Логотип «Мәйдан» журналы

Кипкән җиләк тәме

Айзат төнлә, йокысыннан авыр төш күреп, бастырылып уянды.

Айзат төнлә, йокысыннан авыр төш күреп, бастырылып уянды.
Яңа гына конвейердан төшкән кузовсыз «КамА3»ына утырып, ул үзенең туган ягына кайтып бара, имеш. Авыл юлы икәнлеге бөтенләй сизелми дә диярлек. Әледән-әле очрап торган тигезле-тигезсез урыннарны аның машинасы канатлы ат сыман очып кына үтә. Рәхәт!
Алда Ашыт тавы күренгәч, Айзат үзенең ничек итеп җырлап җибәргәнен дә сизми калды:
Биек тауларның башыннан
Күренә безнең урган җир.
Яхшы булса да торган җир,
Сагындыра туган җир.
Менә Айзатның «КамАЗ»ы Ашыт түбәсенә менеп тә җитте. Элеккерәк елларны бу тау итәгендә хәтфә болын җәйрәп ятыр иде. Кәнүшнидә эшләүче бабасы белән ул, җигүле арбага утырып, монда колхоз атлары өчен печәнгә килә торган иде.
Чү!.. Бүген аның бабасы тагын биредә йөри түгелме соң? Айзатсыз гына... Никтер янында җигүле аты да күренми. Ашыт болыны сөреп ташланганга да биш былтыр бит инде. Нишләп йөрүе икән ташлы буразналар арасында үткен чалгысын күтәреп?
Айзат тизлекне арттыра төште. Ләкин бу ни бу? Спидометр теле инде йөз саны турысына килеп җитте, ә ике ара якынаймый да якынаймый. Гүя ниндидер сихри көч машинаның артына ябышкан да, аны бер карыш та алга җибәрмичә, тартып тора иде.
Ә бабасын гына кара инде тагын?! Үткен чалгысы белән селтәнә-селтәнә... сөрелгән җир уртасыннан баруын белә. Чын әгәр – болында покос яра диярсең!
Чалгы йөзе җил-яңгырда беләү кебек шомарып беткән ак ташларга тиеп китә дә, зың-зың килеп, утлар чәчрәп куя. Ә бабасы ул ташларны алъяпкыч кесәсенә тутыра һәм үткен чалгысы белән тагын як-якка селтәнә башлый. Өстендә – озын итәкләрен чалбарына салындырып кигән ак күлмәк. Җиңнәре сызганулы. Яңа сөрелгән җир төсле кара түбәтәен, кемгәдер ачулы кешедәй, каш өстенә үк батырып кигән.
Менә әкәмәт, менә тамаша! Кайчандыр шул ук бабасы әйтмешли, тычкан таякка таянып йөрер заманның җитүләре шушы микән әллә?!
Айзат, үзен-үзе белештермичә, кычкырып җибәрде:
– Нишләвең бу, баба-а-ай?!. Сөрелгән кырны әллә тагын болын итәргә йөрисең инде?..
Ниһаять, бабасы тау башында туктап калган сары кабиналы кузовсыз машинаны күреп алды һәм, сул кулын каш өстенә куеп, озак кына аңа гаҗәпсенеп карап торды. Менә ул кулындагы чалгысын ташлы буразналар арасына атып бәрде дә:
– Кара, кара-а!.. Айзат улым кайткан лабаса!.. Ниемә дип шул тикле чабасың? Хәтта ки инәдән генә чыккан өр-яңа әфтәмәбилеңнең яшнеге төшеп калган-ыын да күрмәскә! – дип кычкыра-кычкыра, өскә таба йөгереп менә башлады.
– Юкка борчыласың, бабай, барысы да үз урынында! – диде Айзат, иңбашларына ишелеп төшкән озын чәчле тубал башын кабина тәрәзәсеннән сузып. – Яңа маркалы самосвал бу! Конвейердан шулай кузовсыз гына төшә алар. Аннары без ул кузовларны күрше шәһәргә барып апкайтабыз.
– Жәл!.. Яшнегең булмау дим... Яңа әфтәмәбилеңә салып, печән апкайткан булырыек менә.
– Сөрелгән болында нинди печән...
Айзат сүзен әйтеп бетерергә өлгерә алмады, ниндидер сихри көчкә буйсынып, ул арада аның «КамА3»ы үзеннән-үзе артка чигә башлады. Менә сиңа кирәк булса: бабасы монда таба йөгерә, ә машина – кирегә!
Айзат, шатыр-шотыр китереп, тиз генә тормозга басты. Машина артка чигүдән туктады туктавын. Бераз тынычлангандай булып, Айзат зәңгәр күлмәгенең җиңе белән маңгай тирен сөртеп алды. Аның бабасы да, никтер, монда таба йөгерүдән туктаган иде. Әнә ул, кулын изәп, Айзатны үзенә чакырып тора. Тау башыннан бабасы янына җәяүләп кенә төшәргә чамалап, кабина ишеген ачып җибәргән иде, шулчак кинәт аның каршында ат башы кадәрле тимер ыргак пәйда булды. Күтәрү кранының тупыйк очлы салкын ыргагы күлмәк изүеннән эләктереп алды да Айзатны башта кабина ишегеннән өстерәп чыгарды. Аннары, җилтерәтә-җилтерәтә, каядыр җиде кат күккә – җәһәннәм тишегенә алып менеп китте. Ничә ел кайтып күреп килә алмаган Ашыт таулары да, ташлы буразнага чалгысын атып бәреп, аңа каршы йөгергән газиз бабасы да калды. Айзат бары:
– Бабака-а-ай!.. Хуш, бәхил бу-у-ул!.. – дип кычкырырга гына өлгерә алды.
Ләкин, ни гаҗәп, үз тавышын бу юлы Айзат хәтта үзе дә ишетә алмады, әйтерсең ул телсез-авазсыз иде.
Айзат күзләрен ачып җибәргәндә, хатыны Һәдия аны төрткәләп маташа иде:
– Айзат! Айзат! дим... Саташасың түгелме? Борылып ят әле!
Ләкин Айзат һаман айнып җитә алмаган иде әле. Тавык төшенә тары керер димәктән... Бабасының дөнья куюына да ничәмә ел бит инде! Нигә ул нәкъ менә бүген төшкә кереп уятты икән?
Бераздан Һәдиясе тагын тынычлап йокыга китте.
Ә Айзатны никтер йокы алмый да алмый. Хәтер ишеген бертуктаусыз борчулы уйлар өермәсе кага...
 
