Казаннан Чаллыга чаклы килгән автобустан төшкәндә, көн кичкә авышкан иде инде.

6e50bb7f0e40

Фото: tibul-fly.livejournal.com

Ул әле сәфәр чыкканчы ук Суыксу исемле авылга барасын, ул авылның шәһәрдән әлләни ерак булмавын районның мәгариф бүлегенә телефоннан чылтыратып белешкән иде. Үзе теләп, үзе ризалашып каладан салага укытырга килүе Наиләнең.
Болай булыр дип башына да китер­мәгән иде ул. Әле диплом язып йөргән мәлендә дә берәрсе: «Әйдә, авыл мәк­тәбенә барып укытучы булыйк», – ди­сә, җавабы бер булыр иде: «Башыма тай типмәгән бит минем», – дияр иде Һәм аңа гына хас самимилек белән кыч­кырып бер көләр иде.
Тик ваемсыз, бер кайгысыз яшьлек көннәреннән соң күз яшьләрен сык­тыра-сыктыра елатырдайлары да көтеп кенә тора икән бу тормышта. Наилә, институтны тәмамлагач, музыка Һәм җыр сәнгате белгече дипломын алды. Таныш-белеш аңа мәктәпкә бармаска киңәш итте: балалар белән эшләүләре бик авыр хәзер, түзәлмәссең син анда, акчасы да ипи белән тозлык кына. Кыз баланың киенәсе-ясанасы да бар, диделәр. Тыңлады ул аларны. Сугылмаган театры калмады: яңгырдан соң үскән гөмбәләр сыман үрчегән җырчылар студияләренә, ансамбльләргә кат-кат мөрәҗәгать итте. Җырлатып та карадылар. Наиләне балачактан яраткан татар гармунында да уйнаттылар. Берсе дә өздереп кенә: «Алабыз эшкә», – дигән җавапны кайтармады. «Көтегез, урын чыкса, чакыртырбыз», – дип, түрдән ишек катына озаттылар.
Көннәр үтте, айлар үтеп көзләр дә җитте. Мәктәпләрдә яңа уку елы башланганнан соң да атна-ун көнләп вакыт узган иде инде. Ул, элекке ниятләреннән кире кайтып, Мәгариф министрлыгына килде. Министрлыкның кадрлар бүлегендә аның дипломын җен­текләп карадылар, паспортындагы яшәү урыны язылган битне тикшерделәр. Шуннан соң гына:
– Сез яшәгән районда бер генә мәктәптән дә музыка укытучысы сорап мөрәҗәгать итүче юк, сеңлем. Соңа­рыбрак килдегез шул, уку елы башлан­ганчы кагылырга кирәк иде безгә. Район мәктәпләреннән үтенечләр күп булды. Әллә, мин әйтәм, – кадрлар бүлеге мөдире бик мөлаем гына сөйләшүче, кешегә өстәленә кадалып түгел, күз­ләренә туры карап эндәшүче өлкән яшьләрдәге бер апа иде, – берәр елга булса да авыл мәктәбенә барып тәҗрибә туплап кайтасыңмы? Чаллыда булганың юкмы? Бик матур яшь кала ул. Яшьлек шәҺәре, диләр аны. ШәҺәргә орынып диярлек торган бер олы татар авылына синең белгечлек буенча укытучы сорап заявка юлладылар. Өйдәгеләр белән, кемнәрең бар, әниең генәме, аның белән ипләп сөйләш, фатихасын ал да юлга чык, сеңлем. Яшь кеше бит әле син, тормышны башлыйсың гына, бәлки бәхетең шунда көтәдер…
Наилә аңа җавап итеп бер сүз әйтмәде. Документларын алып кул сум­ка­сына салды да ишеккә атлады. Буса­гага ба­сар алдыннан гына: «Уйлап карар­мын әле, рәхмәт, апа, сезгә», – дип, кай­тыр юлга чыкты. Яңа бистәдәге үз өйлә­ренең капка төбенә җиткәнче уйлар дөнья­сында гизде кыз. Уйларының очы-кырые юк иде, әмма күбесе Илсур тирә­сендә чуалды. Бар өмете аңарда иде Наиләнең. Икесе ике факультетта укы­салар да, очрашмаган көннәре юк иде аларның. «Укып кына бетерик, бө­тен бистәне гөрләтеп туй итәрбез, Наи­­ләкәй», – дия-дия аны битләрен­­нән, тумыш­тан чем-кара чәчләреннән сөя-сөя үбәр иде. И-и, дөньяның нинди бәхет­ле көннәре булган… Һәр таңда икесе өчен генә нурланып аткан бәхет кояшы мәңге сүнмәс, хыянәт болытлары капламас кебек иде.
Ул өзелеп ярата иде Илсурны. Аңар­дан башка көн түгел, бер сәгать яши алмас кебек иде. Беренче тапкыр таныш­кан Яңа ел киченә тиздән ике ел тула. Ул чагында Наилә дүртенче курста укый иде. Ә Илсурның диплом елы. Таны­шу­лары институтта уздырылган Яңа ел кичәсендә булды. Шул кичтән баш­ла­нып киткән ара-тирә очрашулар, киноларга барулар тора-бара кыз күңелендә мәхәббәт дигән олы хисләр уятты. Илсур Наиләләргә килеп үк йөри башлады. Тик менә Наиләнең әнисе генә аны беренче күрүдән үз итмәде. Баштарак моны сиздермәскә тырышты, бераздан кызына ачыктан-ачык: «Бу көяз саесканың белән әллә араны өзәсеңме, кызым? Соң булганчы, уң булсын, дим. Кеше бу кадәр җан биздергеч булса да булыр икән. Җенем сөйми шуның мактануларын, үзен әллә кемгә куеп кылануларын күрәсем килми. Юк, синең сыңар түгел ул, балам», – дия башлады.
