«Мәйдан» журналы чыга башлауга 15 ел тулды.

26_Энвэр_ШЭРИПОВ_02

Шушы 15 ел эчендә, инде хәзер моны тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин, ул үзенең йөзен, үз юлын, үз юнәлешен тапты һәм, шул мәсләгенә тугры калган хәлдә, халкыбызны әдәби-эстетик кыйммәткә ия булган, моңарчы беркайда да дөнья күрмәгән чәчмә һәм шигъри әсәрләр, әдәби-мәдәни хәятыбызның бүгенге торышын, актуаль мәсьәләләрен күтәргән публицистик мәкаләләр, зур тарихи кыйммәткә ия булган язмалар, истәлек-документлар, фотолар белән таныштыру, агарту юнәлешендә эшләп китте. Бу яктан «Мәйдан»ны татар телендә чыга торган башка бер генә басма белән дә алыштырып булмый. Журнал бөтен татар халкын дулкынландыра торган мәсьәләләр күтәрә, бөтен милләт тормышына карый торган материаллар бастыра. Әлбәттә, биредә журналның бөтен эшчәнлегенә, анда чыккан барлык материалларны да иңләп алып, аларның тематикасын, әдәби-эстетик, иҗтимагый кыйммәтен анализлап бетереп булмый, шуңа күрә мин биредә бары тик журналның аерым язучылар иҗатына багышланган саннарына гына тукталып китәргә булдым.
Журналның бер санын, аның 30-40 (ә кайчакларда аңардан да күбрәк) битен аерым бер әдип иҗатына багышлап чыгару – зур тарихи әһәмияткә ия булган эш. Бу – журнал редакциясенең (һәм баш редакторның) киләчәккә карап эш итүе дигән сүз. Чөнки бүген табылган, бүген иҗат ителгән әдәби байлыкны нәкъ бүген чыгарып калырга кирәк. Әдәби иҗат ул, билгеле булганча, туктап тормый торган, өзлексез процесс. Чын язучы һәрвакыт хәрәкәттә, һәр көн, һәр атна саен яңадан-яңа әсәрләр иҗат итеп яши. Вакыт узган саен аның иҗат мирасына яңадан-яңа әсәрләр өстәлә тора һәм алар озак тормыйча укучыларга да барып җитәргә тиеш. Кайбер язучылар аны шулай эшлиләр дә: мөмкин булган саен аерым китап итеп яки том-том итеп бастырып чыгаралар. Әмма бүгенге вазгыятьтә барлык әдип тә, төрле сәбәпләр аркасында, язган әсәрләрен үз вакытында бастырып чыгара алмый. Менә шул чагында аларга «Мәйдан» журналы ярдәмгә килә. Һәм аерым бер язучы шәхесенә һәм иҗатына 30-40 бит багышлау ул әлеге авторның иҗатын билгеле бер дәрәҗәдә колачлап алырга да, аның иҗаты хакында тулы бер күзаллау булдырырга да мөмкинлек бирә. Бу яктан караганда, журнал энциклопедик характердагы эш башкара.
«Мәйдан»ның тарихына күз салсак, аның бүгенге көнгә кадәр өч баш редактор җитәкчелегендә чыгуын күрербез. Журналның беренче редакторы Факил Сафин булды: ул «Мәйдан» белән 2001 елдан башлап 2005 елның 6 нчы санына кадәр җитәкчелек итте. Аерым санны бер әдип иҗатына багышлап чыгару юлына журнал үзенең «туган» чорыннан ук аяк басты. Ф.Сафинның бу башлангычы әдәбият мәйданында яңалык булды. Ул чорда журнал 13 басма табаклы итеп, ягъни 208 битле булып чыгып килде (2005 елга кадәр). Әлбәттә, язучының әдәбиятта тоткан урынына карап, аның иҗаты да журнал битләрендә төрле күләмдә чагылыш тапты. Журналның бер саны тулысы белән (башыннан ахырына кадәр) бер әдип иҗатына багышланган очраклар да булды. Мәсәлән, Газиз Кашапов (2002, № 8), Фәнис Яруллин (2003, № 2), Равил Фәйзуллин (2003, № 10), Фоат Садриев (2004, № 2), Рауль Мирхәйдәров (2004, № 8) әсәрләре тулы бер санны алып торалар. Журналның баштагы битләрен агымдагы әдәби-мәдәни яңалыкларга биреп, аннан калган битләрне язучы иҗатына багышлаган саннар да чыкты. Алар исәбенә Фаяз Дунай (2002, № 10), Илдар Юзеев (2002, № 12), Әхмәт Рәшит (2003, № 4), Габделхәй Сабитов (2003, № 6), Шәүкәт Галиев (2003, № 12) һәм башкаларны кертергә мөмкин. 2005 елның беренче саныннан алып журналның күләмен кечерәйттеләр: ул 11 басма табаклы, ягъни 176 битле булып чыга башлады. Аннан соң да Факил Сафин чорында Рөстәм Мингалим (2005, №2), Мөдәррис Әгъләм (2005, №4,) Разил Вәлиев (2005, №6) иҗатлары аерым сан итеп бирелде.