II
Кичә кич телевизорда «Вакыт» программасы күрсәтелеп беткәч, гадәтенчә, Айзат бераз саф һава суларга чыгып китте. Баскычтан төшеп барганда, ул аскы мәйданчыкта нишләргә белмәгәндәй аптырашып торган бер ир белән хатын-кызны күреп алды. Икесе дә резин итектән. Хатынның өстендә изүенә кадәрле кыйгачланып төшкән ак якалы яшел пальто. Шуның өстеннән мамык шәл бөркәнеп җибәргән. Ә ире каракүл бүрек һәм шундый ук якалы пальто кигән. Баскыч мәйданчыгы почмагында төргәк-төргәк төенчекләр, банка-бидонлы сумкалар тезелешеп тора.
«Май чүлмәге тышыннан билгеле! – дип эчтән генә көлемсерәп куйды Айзат, әлеге күчтәнәч-төенчекләргә күзе төшкәч. – Кунакка килгәнлекләре әллә каян күренә. Алай дисәң... Нигә баскыч төбендә торалар икән соң?»
Айзат алар турысыннан дәшми-тынмый гына үтеп китмәкче иде дә:
– Нихәл, энекәш! Безнең Мирзанурлар кайда микән – алай-болай сезгә әйтеп китмәделәрме? – дип, үзенә төбәп әйтелгән сүзләрне ишеткәч, ирексездән тукталып калды.
– Мирзанур дисезме?
– Вәт-вәт... Мирзанур Маликов! Туган тиешле кешем ул минем! – диде каракүл бүрекле агай, кинәт җанланып китеп. – Менә шушы беренче ятаждан, алты йөздә кырыгынчы квартирдан... Синең кебек төптән юан чыккан гәүдәле дип әйтимме...
– Ник белмәскә! Белә-әм! Бер этаж гына өстә яшибез: аларның түшәме – безнең идән, безнең идән – аларның түшәме димәсәң...
– Ут күршеләр икәнсез, алайсам! Ай, рәхмәт, яхшы сүзеңә, – дип, әлеге агай шатлыгыннан хәтта кулларын угалап куйды. – Менә шушы баскыч төбендә сәгать ярымлап басып тор инде ыстукан кебек! Күршеләренә дә шалтыратып карадык – юк, белмиләр! Кергән-чыкканнардан сораштырабыз – кая китүләрен түгел, хәтта ки менә шушы фәлән йортның фәлән квартирында Мирзанур атлы кеше яшәвен дә гүпчи белмиләр. Рәзе шушыннан соң күршеләр дип атарга була инде аларны? Адәм мәсхәрәсе бит! Ыст-рам!..
– Нишләтәсең... Сезнең исем ничек әле? Әһә!.. Шәһәр кешесенең шулай инде ул, Мәгъдән абый, бер йортта гына түгел, бер подъездда яшәүче кешеләрне дә кайчак тиз генә белеп бетерә алмыйсың. Бигрәк тә безнең Чаллы кебек яңа төзелеп килгән яшь шәһәрдә.
– Бер караганда шулай инде, энекәш! – дип килешкәндәй булды Мәгъдән абыйсы һәм тагын үзенекен сукаларга тотынды. – Ну, латны, буразнадан читкә кереп киттек бугай... Менә шул... Бу юлы Мирзанур энекәшләргә атап килмәгәниек килүен. Алабугада укытучылыкка укучы кызыбыз янына барып кайтыйк дип чыкканыек. Камада боз кузгала башлаганчы... Аннары тынычланып чәчүгә төшәргә ие исәп... Хәерчегә җил каршы дигәндәй, Түреш урманын чыгып бераз баруга, автобусыбыз ватылды да юлда чәчәк атып яттык менә шулай, мин сиңайтим! Кичкә калынды... Кая инде караңгыда Кама хәтле Кама аша чыгып йөрисең? Аннан килеп теге ярда сиңа кирәк чагында гына машинасы очрап торамы әле аның, юкмы... Вәт шулай итеп, тәртәне кире борырга туры килде шул тәки. Инде Мирзанур энекәшләргә сугылып, төнне үткәрик тә иртән юлны дәвам итәрбез дип монда килсәк – менә сиңа мә, чүп өстенә чүмәлә! Ишекләре бикле – өйдә юклар! Әле ярый син очрадың, энекәш!..