Наилә мондый чакларда әнисен тың­лап, балаларча кочып алып, шар­кыл­дап-шаркылдап көлә генә иде. Чөнки ул Илсурның яратуына шикләнми иде. Берчакны әнисенең әлеге сүзләрен шаяртып кына Илсурга да әйтте. Тегесе бер дә исе китмәгән кеше сымак: «Әллә, урыс әйтмешли, минем аның белән бала чукындырасым бармы, яратмаса, мин бит аның белән түгел, синең белән йөрим», – дип кенә җавап кайтарды Һәм, бу турыда ишетәсем дә килми дигәнне аңлатып булса кирәк, «әй»ләп кулын селтәгән иде. Шуннан соң Наилә әнисе исеменә шундый сүзләр әйткәне өчен Илсурга бермәл үпкәләп тә алган иде. Чөнки әнисеннән дә кадерле кеше юк иде аның өчен бу дөньяда. Соңгы вакытта аның янәшәсендә Илсурга гына урын табылды. Әтисе аның хәрби очучы булган. Наилә Чита өлкәсенең Монголия чигендәге Борэя исемле хәрбиләр күп яшәгән шәҺәрдә туган. Аңа өч яшь тулыр-тулмас яңа бомбардировщикны сынау өчен күккә, биеккә күтәрелгәч кенә әтисенең очкычына ут капкан, Һәм ул утлы көлтә булып шундагы сопкаларның берсенә төшеп кадалган. Әтисе Һәлак булгач, әнисе әле аягына ныклап басарга да, кайгы-хәсрәтнең ни икәнен аңларга да өлгермәгән нарасыен кочагына алып, Казандагы туган нигезләренә кайтып төшкән. Оядан балаларын очырып бетергән кош сыман, ап-ак яулыклы, чал чәчле дәү әнисенең дә, гомеренең соңгы елларын санап, берүзе яшәгән чагы. Кара кайгыга төренеп кайтсалар да, бик сөенеп каршылады ана үз балаларын. Бигрәк тә бәләкәй Наиләне итәгеннән төшермәде. Ул шулай дәү әнисе кочагында үсте-үсте дә, итәктән төшеп мәктәпкә китте, аннан менә студент кыз булды. Бүген инде үз көнен үзе күрергә җыена. Дәү әнисе дөнья куйгач, бердәнбере – әнисе генә калды. Менә шуңа үпкәләде ул Илсурга. Тик яраткан кешеңә үпкә озакка ябышмый икән, тиз онытылды.
Илсурның җылы мөнәсәбәте мәңге сүнмәс-сүрелмәс кебек иде. «Инс­титутны тәмамлыйм да бөтен бистәне гөрләтеп туй ясыйбыз, – дия-дия әледән-әле кабатларга ярата иде. Бетерде. Аспирантурада калдырдылар үзен. Инде Наиләнең дә диплом вакытына күп калмаган иде. Менә шул көннәрне Илсурның читләшә башлавын тойды. Килсә дә, онытылганда бер диярлек күренеп китә. Вакыт юклыкны сылтау итеп куя гел. Туй сүзен дә искә төшерми иде. Бер очрашканда, җаен туры китереп, Наилә эчендәгесен Илсурына әйтте. Билгеле, читләтеп кенә, Илсур аңларлык итеп кенә шаяру төсмере өстәп әйтте ул аны. «Булмый әле, Наилә, – дигән җавапны ишетте. – Аспирантураны тәмамлыйсым бар. Башлы-күзле булгач, гаилә коргач, үзең беләсең…»
Менә шул сөйләшү барысын да хәл итте, Наиләнең алдагы язмышын төбе-тамыры белән яңартты, матур хыялларын чәлпәрәмә китерде. Иртә­гесен үк, әнисенең хәер-фатихасын алып, янә министрлык ишеген шакыды. «Мин риза», – диде теге мөлаем апага. Апа да артык сүз катып тормады, ул бара­сы районның мәгариф бүлегенә шалты­ратып сөйләшеп алды. Авылның исемен ачыклады, ничек барасы юлларына чаклы сорашты да Һәммәсен бер кәгазьгә язып Наиләнең кулына тоттырды.
– Хәерле юл, сеңлем. Бик матур авыл, әйбәт мәктәп, диделәр. Бәхет ко­шың шунда оя корсын, – дип, ишеккә чак­лы үзе озатты Наиләне кадрлар бү­леге баш­лыгы.
Илсурны ул китәр көнне генә, анда да автовокзалга барышлый, институтка үзе кереп күрде. «Китәсеңмени инде?» – диде тегесе. Аның бу сүзендә аерылышу сагышының әсәре дә сизелмәде. «Әйе», – диюдән башка чара калмады Наиләгә. Шуннан соң нигәдер сүзләре сүзгә ялганмады. Илсур хат язарга вәгъдә бирде. Лекциягә ашыгам, дип, озата да төшмәде. Менә шулай аерылыштылар алар.

