Телибезме, юкмы, сорап тормый
Китеп бара, дуслар, туганнар…
Капкаларны киереп ачып китә
Газизләрдән газиз булганнар.
Китеп бара, җанда бушлык кала,
Урын тапмый өзгәләнә күңел.
Ни хәл итмәк, һәркемгә дә килә
Озатулар бездә генә түгел.
Озатабыз, буш кул белән китә,
Бер кат күлмәк бары өстендә…
Җанда бушлык, алып киткән сыман
Бәгырьләрне өзеп безнең дә.
Өстәлләрдә көтә чынаяклар,
Мендәрләр дә салкын — хуҗасыз.
Капка кыегында песи көтә
Кайтыр әле, диеп хуҗасын…
Кайтмыйлар шул, телибезме, юкмы
Мәңгелеккә күчә якыннар.
«Салкын туфрак суыта» – дисәләр дә,
Йөрәкләрне өтә ялкыннар…

 

Әлфирә НИЗАМОВА

Фото: https://twitter.com/

 

«Мәйдан» №10, 2020 ел.


Комментарий язарга