– Ә-ә-ә... Сүзгә мавыгып, әйтергә дә онытып торам икән: Мирзанурлар кичә иртән Кичүлегә кайтып киткәннәрие бит. Моннан ерак түгел... Хатыннары авылына.
– Кичүледәге кодагый ялгыз яши шул. Карын көрәргәдер инде, – дип сүз кыстырып куйды моңарчы бер читтә дәшмичә генә басып торган хатын.
– Авылда бер кичтән дә артык кунганнары югые аларның. Иртәгә эшкә бит... Бер-бер нәрсә килеп чыкты микәнни соң?
– Да-а, кыз да утызда-а!.. – дип яңадан сүзгә кушылды Мәгъдән абый. – Әллә кире речный портка китеп карыйбызмы соң, Бибинур? Кеше ишек төбендә төн уздырганчы дим...
– Көткән, көткән... Тагын бераз көтеп карыйк инде, әтисе! Йөгебез дә ярыйсы. Бу караңгыда кабат күтәренеп йөрүләр җайлы булмас диюем...
– Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, ди. Нишлисең инде, өйдә туры китереп булмагач...
Авылдан килгән кунаклар, көтәргәме-китәргәме дип, баскыч мәйданчыгында әнә шулай киңәш-табыш итешеп калдылар. Ә Айзат, йоклар алдыннан үзенең мең адымын санар өчен, урамга чыгып китте. Тышкы баскычтан төшеп барганда, никтер аягы таеп, ул чүт-чүт кенә егылмыйча калды.
Урамда инде хәрәкәт басыла төшкән иде. Кичке тынлыкны ара-тирә үтеп киткән автобус һәм трамвай тавышлары гына бозгалап куя. Апрель һавасы сулап туймаслык җиңел һәм саф! Шул сафлыкны, шул җиңеллекне җаныңа сыйдыра-сыйдыра атла да атла гына! Иртәнгә кадәрле генә булса да бу фани дөньяның борчу-мәшәкатьләреннән арынып тор һәм тынычлан! Табигатьнең язгы уянуын тыңла!
Ләкин Айзатның күңеле бүген никтер тыныч түгел иде шул. Кайчандыр аның бабасы: «Яхшылыкны эшлә дә суга сал – халык белмәсә, балык белер!» – дип әйтергә ярата торган иде. Никадәр изгелек, нихәтле тирән мәгънә ята икән бит бу сүзләрдә, бер уйлап карасаң! Ә син... Ә син ерак юлдан килгән кешеләрне ишек төбендә калдырып чыгып киттең... Бабаң исән булса, монысына ни әйтер иде икән?! Бу вакыт җиткәч, күршеләр инде авылдан барыбер кайтып йөрмәячәк. Син бер кич прогулка ясамый калганнан да укаң коелмас, шәт! Шулай булгач... Бор рульне кирегә, Айзат!
Тагын бер мәлдән ике кулына ике зур төенчек тоткан Айзат, бернинди ай-вайларына карамый, төнге кунакларны үзләренең икенче каттагы квартирына алып менеп бара иде инде.
Чәй кайнаган арада, алар төсле телевизор карый тордылар. Тимераякта фигуралы шуучыларның күрсәтмә чыгышлары бара иде. Шуңа күрә бөтен дөньяларын онытып карадылар.
Хәтта Мәгъдән абый:
– Эттә генәсе!.. Бу телевизорыгызның экраны, ачуым килмәгәе, безнең авыл сәхнәсе хәтле бардыр! – дип, салпы якка салам кыстырып та куйды.
Кунакларның төсле телевизор тапшыруларын моңарчы да күргәннәре булган икән инде булуын. Район механизаторлары ярышында җиңеп чыкканы өчен, Мәгъдән абыйга узган ел азагында төсле телевизор бүләк иткәннәр. Ләкин ул аны, алдынгылар слетыннан кайтышлый ук, клубка кертеп куйган. Янәсе, аларның Бибинур белән икесенә бер телевизор бик җиткән, ә бу тәти сурәтлесен бөтен авыл карасын! Хәзер авыл клубына кичләрен тоз сипкән кебек була, ди. «Тракторчы Мәгъдән телевизоры»н карарга хәтта күрше авыллардан да киләләр икән.