* * *
Менә хәзер бер ялгызы Чаллы авто­вокзалы каршында басып тора. Автобуста имчәк баласы күтәргән бер ханым белән янәшә утырып кайтканнар иде. Аны ыспай гына киенгән бер ир-егет, иредер инде, каршы алды. Сөйләшеп кайта торгач, ул ханым Наилә бара торган авылдан булып чыккан иде. «Мине каршы алырга тиешләр, бергә кайтырбыз», – дигән иде ул. Наилә, әллә онытты дамы икән, дип уйлаган гына иде, яшь ир үзенекеләрне машинасына утыртты да, аның янына килеп:
– Әйтүләренчә, безнең юлыбыз бер якка. Рәхим итегез безнең авыл таксиена, – дип, Наиләне авыр уйларыннан йолып алды. Өстенә затлы көзге пальто, башына модалы фуражка Һәм аягына ялтырап торган кара күн туфлиләр кигән ир затын күреп уңайсызланып куйды. Юлдашы нигә үзе чакырмады икән, аны җибәргән. Тәкәббер авыл күркәседер әле. Наилә бүтән кыстатып тормады, сап-сары, китәр алдыннан гына кибеттән сатып алган юл чемоданына сузылды, әмма егет аңардан җитезрәк булып чыкты. Чемоданны җирдән ул алды. Наилә аңа ияреп, биек үкчәләре белән каты асфальтта тыраклый-тыраклый машинага кереп утырды.
Машина асфальт түшәлеп өлгермәгән, күптән салынган сикәлтәле бетон юлдан бишек сыман тирбәлә-тирбәлә, Наилә өчен билгесез офыкка тәгәрәде. Ике яклап иген басулары җәйрәп ята. Игене урылган, сөрелергә өлгермәгән камыллы кырлар. Менә ямь-яшел уҗым басуы. Анда гүзәллек күбрәк. Шулкадәр яшел хәтфәне жәлләми җәйгәннәр диярсең. Каршыдан искән көзге җил «УАЗ» машинасы ишеге ярыкларыннан үтеп сызгыра. Машина тизлеген арттырган саен ул көчәя. Күктә көзге болытлар ага. Яңгырлы болытлар.
Ярты юлны үттеләрме-юкмы, анысын Наилә белми, яшь бала көйсезләнеп, кычкырып елый башлады. Әнисе аны көйләп тә юатып карады, кулында тир­бәтеп тә алды – сабыйның елавы елау иде.
– Ачыккандыр инде, Гадел, юл кырына беразга туктап ал әле, имезеп алыйм баланы, – диде әни кеше.
Гадел дә – аның исемен шунда беренче ишетүе иде Наиләнең – кыз да машинадан чыктылар. Наилә камыллары тырпаеп торган басу читенә атлады. Шул мизгелдә баш түбәсендә генә киек казлар каңгылдашты.
– Карагыз, чибәр кыз, киек казлар туган-үскән илләреннән чит-ят җирләргә китә. Безнең белән әнә ничек үзәкләрне өзәрлек итеп саубуллашалар: кый-гак! Кый-гак!
Киек казларның моң тулы каңгылдашу авазлары Наиләнең болай да сагыш тулы бәгырен телде. Шул сагыш аның да күңеленнән моң булып ташыды. Ул янәшәсендә бөтенләй ят ир-ат басып торганны да онытыпмы, әкрен генә көйли башлады:

