Язга таба безгә яңа укытучы килде. Килде дигәч тә инде, әллә каян түгел. Үзебезнең Сәлихәтти кызы Клара апа Мамадыш педучилищесын бетереп кайтты.

getimage-1

Берничә ай вожатый булып йөрде дә безне, башлангычларны, укыта башлады.
Хәзер безнең җыр дәресләрендә балалайка яңгырый, гомер ишетмәгән җырлар өйрәнәбез. Физкультура дәресләрендә әллә нинди күнегүләр, атлап йөрүләр, уеннар өйрәтте. Рәсем дәресе башлануга, буяу карандашына тотына торган малай-шалай гади карандаш белән эшли, төшерелә торган әйбернең кырларын төшерергә, күләгәсен ясарга өйрәнә. Гомер буе шәмәхә карандаш белән рәсем ясап, авызын, ияген, кулын буяп бетерә торган Илфат та чистара башлады. Ләкин безнең апабыз миннән әз генә калку, үзе шулкадәрле юка, аның биле ничекләр өзелеп китми микән?
Кечкенә буйлы кешене малайлар санламый да санламый инде аны. Дәрес хәзерләмичә йөрүче Мидхәт, Илфат, Мәхмүткә Клара апаның бик тә эче поша иде. Дәрестә бирелгән эшне бик тиз эшләп бетергән Харис белән Әлфәт шаяралар. Укытучы апаны тыңламыйча, парта араларында йөриләр, шап-шоп итеп бер-берсенә китап белән сугалар. Алар эткәләшкәндә, Илфатка килеп бәрелеп, тегенең дәфтәрен буйыйлар, ул кайтарып суга, шулай итеп дәрес өзелә. Әйтеп-әйтеп тә тыңламагач, апа Илфатны партадан өстерәп чыгармакчы була. Чыгарырсың Илфатны, кулын пычкы белән киссәң генә инде. Шуннан укытучыбыз ишек артына чыгып китә.
Елый, ди Дания. Ул директор кызы, белә инде.
– Җитәр инде сезгә, – ди Сания. Кызык кыз ул Сания, үзе йомшак кына укыса да, аны тыңлый идек. Мин аның бармакларына карап торам, алар үтә күренмәле, ите дә, сөяге дә күренеп тора. Лупа аша карасаң, каны йөргәне дә күренәдер әле, ди Мидхәт. Аның колак яфрагы аша мин Илфатның елкылдап торган күзләрен ап-ачык күрәм. Ә йөзе шулкадәр ак, бит урталарында һәм борын очында сипкелләре бар. Аңа борылып карау белән иң беренче шул матур сипкелләргә күз төшә дә, бөтен ачуың чыга да бетә. Аннан аның кай төшенә тондырасың инде. Кая суксаң да, йодрык тишеп кереп китәр, дип, без аны кыйнамыйбыз. Ә Данияне, Миңнурны, Илсөярне, Люцияне, укытучыны яклап бер генә сүз әйтеп карасыннар, тукмарга да күп сорамыйбыз, шуңа алар тик утыра. Күзләре кызарган апабыз ишектән керде дә дәресне дәвам итте.
Бервакыт шигырен ятлап килмәгән малайлар: Илфат, Мидхәт, Мәхмүт белән Клара апа мине дә дәрестән соң алып калды. Шигырь сөйләүдән «бишле» алсам да, кызлар янында геройланып, тәртип бозган өчен калдым. Ачу килде!
Малайлар парталарын шыгырдатып шигырь ятларга кереште. Клара апа укытучы өстәле артында утыра, йөзенә усал кыяфәт чыгарырга азаплана, ләкин юкка гына. Тәрәзәбездән ап-ак чәчәк аткан шомырт күренә. Җил искәндә, шомырт, нишләп утыралар икән бу мескеннәр шушындый матур көнне, дигәндәй, тәрәзәгә сарыла һәм ярты гәүдәсе белән безнең янга кереп чыккандай була.
Алып килгән ипиләрен беренче тәнәфестә үк юк иткән малайларның эче быгырдаганы ишетелә, ярый ла мин тәнәфес саен өйгә кайтып килә алам, ә бит аларның өйләре ай-яй-яй! Хәзер инде менә алтынчы дәрес бара.
Мин сыйныф буйлап эре-эре атлап йөри башладым. Укытучы, эче пошып, куып чыгармас микән? Юк шул, шигырь ятлаучы малайлар минем бу егетлегемә сокланып авыз ерсалар да, укытучы ләм-мим. Ярар, бу да туйдырды. Беренче парта өстенә сузылып яттым. Кисәтү юк.
Укытучы Илфатны такта янына чакырды. Кая инде ул? Атна буе ятламаганны, Тукайның «Шүрәле»сендәге наратларны кинодагы снәрәд тигән дошман танкысы кебек изеп барды да, юанрак агачка туры килдеме, шып туктап калды.
Клара апа, бик аптырап, ап-ак шомырт сарылган тәрәзә янына басты. Илфат аяк очларына гына басып, сумкасын эләктерде дә, ишеккә ташланды, аннан мин, минем арттан бүтән малайлар.
– Иртәгә әниләрне директорга чакырып, безне өшкерәләр инде, – диде Мидхәт.
Юк, чакырмады Клара апа. Уйлаштык, киңәштек, тәртип бозмаска булдык.
– Дәресләрне дә хәзерлик, безне ничә генә көн укытасы калды апаның, – диде Илфат. Дүрт ел буе дәрес хәзерләмәгән малайның авызыннан шундый сүз чыккач, малайлар терәлде дә катты.


Комментарий язарга