Логотип «Мәйдан» журналы

Киенә белегез!

Ходай безнең барыбызны да төрле итеп яраткан: кайсыбыздыр кыска буйлы, кемдер озын, беребез артык ябык булса, икенчебез тулы гәүдәле... Шулай да бары­бызның да теләге бер – матур күренәсе килә! Дөрес...

Ходай безнең барыбызны да төрле итеп яраткан: кайсыбыздыр кыска буйлы, кемдер озын, беребез артык ябык булса, икенчебез тулы гәүдәле... Шулай да бары­бызның да теләге бер – матур күренәсе килә! Дөрес киенә белүнең кайбер нечкәлекләренә төшенсәк, бу һич тә авыр булмас. 
Киенә белегез!
Бик озын буйлы хатын-кызларга тоташ тегелгән, каешсыз, билбаусыз күлмәкләр кию кирәкмәс, чөнки алар гәүдәне тагын да озынрак күрсәтә. Шулай ук ачык изүле кием һәм бик нечкә үкчәле туфли киңәш ителми. Шуны да онытмаска кирәк: эшләпәнең читләре күтәрелеп торганы – гәүдәне озынайтып, ә читләре аска төшеп торганы  кыскартып күрсәтә.
Бик ябык хатын-кызлар караңгы төс­тәге киемнәрдән баш тартсын, югыйсә тагын да ябыграк күренерләр. Ә менә якты төсләр – нәкъ алар өчен!
Тулы гәүдәле хатын-кызлар кием мәсьә­ләсендә аеруча игътибарлы булырга тиеш. Аларга чагу булмаган шома тукымадан тегелгән күлмәкләр килешә төшәр. Сылашып тормаган, трапеция формасындагы кием дә матур күренер. Авыр, бәйләм тукымалардан күлмәкләр аларга килешеп бетмәс, чөнки, гәүдәгә сылашып, кечкенә җитешсезлекләрне дә чагылдырачаклар.
Кыска буйлы, тулы хатын-кызларга бик тар һәм шулай ук бөрмәле итәкләр килешмәс. Аларда тар гына якалы, вертикаль сызыклары булган киемнәр матур күренер.
Бик кыска буйлы хатын-кызларга горизанталь сызыклы, чуар, шакмаклы рәсемле киемнәр киңәш ителми. Идәнгә кадәр төшеп торган итәк, кыска чалбар һәм кыска топик та бөтенләй килешмәс. Онытмагыз, ялтыравык киемнәр гәүдәне тулы һәм тагын да кыскарак күрсәтә. Кыска буйны почмаклы тирән изүле күлмәк “озынайтыр”, төймәләр бик тә килешер. Миниатюр хатын-кызларның гардеробында биек билле күлмәкләр, як-яктан яисә арттан ерыклы итәкләр, сылашып торган чалбарлар һәм джинсылар булырга тиеш. Зур сумкалар, киң билбаулар, авыр алкалар алар өчен түгел.
Истә тотыгыз:
* Кыска итәк яшь һәм зифа буйлы хатын-кызларга гына килешә.
* Ябык кулларга киң җиңнәр кирәкмәс, алар тагын да нечкәрәк күренер.
 
«Кызыл таң»

Комментарийлар