Логотип «Мәйдан» журналы

Килә иртүк торасым

Килә иртүк торасым,Кояшны каршыласым."Хәерле иртә, кояш!" — дип,Әй, килә кычкырасым.Ул миңа матур елмая,Тирә-юнем яктыра.Урманнар, таулар, болыннарҺәммәсе җырлап тора. Рәхәт биреп тирәгә,Агач суз...

Килә иртүк торасым,
Кояшны каршыласым.
"Хәерле иртә, кояш!" — дип,
Әй, килә кычкырасым.
Ул миңа матур елмая,
Тирә-юнем яктыра.
Урманнар, таулар, болыннар
Һәммәсе җырлап тора.
 
Рәхәт биреп тирәгә,
Агач суза күләгә.
Тәмле җимешләр пешә,
Эшчән кулларга күчә.
 
Килә иртүк торасым,
"Хәерле көн, агачлар!" — дип,
Әй, килә кычкырасым.
Әгәр йомшак җил иссә.
 
Чәчләрне сыйпап үтсә,
Килә иртүк торасым.
"Хәерле көн, йомшак җил!" — дип,
Әй, килә кычкырасым.
 
Күктә йолдызлар күпме
Балкыта аяз күкне.
"Хәерле көн, йолдызлар!" — дип,
Әй, килә кычкырасым,
Килә иртүк торасым.
 

Заһирә ГОМӘРОВА


Фото: https://www.freepik.com/photos/background



«Мәйдан» журналы архивыннан (№8, 2001 ел.)



Комментарийлар