Боларны Бибинур апа Айзатка, сер итеп кенә дигәндәй, Мәгъдән абый коридорга тәмәке тартырга чыгып киткәч сөйләде.
Ул арада тимераякта шуучыларның күрсәтмә чыгышлары тәмамланып, экранда «Спортлото» шарларын әйләндерә башладылар.
«Чаң-ң!» итеп барабан тәлинкәләре сугып куюга, үтә күренмәле түгәрәк савыт эченнән кайсы да булса шар тәгәрәп төшә. Диктор тавышы ишетелә. Аннары тагын тәлинкәләр суга, тагын нинди дә булса шар тәгәрәп төшә... Биш яки алты шар номеры язылган саннарны алдан чамалап белә алдың – димәк, бер «Жигули»лык акча кесәңдә дигән сүз! Ай, бер караганда, барысы да ансат кына кебек.
Юк, тормыш «Спортлото» уены түгел шул. Айзатка, ул «Жигули» дигәннәрен сатып алганчы, бик ныгытып тир түгәргә кирәк булды әле. Армиядән кайткач, башта ничәмә ел скреперчы булып эшләде. КАМАЗ төзелә башлаган беренче елларда балчык-туфрак күчерәсе бик күп иде. Кая карама – нуль циклы да нуль циклы! Шунлыктан бер генә минут та тик утырып торырлык вакытлары булмады. Һәм, әлбәттә, акчаны да көрәп ала иделәр. Капкан саен болай майлы калҗа эләгеп тормас дип, хәтта Айзат берничә ел рәттән җәйге ялын эшләп уздырды. Шуңа күрә байтактан бирле туган авылына кайтып килгәне дә булмады. Дөрес, анда Айзатны ул хәтле дүрт күз белән көтеп торучы якын туганнары юк иде югын. Кем әйтмешли, чыбык очы да ботак кына. Әтисе (ул фронтка чыгып киткәндә, Айзат әле тумаган да булган!) сугыштан кайтмый калды, әнисенең дөнья куюына да инде берничә ел булды. Тик шулай да сагындыра, сагындыра икән туган җир! Никадәр генә күңеле омтылмасын, кайткач-кайткач яңа «Жигули»га утырып кайтырга ниятләп, Айзат авылдашлары белән очрашу шатлыгын һаман киләчәккә калдыра килде.
Яки машина борылып йөри алырлык менә бу зал-бүлмәнең бөтен каршы ягын биләп утырган стенка-шкафны әйтәсеңме? «КамАЗ» кабинасы төсле ялык-йолык килеп торган шома ишекләренә карап, күз ачып йомганчы кырынып алырлык! Көзге-фәлән дә кирәк түгел. Алай дисәң... Мәгъдән абыйсы әнә төсле телевизор булып төсле телевизорын авыл клубына бүләк икән.
Айзатның уйларын телевизор каршыннан торып стенка янына килеп баскан кунак апасы бүлдерде:
– Хараплар да матур икән бу шкафыгыз, апаем! Перәме уенчык итеп кенә тотарлык!
– Бардыр инде... – дип авыз эчендә ботка пешереп алды Айзат.
– Апаем, син укытучы булып эшлисең мәллә?
– Ник?
– Китапларың харап та күп икән ич!
– Ә-ә... Ә ник имынны укытучы? Ник, әйтик, конвейердан төшкән «КамАЗ»ларны сынаучы шофер түгел?
– Ник дип... Китапларың күп булганга әйтүем инде – үпкәли күрмә тагын, апаем! – дип чигенергә мәҗбүр булды кунак апасы, тузанлы китап рәтләрен күздән кичерә-кичерә. – Безнең авыл китапханәсеннән табып булмаслык китаплар да бар икән монда. Есенин... Гамзатов... Чыңгыз Айтматов!
