади генә әйткәндә, мин аны күргәндә бер генә мизгелгә һушымны җуеп алам. Аның елмаюы да, күзләре дә, хәтта кояшта янган борын очлары да сөйкемле. Аның хакына минем яхшы, тырыш, эшчән буласым килә. Аны күрер тәрзәләрем ачыласы сәгатьләрне тизләтер, якынайтыр өчен мин ике атлыйсын бер атлыйм, ике сикерәсен бер сикерәм, әнкәй кушкан эшләрне җимереп эшлим. Мин хәтта аның белән бергә булу, аңардан аерылмас өчен үзем укыган мәктәпне дә ташларга булдым. Бу халәт минем яраткан әсәрем – «Казлар көткәндә» дигән поэмамда сурәтләнгән.
Мәктәпне «ташлау» килеп чыкты. 1953 елның җәендә (миңа унбер яшь) безнең дүртенче сыйныфыбызда чын мәгънәсендә фаҗига булды. Безнең укытучыбыз, әле генә Бәләбәй педагогик училищесен тәмамлап килгән тәҗрибәсез апабыз бик йомшак булып чыкты. Без уку елын уку урынына, апабызны тыңламыйча, дәрес вакытында парта өсләренә басып сугыша, дау куптара, кыскасы, партизаннардай котыра идек. Апабыз дәресенең башында мич арасыннан ягарга дигән бер кочак утын түмәрләрен өстәленә китереп сала һәм дәресен аңлата башлый. Без, әйткәнемчә, кая ди аны тыңлау! Ул күп уйлап тормый, ала да түмәре белән безгә җибәрә. Безнең кайбер аеруча азганнарыбыз түмәрне укытучының үзенә озатырга да күп сорамый. Нәтиҗәдә, ялгышмасам, сыйныфыбыздагы кырык баланың яртысыннан күбрәге дүртенчене тәмамлый, Олы Кәркәле җидееллык мәктәбенә менә алмыйча, утырып калды. Олы Кәркәле авылы үрдә урнашкач, бездә «менә» дип сөйлиләр. Ә мин исә шул унга якын «менгәннәр», Һәдия исә «калганнар» исәбендә идек.
Мин Олы Кәркәле мәктәбенә авырлык белән ияләштем. Дүрт чакрым чамасы ераклыкта яткан авылга без җәяү йөри идек. Шулай, бер ай чамасы булгандыр, мин иртәсен мәктәпкә елап барам, елап кайтам. Кичен, кеше күрмәгәндә авылыбыз мәктәбенә барам. Аның тупсасына утырып елыйм: «Кайтам! Кайтам!» Киредән дүртенче сыйныфка кайту өчен мин әнине Олы Кәркәле мәктәбе директоры Барый абый Садыйковка алып барам. Барый абый әнине бу эшне эшләмәскә инандыра. Мин тора-бара бу газапка өйрәнеп киттемме, әллә сабыйлык «мәхәббәтем» гакыл аша урынына утырдымы, ары таба мин тынычландым һәм күземнең матурлык үлчәме, күрәсең, табигый өлгереш кичереп, Һәдиядән икенче субъект – күршебез Мөхәммәт абзыйның балдызы, Качаган авылыннан аларга утырмага килеп йөри торган Флизә дигән кызчыкка төште. Уймак кебек төерем, кечкенә буйлы, кара бөрлегән кебек кара күзле бу кыз минем сабый чак «мәхәббәтләремнең» соңгысы булган кебек. Һәдиядән аермалы рәвештә, минем Флизәне кочасым килә иде. Минем көчемне куярга урын юк, мин бик көчле идем. Ә Флизә, хатын-кызга хас тыйнаклыктан чыгып, миндә ташыган көчтән кача иде.
Җизние Качаганга кунакка китеп торган арада, өйдә хуҗа булып калган һәм безгә, ул чакта егетлек чорына кереп килгән үсмерләргә, аулак өйләр оештырып, ул безне, аерып алганда мине, сабыйлыгыбыз белән хушлаштырды. Мин буранлы гыйнвар кичләрендә Флизә бәгъремнең тәрәзә төпләрендә тальянда «Галиябану»ларны уйнап, Камил, Зыя, Кыям дусларым белән мәңгелеккә балачак матурлыгыннан өлгергәнлек чынбарлыгына кердем.
