Логотип «Мәйдан» журналы

Китлар туристлар алдында "чыгыш" ясаган (ВИДЕО)

Канада буенда туристлар каршында өч кит чын-чынлап су шоуы оештырган. Әлеге сирәк очрый торган һәм гаҗәеп матур күренеш Интернет челтәрендә басылып чыкты.Көймәдәге пассажирлар китларны Шотландия ярлар...

Канада буенда туристлар каршында өч кит чын-чынлап су шоуы оештырган. Әлеге сирәк очрый торган һәм гаҗәеп матур күренеш Интернет челтәрендә басылып чыкты.
Көймәдәге пассажирлар китларны Шотландия ярлары буенда күзәтеп торган. Гигант зурлыктагы китлар туристлар янына ук килгән. Шуннан соң булган хәл барысын да гаҗәпкә калдырган. Китлар көймәдән читкәрәк йөзеп киткән һәм көтмәгәндә аерым бер команда бирелгәндәге кебек судан сикергән.
Әлеге табигать күренешен шул вакыйганың шаһиты булган турист төшереп торган.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=P2h0WmDkMns[/embed]
 

Комментарийлар