Логотип «Мәйдан» журналы

Киләсе атнада Татарстанда 19 градуска кадәр җылытачак

Алдагы көннәрдә Татарстанда температура күтәрелү көтелә. Киләсе атна башында ук республикага тыныч һәм бик җылы һава торышы киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.9 һә...

Алдагы көннәрдә Татарстанда температура күтәрелү көтелә. Киләсе атна башында ук республикага тыныч һәм бик җылы һава торышы киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.3cc2796s-1920-1
9 һәм 10 апрельдә төбәктә яңгыр, төнлә җепшек кар явуы көтелә. Төнлә синоптиклар -1дән +4 градуска кадәр, көндез — 4-9 градус  җылы фаразлый. 9 апрельдә урыны белән 13,  10 апрельдә 15 градуска кадәр җылы була. Юлларның аерым урыннарында бозлавык булырга мөмкин.
Якшәмбе көнне төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә атмосфера фронты йогынтысы сакланачак: яңгырлар көтелә, температура — 0-5 градус, урыны белән 8 градуска кадәр җылы булачак. Урыны белән бозлавык саклана. Көндез явым-төшем булу ихтималы аз, һава температурасы — 7-12, кайбер районнарда16 градуска кадәр күтәрелә.
«Алдан фаразлаулар буенча, киләсе атна башында антициклон йогынтысында тыныч аз болытлы һәм бик җылы һава торышы булачак. Көндезге сәгатьләрдә температура 14-19 градуска кадәр күтәрелүе көтелә», — диде синоптиклар.
 

Фото: https://www.drive2.ru/c/3061427/


https://tatar-inform.tatar/news/ecology/08-04-2021/kil-se-atnada-tatarstanda-19-graduska-kad-r-ylytachak-5818333

 
 

Комментарийлар