Факил Сафиннан соң ун ел дәвамында баш редактор булып Вахит Имамов эшләде. Бу чорда әлеге башлангыч тагын да тулырак чагылыш тапты: инде хәзер журналның аерым саннарын гына түгел, ә һәр санын рәттән берәр язучыга багышлау гадәткә керде. Ул җитәкләгән елларда (2005 – 2014) 80гә якын әдипнең иҗаты журналның аерым санына лаек булды. Никадәр хезмәт! Ай саен бер әдипнең иҗатын яңача чагылдырып бару өчен (бу бит билгеле әсәрләрен биреп бару гына түгел!) никадәр материал тупларга, никадәр эзләнергә кирәк! Алар арасында әдәбиятыбызның йөзек кашына әверелгән, инде күптән вафат булган әдипләрнең иҗаты аеруча игътибарга лаек. 2006 елда, мәсәлән, Хәсән Туфан (№2), Әдип Маликов (№5), 2008 елда Абдулла Алиш (№8), 2010 елда Гали Рәхим (№4), 2011 елда Юныс Әминов (№11), 2012 елда Җәмит Рәхимов (№10), Газиз Кашапов (№11), 2014 елда Шәйхи Маннур (№12) әнә шундый әдипләрдән булды. Алардан тыш журнал битләрендә әле безнең замандашыбыз булган, безнең арадан әле күптән түгел генә киткән Шамил Маннапов (2007, №11), Фаил Шәфигуллин (2009, №11), Рафаэль Мостафин (2010, №4), Фирая Зыятдинова (2011,№7), Әнвәр Хәйри (2012, №12), Туфан Миңнуллин (2013, №4), Шамил Шәйдуллин (2014, №2) кебек әдипләрнең иҗатларын бирү шулай ук зур әһәмияткә ия. Әдәбият йөген үз җилкәләрендә тартып баручы безнең исән әдипләребез Клара Булатова (2006, №3), Шаһинур Мостафин (2008, №1), Данил Салихов (2008, №9), Газинур Морат (2009, №8), Рашат Низами (2010, №2), Нурулла Гариф (2010, №8), Мөхәммәт Мирза (2011, №1), Фоат Садриев (2011, №3), Айдар Хәлим (2012, №3), Әмирҗан Моталлапов (2013, №1) һәм башкаларның моңарчы басылмаган әсәрләре, аларның тормыш юлларын чагылдыручы фотоларны күрү дә безгә зур сөенеч китерде. Аларның иҗаты да журнал битләрендә яңача ялтырап китә, укучы аларны яңа күзлектән ача. Юл уңаенда гына әйтеп үтик, аерым әдип иҗатына багышланган бу саннар аеруча мәктәп укытучыларына кыйммәтле әзер материал булып тора, чөнки аларны башка бер генә чыганактан да табып булмый. Шуңа күрә һәр укытучының «Мәйдан» журналына язылуы бик мөһим. Тагын шунысын да искәртик: 2012 ел башыннан алып журналның күләме тагын кечерәйтелде: ун басма табакка, ягъни 160 биткә калдырылды.
2015 ел башыннан алып «Мәйдан»ның баш редакторы булып Фидаил Мәҗитов эшли. Ул да журналның һәр санын бер язучыга багышлау традициясен дәвам иттерә. Ел ярым гына эшләвенә дә карамастан, журналда инде Нур Баян (2015, №5), Рафаэль Төхфәтуллин (2015, №7), Гариф Ахунов (2015, №9), Афзал Шамов (2016, №3) кебек классик әдипләребезнең иҗат мирасына караган өр-яңа материаллар дөнья күрде. Өлкән буын әдипләрнең архивларыннан әле моңарчы басылмаган әсәрләре, алар хакында замандашларының истәлекләре, моңа кадәр нәшер ителмәгән фотолары белән танышып, без аларның иҗат юлын, иҗади образларын яңача күзалладык. 1930 елларда репрессияләнгән, иҗаты бөтенләй диярлек онытылган күренекле шагыйрь Сирин Батыршинга аерым сан багышлау (2015, №12), шулай ук беренче тапкыр аның тормыш юлын, иҗатын мөмкин кадәр тулы күзалларга мөмкинлек бирде. 2015 елда гына безнең замандашларыбыз Нәсих Таҗи, Ринат Баттал, Зөләйха Минһаҗева, Альберт Хәсәнов, Амур Фәләх, Данис Хәйруллин, Илдар Кыямов, ә 2016 елда Илдус Гыйләҗев, Рәзинә Мөхияр, Хәбир Ибраһим иҗатларына багышланган саннар дөнья күрде. Әйтергә кирәк, журналның кайбер саннары укучы тарафыннан чын мәгънәсендә яңалык, яңа ачыш булып кабул ителә. Мәсәлән, журналның 2015 ел ноябрь саны тышлыгында телевидение тапшыруларын алып баручы Илдар Кыямов рәсемен күргәч, күпләр «Илдар Кыямов шигырьләр дә яза микәнни?» – дип гаҗәпләнде; ә инде журналдан аның хикәяләре, парчалары, шигырьләре, сәяхәтнамәләре белән танышкач, аның чыннан да талантлы шәхес икәнлегенә ышанды. Шулай итеп,«Мәйдан» саннары еш кына укучыларга көтелмәгән яңалык та алып килә.
Гомумән алганда, «Мәйдан» журналы халкыбыз өчен зур һәм әһәмиятле эш башкара. Аңа киләчәктә озын гомер, бүгенге авыр шартларга да карамастан, фидакарь эшчәнлеген дәвам иттерүен теләп калабыз.

 


Комментарий язарга