– Ә-ә... Теге кара колаклы ак эт турында китап язган кешене әйтәсеңме? Берни дә диеп булмый – шәп этне эләктергән! Даже кинода күрсәттеләр. Ничек әле исеме? Тфү, тел очымда гына тора...
– Бим!.. Кара колаклы ак Бим! – дип ярдәмгә килде кунак апасы. – Тик син ялгышасың шул, апаем: Бим турындагы повестьны Чыңгыз Айтматов түгел, ә Гавриил Троепольский дигән кеше язган!.. Хәер, Айтматовның да «Яр буйлап йөгерүче ала эт» дигән хараплар да шәп повесте бар...
– Ә менә сез, Бибинур апа, дөрестән дә, укытучы икәнсез! Әдәбият укытасыз... Шулаймы?
– Ю-юк, апаем!.. Фермада...
Хатынының сүзен коридордан кергән Мәгъдән абый әйтеп бетерде:
– Фермада бозау караса да авыл библәтикәсенең иң актив укучыларыннан санала карчык минем!..
Әнә шулай йомшак җәеп, катыга утыртты кунак апасы. Айзат җир ярылса оятыннан җир тишегенә кереп китәр дәрәҗәгә җиткән иде – әле ярый Һәдиясе газ плитәсе каршында торып кызарган йөзен зал ишегеннән сузды да:
– Коймак пеште! – дип, аларны чәйләп алырга чакырды.
Авылдан килгән күчтәнәч-нигъмәтләр белән тулды кухня өстәле. Нәрсәләр генә юк иде анда: ул каклаган каз, ул кәрәзле бал, ул чынаяк тәлинкәсе шикелле йомры атланмай дисеңме!.. Җыеп кына әйткәндә, чын әгәр, күгәрчен сөте генә юк инде! Бу киң күңелле Мөслим ягы кешеләре нәкъ менә Айзатларга атап кунакка килгәннәр диярсең.
Ул да булмады, кухнядан чыгып, Бибинур апасы тагын ниндидер төенчек алып керде:
– И-и... Онытыплар ла торабыз икән ич, әтисе! – диде ул, бияләй хәтле генә нәни капчыгының бөрмәле бавын чишә-чишә. – Кипкән җиләкне әйтәм әле... Хәтереңдә микән, узган җәйне Түреш урманыннан бергә җыйганыек. Үлепләр дә ярата инде шул кипкән кура җиләген Алабугадагы кызым. Менә, хуҗалар, сез дә авыз итеп карагыз!
Нәни капчык бавы белән бергә Айзатның ни өчендер моңарчы төенләнеп торган күңел җебе дә чишелеп киткәндәй булды. Кипкән җиләкле чәй, дөрестән дә, әйтеп бетергесез тәмле иде. Кухняга болын тәме, чәчәк, үлән тәме, ерак калган туган як тәме кереп тулгандай булды. Күңел дә, шул җиләкле урман аланнары сыман, кинәт кенә киңәеп-иркенәеп китте. Ул бу кухняга гына сыеп кала алмый иде инде
Айзат, табанына ут капкан кешедәй, кинәт артсыз урындыгыннан сикереп торды һәм:
– Бибинур апа! Мәгъдән абый! Үзегез әйтмешли,бер күрешү – бер гомер бит. Әйдәгез, олы якка чыгып утырыйк әле! – дип кунакларны зал бүлмәсенә кыстый башлады.
– Рәхмәт, апаем!.. Моңарчы якты чырай күрсәткәнегез дә бик җиткән. Без ул хәтле чакырып килгән кунакларыгыз түгел лә, – дип тә карады Бибинур апа, беләгендәге сәгатенә күз төшереп. – Вакыт та шактый соң икән – йоклыйсыгыз бардыр.
Ләкин Айзатның үз туксаны туксан. «Чакыргачтын аны кем дә килә, чакырмый да дусны дус табар», – дип сөйләнә-сөйләнә, ул инде зал ягында мәш килеп үк йөри башлады. Стенканың көзгеле-пыялалы куышында ничә айлар бер файдасызга ялтырап утырган тәти чынаяклар өстәлгә күчте. Авыл күчтәнәчләре һәм кайнар коймак та кухнядан олы якка чыкты. Биш йолдызлы әрмән коньягы да кукраеп менеп утыргач, өстәл тирәсе бөтенләй түгәрәкләнеп китте.
