Логотип «Мәйдан» журналы

«Килә илдә кеше булып яшәвемне раслыйсым!..»

Яратыгыз минеЯзда тудым...Гөрләвектә бит-күземне юдым...Күзләремне ачтым...Аягыма бастым...Аңлаучыга мохтаҗ гомер юлым...Елар чакта шашып көләмдер дә,Якынлашып бәлки киләмдер дәГомеремнең инде азагына...

Яратыгыз мине


Язда тудым...
Гөрләвектә бит-күземне юдым...
Күзләремне ачтым...
Аягыма бастым...
Аңлаучыга мохтаҗ гомер юлым...
Елар чакта шашып көләмдер дә,
Якынлашып бәлки киләмдер дә
Гомеремнең инде азагына.
Яратыгыз мине бераз гына...
Озак түгел бары бер яз гына.
Ә аннан соң инде онытыгыз!
Теләсәгез, төеп он итегез.
Хәлләрегез бетеп абынганда,
Икмәк булыйм сезнең табыннарда.
Рухи икмәк... Рухта – бөтен хикмәт...
Кешеләрне кеше иткән һиммәт,
Кешеләрне кеше иткән кыйммәт...
Сез яңадан дөрләп кабынганда,
Күпме буын көткән, тыныч таңда,
Сөенермен күчеп һәрбер җанда.
Яратыгыз мине бераз гына.
Озак түгел... бары бер яз гына...
 

Гөнаһ


Матурлыктан башка бернәрсә дә,
Биләмәгән чакта күңелне,
Уйлап куям: күбәләкләр куган,
Бәхет татып яшәр өчен туган
Мин һаман да сабый түгелме!?
...Тик чынбарлык үзенекен тукый,
Кырыстан да кырыс карашы.
Шатлык кына безгә өләшми шул
Яшәү белән үлем арасы.
Ә шулай да омтыласы килә
Матурлыкның якты яменә.
Ураласы, ураласы килә
Җирне коткарачак гаменә.
Җанны аяп яшәп булмаса да,
Авырлыктан качып бер читтә,
Матурлыкның сайрап торган кошын
Тоту − гөнаһ тимер читлектә...
 

Мин кем?


Камиллектән – читтә акыл.
Гомеркәем – тартылган кыл,
Өзелергә дә мөмкин.
Чүпменме соң, әллә чәчәк?
Күпме яшәп, и-и-и киләчәк –
Җавап тапмадым:
«Мин кем?..»
Шәһәрдәме, авылдамы,
Кинәт купкан давылдамы,
Үземдә микән иркем?
Кенәчел мохит корбаны
Булсам, кичермә, ил-көн!
Тарлыкка сыя алмадым...
Үз күрмәде киңлек тә.
Ачылмады канат җәеп,
Җандагы мөмкинлек тә.
Үз-үземне оештырып,
Кер, тузаным юып, кырып,
Бетерә алганым юк.
Кешеләр дә ышанырлык
Хаклыгым, ялганым юк.
И, халкым, синең таркаулык
Миңа да мирасмы соң?
...Килә, килә кеше булып
Яшәвемне раслыйсым!..
 

Киләчәккә мирас


Ф а и л г ә


...Туктар чиккә җитеп йөрәк какты,
Сызлап, сыкрап, тулып, шешенеп.
Күкләр елап калды, озатканда
Кояш кебек якты кешене.
Бәхилләшмичә дә китеп бардың
Көтмәгәндә, уйламаганда.
Кайтып инде безгә сөйләмәссең,
Ниләр күрдең икән син анда?
Җәйге җил китергән кайгы өне
Тетрәндерде зират ташларын.
Чал башларын түбән игән килеш
Каршылады авылдашларың.
Бүлмәңдәге урындыгың үкси,
Кулларыңны куйган өстәлең.
...Сабыйларның садә күңеленә
Син орлыклы хис, төс өстәдең...
Рәссам идең, моңлы җырчы идең,
Һәм... шагыйрь дә идең, и-и-и, туган.
Ник гомерең – кояш, иртә ауды
Талант кыясында утырган?!
Фаил!!!
Син әле дә, алкышлыйсың кебек
Рәссамнарча тормыш иртәсен.
...Кешелеккә – мирас, талантыңда
Исәннәрнең хәтер канатында
Очышыңны дәвам итәсең!..
 
Фото: https://pixabay.com/

 
Шагыйрьнең шигырьләрен тулысынча журналыбызның декабрь (№12, 2019 ел) саныннан укыгыз.

Комментарийлар