Син бит миңа кызым гына түгел,

Кызым булсаң,

Очып киткән идең янымнан.

Син – кәләше газиз улкаемның,

Икегез дә артык җанымнан.

 

Син бит миңа кызым гына түгел,

Син – нигезнең язы, кояшы.

Синең җавап, синең амәнәттә

Ыру җебе, нәсел оясы.

 

Син бит миңа кызым гына түгел,

Кызым булсаң,

Кунак кына булыр идең лә.

Яшь дип тормый, язмыш әнә шулай

Күп мәшәкать сала киленгә.

 

Син бит миңа кызым гына түгел,

Әни генә түгел үзем дә.

Ходай каршында без амәнәтле.

Тырыш булыйк, булыйк түзем дә.

 

Язмыш тарафыннан бәйләнгән без.

Бер нәселгә, канга, тамырга.

Баш булырга күпме тырышсак та,

Син дә, мин дә – бары кабырга.

 

Син бит миңа кызым гына түгел,

Уртак безнең язмыш көймәсе.

Гомер дәрьялары җырлап аксын,

Җил-давыллар безгә тимәсен.

 

Ләйсән КӘШФИ

Фото: https://pixabay.com/

«Мәйдан» №2, 2021 ел.


Комментарий язарга