Айзат бу юлы коймакны, башка көннәрдәгечә, чәнечке кадап түгел, ә кунаклар шикелле кулы белән тотып, бармак башларын ялый-ялый ашады. Чәйне дә чынаяк тәлинкәсенә салып эчте. Юри, үзенә-үзе үч итеп!
Диван башында бәйрәмнән бәйрәмгә генә уйнала торган биш рәтле баяны бар иде. Теге «әтәч каны»ннан азрак авыз итеп алгач, ул баянны Айзат шундый сузып-сузып уйнап җибәрде ки, хәтта хатыны Һәдия: «Көн күрмәгән көн күрсә – көндез чыра яндырыр дигәндәй, бу нишләвең бу? Күршеләр йокларга яткандыр – башка көннәрне бу вакытта идәнгә каты басып йөреш тә югые ич!» дигән мәгънәне белдереп, аңа нечкә кашлары астыннан сөзеп карап куйды.
Тик Айзат тагын да кычкыртып уйнавын дәвам итте. Юри, үзенә-үзе үч итеп! «Янсын әле көндезен дә хет бер тапкыр чыра! Аңа гел төнлә, гел караңгыда гына янарга димәгән ич!»
Мәгъдән абыйның да җыр дигәндә – аяк идәндә икән! Айзат уйнаган көйгә бераздан аның бәрхет тавышы килеп кушылды:
Үсә каен, үсә каен,
Яфраклары эрәтсез шул,
Яфраклары эрәтсез.
Бу дөньяда кошлар гына
Кайгысыз, хәсерәтсез.
Айзат та бүгенгә хәтле үзен әнә шул хәсрәтсез кошлар рәтенә кертеп яшәде. Торыр өчен өчесенә өч бүлмәле менә дигән квартиры, каядыр чыгып китим дисә – гаражында өр-яңа «Жигули»е, сөйим-сөелим дисә – яратып гомер кичергән Һәдиясе бар. Тагын ни кирәк ир уртасы егеткә?!
Юк, нәрсәдер җитмәгән икән шул! Айзат моны бары бүген, менә шушы минутларда гына аңлады. Тик нәрсә ул җитешмәгән әйбер? Айзат анысын тәгаен генә әйтеп бирә алмый иде әле.
Җыр дәвам итте. Тик барыбер Айзатның күңеле борчулы-пошаманлы иде. Җитмәсә, баянының бер теле кычкыра башлаган. Күптән уйнамый яткырылгангадыр инде. Көйнең иң матур төшенә җиткәч кенә тамагы карлыккан яшь әтәч кебек кычкырып җибәрә дә бөтен җырны боза да куя. Мәгъдән абыйсы әйтмешли, «буразнадан читкә чыгып китә».
Тукта, тукта!.. Синең тормыш җырыңа да менә шушындый бозык аваз килеп кергән түгелме соң әле, Айзат? Ерак бабайларыңнан, әтиеңнән мирас булып калган җыр-көйгә!..
Көтелмәгән бу уйдан Айзат дерт итеп киткәндәй булды. Көй кинәт тынып калды, маңгаен баян күрегенә салып, Айзат тирән уйга талган иде...
Ул башын күтәргәндә, вакытсыз мәшәкать арттырып йөрүләре өчен гафу үтенә-үтенә, төнге кунаклар өстәл артыннан торырга җыена башлаган иде инде. Айзатның, уйный башлаган көеннән өзелеп, берничә минут кына уйга талып торуын алар үзләренчә аңлаган, күрәсең. Мәгъдән абый булып Мәгъдән абыйсы да:
– Чакырмый килгән кунак дошманнан яман, ди. Сез инде, хуҗалар, ни... зинһар, гаепкә ала күрмәгез! Буразнадан читкә чыгып киттек бугай... – дип, бая гына төбенә хәтле ачып куелган күңел ишекләрен яба төшүне кирәк тапты.
Ниндидер яңа көй эзләгән сыман, Айзатның бармаклары тагын баян сәдәфләреннән йөгерешеп үттеләр. Ләкин инде бер кузгалгач, кунаклар бүтән утырып тормадылар...
 