Мин инде картайганмын. Көчсезләнгәнмен дип әйтергә мөмкин. Әмма мине һаман син көчле диләр. Моның сере нидә икән?
04.12.2016.

Айдар ХӘЛИМ


 
Айдар Хәлим (Борис Нәҗметдин улы Хәлимов) 1942 елның 1 гыйнварында Башкортстанның Миякә районы Бәләкәй Кәркәле авылында дөньяга килә. Туган авылының башлангыч, Олы Кәркәле җидееллык, Миякә урта мәктәбен тәмамлый. Октябрьский училищесында бораулаучы һөнәрен үзләштереп, Әстерхан бораулау конто-расында эшли. Армия хезмәтеннән соң, КДУның журналистика бүлегендә укый. Яшь шагыйрь-журналист Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән гигант Түбән Кама төзелешләренә китә. Техник хәбәрдарлык буенча инженер, радиожурналист, балта остасы булып эшли. «Түбән Кама комбинаты һәм шәһәре елъязмасы»н яза. «Кама таңнары» әдәби түгәрәге нигезендә иҗади берләшмә төзи, җаваплы сәркатибе була. Түбән Каманың беренче татар милли-мәдәни оешмалары, шул исәптән «Җидегән чишмә», халык театры, җыр һәм бию ансамбльләрен нигезләүдә катнаша. Биредә үзенең атаклы «Биктырыш» шигъри хикәятен, «Печән чапканда» мәхәббәтнамәсен, «Беренчеләр» дип аталган «Индустриаль эскизлар»ын иҗат итә.
Туган якларына кайткач, «Совет Башкортостаны» газетасында (1972–1975) журналист, Урал-Себер нефть үткәргечләр идарәсендә өлкән инженер (1975–1982), Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында әдәби бүлек мөдире (1982–1983), Бөре бораулау эшләре идарәсендә эшче (1989–1990) булып эшли.
1983–1985 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда белем ала. 1983, 1989 елларда Башкорт академия театрында А.Хәлимнең «Җан-чишмә», «Пәри туе», Башкорт дәүләт курчак театрында «Биктырыш» дигән спектакльләре сәхнәгә чыга һәм уңыш белән бара.
1986 елда Чернобыльдәге шартлау зонасында була һәм совет шигъриятендә шушы фаҗигагә багышлап язылган бердәнбер «Эксперимент-86» поэмасын яза. 1988 елда Мәскәүнең «Дружба народов» журналында «Язык мой – друг мой...» мәкаләсе, 1991 елда Вильнюста «Книга Печали, или Записки аборигена» китабы дөнья күрә. Бу хезмәте өчен Җирдә кешелеклелекне яклаучылар конфедерациясенең Ак Лачын ордены белән бүләкләнә (Амстердам, Голландия).
1991–1995 елларда – «Аргамак» журналының баш мөхәррире. 1992 елдан Татар Халкы Милли Мәҗлесе депутаты, 1997–2002 елларда – Милли Мәҗлес рәисе. Г.Исхакый һәм Һ.Атласи исемендәге премияләр иясе. «Казанның мең еллыгы истәлегенә», «Чернобыль» медальләре белән бүләкләнгән. 2008 елда аның «Өч аяклы ат» повесте буенча куелган фильм (режиссеры Н.Җамали) IV Халыкара мөселман кинофестивалендә җиңеп чыга. Ул – 50 дән артык китап авторы. 2005 елда Мәккәгә хаҗ сәфәре кыла. 2011 елда татарлар чакыруы буенча Америка Кушма Штатларында була. «Хунвейбин» (2011) роман-эпопеясе һәм «Татар солдаты» (2015) тарихи-фәлсәфи романы бүгенге көн татар прозасында аның гаять үзенчәлекле стиль, образлар дөньясы барлыкка китерүче оста әдип икәнлеген дәлилли.
1976 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Комментарийлар