III
Күпме генә тырышмасын, Айзат инде бүтән йоклап китә алмады. Кунаклар да иртә тордылар. Кичәге тәти чынаяклар белән аннан-моннан гына берәр чынаяк чәй эчкәч, ашыгып-кабаланып, китәргә әзерләнә башладылар.
– Ярый, энекәш, сый-хөрмәтегез өчен зур рәхмәт! Гаеп итеп калмагыз инде, – диде Мәгъдән абый, саубуллашыр өчен ике кулын сузып.
– Бер кичкә – кер мичкә, диләрме әле? Үзегез үпкәләп китмәсәгез...
– Ниткән үпкәләү ди ул, апаем!.. Юлыгыз төшеп, инде үзегез безнең якларга килеп чыгыгыз!
– Белмәссең, Бибинур апа...
Айзат кунакларны автобус тукталышына кадәр озата чыкты. Шәһәр йокыдан яңа уянып килгән чак: урам-проспектлар тып-тын иде әле. Көн дә бүген, ниһаять, ярыйсы аяз булырга охшаган: баш очындагы бер-ике болытны санамаганда, иртәнге күк йөзе юып алгандай чиста һәм саф иде.
Мәрмәр колонналар тезелеп киткән җир асты юлына төшеп, алар Тынычлык проспектының икенче ягына чыктылар. Тик пристаньга йөри торган бишенче номерлы автобус кына һаман килмәде дә килмәде. Ә башкасына утырсаң, иске шәһәргә барып җиткәч, Кама ярына кадәрле җәяү генә теркелдәргә туры киләчәк иде.
«Их, “Жигули” белән генә илтеп куйган булсамчы! – дип эчтән генә үзен-үзе битәрләп алды Айзат. – Ишек алдыңда машинаң була торып соң?!»
– Мәгъдән абый! Бибинур апа!.. Мин хәзер... – диде ул, ниһаять, ныклы бер карарга килеп, һәм өйләренә таба йөгерде.
Айзат машинага утырып килеп җиткәндә кунаклар автобус тукталышында күренми иде инде. Кемдер бишенче номерлы автобусның әле генә кузгалып китүен әйтте.
Тагын дүрт-биш минуттан Айзат әлеге автобусны куып җитте һәм, «Жигули»е белән аның алдына төшеп, шофердан машинасын туктатуын үтенә башлады.
Эшнең нидә икәнен аңлатып биргәч, автобус шоферы хәлне аңлады. Бераздан аның микрофон аша:
– Мөслимнән Алабугага юл тотучы пассажирлар! Автобустан төшүегезне үтенәм – сезне «Жигули» хуҗасы көтә, – диюе ишетелде.
Төенчек-сумкаларны урнаштырып, алар кабат кузгалып киткән арада, теге бишенче номерлы автобус күздән юк булган иде инде. Күзәнәкле бетон заводы турысындагы тимер юл аша чыккач, Айзат машинасын уңга – Элеватор тавына таба борды. Пристаньга илтүче бу юлдан күптән йөрергә туры килгәне юк иде инде аңа. Шуңа күрә берничә километр үтүгә, каршысында шлагбаум киртәсе күренгәч, Айзат башта каушап-югалып калгандай булды.
Җитмәсә, янәшәсендә утырган Мәгъдән абый да:
– Ялгыш юлдан кереп барасың ич, энекәш! Әле ярый аз гына китеп өлгергәннең... – дип, кыек атып туры тидереп куйды.
Ләкин Айзат үзен тиз кулга алды:
– И-и... Бу Чаллыны белмәссең инде, Мәгъдән абый! Тегендә дә казыйлар, монда да казыйлар. Адым саен төзелеш, көн саен бер үзгәреш! – дигән булды ул, сер бирәсе килмичә, һәм машинасын тирән чокыр каршындагы шлагбаум турысыннан олы юлга таба борды.
 
IV
Берничә көн рәттән пристаньга төшеп йөрде Айзат.
Дөрес, Кама ярында саубуллашкан чакта, авыл кунаклары үзләренең Алабугадан кайсы көнне, кайсы сәгатьтә кайтачакларын тәгаен генә әйтеп китә алмаганнар иде. Айзатны бирегә китергән нәрсә шул булды: ашык-пошык чыгып киткәнгә күрәдер инде, теге көнне иртән Бибинур апа кипкән җиләкләр салынган нәни капчыгын онытып калдырган иде. Менә бүген дә, кайтып барган чакларын туры китереп, шул кадерле күчтәнәчне тапшырып булмасмы ияләренә дип төште Айзат пристаньга. Алабугадагы бердәнбер кызларына дип җыелган җиләк ич! Урман җиләкләре, туган як җиләкләре!
Ләкин ул бу юлы соңга калган булып чыкты.
Әле берничә көн элек кенә елга өсте тоташ боз иде. Ә Кама-дәрья бүген шаулап, бозлы дулкыннары белән ярларыннан ташый-ташый агып ята. Бер батып, бер калкып аккан ул бозлар, ерактан караганда, Кама өстендә чумып уйнаучы галәмәт дәү аккошлар булып күренәләр иде.
Яр буе тулы халык! Әнә кемдер кулы белән элеватор ягына күрсәтә-күрсәтә:
– Утлы боз килә-ә-әү! Утлы боз... – дип кычкырып җибәрде.
Дөрестән дә, Каманың Ык елгасы килеп кушылган югары ягыннан, балачак хатирәләрен төяп, утлы боз төшеп килә иде. Кемдер ул боз өстенә каен пүләннәреннән учак яндырып җибәргән. Кемдер дип... авыл малайлары эшедер инде. Айзат та кечкенә чакта Ашыт бозлары өстенә утлы салам «утыртып» җибәрергә бик ярата торган иде бит.
Ул бүген үзен боздан арчылып килүче менә шушы Кама елгасы сыман хис итте. Карасана – инде Чаллыга килеп төпләнүләренә дә ничә ел бит! Ә Айзатның, дөнья куып йөреп, бирегә беренче мәртәбә генә килүе иде әле. Ничә тапкыр язлар җитеп, ничә мәртәбә Кама боздан арчылган, ничә кат утлы бозлар ансыз гына аккан! Юк, дөнья булгач, яр буенда тынгысыз уйларың белән икәүдән-икәү генә калып, актарыла-бәрелә аккан туган як бозларына онытылып карап тору да кирәк, бик кирәк икән адәм баласына!
 

Равил ВӘЛИЕВ

 

Фото: vk.com

 

«Мәйдан» №10, 2021 ел.


 

 

 

 

Комментарийлар