Яңгырларда, явымнарда,
Давылларда, җилләрдә…

Шулкадәрле моң, нәфис тавыш иде кызда, егет соклануыннан беравык өнсез калды. Киек казлар Һаман кычкыра, алар хәзер аңа кушылып җырлыйдыр, көтелмәгән концертка ямь өстидер ши­келле иде.

Киек казлар кыйгылдаша,
Җырлашалар микәнни?
Туган илләр кала бит, дип
Елашалар микәнни?

Җыр өзелде. Казлар да ераклашты. Гадел Һаман сүзсез иде әле. «Берәр артисткадыр, кунакка кайта торгандыр», – дип уйлап алды ул. Аннан, кыюлыгын җыеп:
– Бигрәк матур җырлыйсыз, – дип куйды.
Кыз дәшмәде.
– Сез безнең авылга кунакка кайта­сызмы?
– Юк, эшкә.
– Эшкә? Кая? Кайда укыдыгыз?
– Мәктәпкә җибәрделәр.
– Күпме юл уздык, ә үзебез таныш та түгел. Минем исемем – Гадел, Һөнәрем – агроном. Бу минем басуларым, – дип шаяртып та алды ул.
– Исемегезне ишеткән идем инде. Миңа Казанда чагымда әнием Наилә дип эндәшә торган иде…
Әңгәмә ничек кинәт башланса, шулай тиз тукталды да, чөнки балалы ханым машина ишеген ачып:
– Кузгалсак та була, – диде.
Суыксу бормалы инеше белән тау астына сыенып утырган бик зур авыл икән. Машина кыр капкадан түбәнгә табан, ике катлы таш өйләре ике яклап тезелгән урамның очына кадәр баргач, тәрәзәләре белән кояшка карап утырган, ак кирпечтән салынган парад ишекле бина янына килеп туктады.
– Бу безнең идарә. Сезгә мәктәпкәдер? Әнә ул, урмандай күкрәп үскән җимеш бакчасы артына посып утыра, – дип, Гадел Наиләнең чемоданын төшереште Һәм үзе әлеге балалы ханым белән идарә дигәннәренә кереп китте.

* * *
Наиләнең киләсен мәктәптә белеп-көтеп торганнар иде. Институтны тәмамлаган гына яшь кыз бала икәнен дә ишетеп, фатирын да табып куйганнар. Зәлифә исемле ялгыз яшәүче әбигә фатир төште ул. Зәлифә апасы аны үз кызыдай каршы алды, ишек катыннан түгел, түрдәге караваттан каз мамыгыннан кабарып торган мендәрле, җылы юрганлы урын бирде. Менә шул кайгыртучанлыгы, «кызым» дип кенә эндәшүләре белән ул аңа әнисен хәтерләтә иде. Куллары эштән, теле сүздән бушап тормый. Наилә хәзер айдан артык яши аңарда, ә Зәлифә апасы турында бик күп белә инде ул. Бу авылга мишәр ягыннан килен булып төшкән. Бөтен гомерен шунда уздырса да, ара-тирә мишәр сүзләрен кыстырып сөйләшә. Ире белән тугыз айлап кына торып калганнар икән. Аны сугышка озатканда, улы Сәлим карынында гына калган. Улы үгилекне белми үссен, чит-ят куллар какмасын, дип, чәчәк кебек гомерен ялгыз башы уздырган. Улы авылда хәзер тракторчы булып эшли икән. Күршеләрендә генә тора. Өйләнгәч, авыл кешеләре әйтмешли, башлы-күзле булгач, өй җиткереп башка чыкканнар. Зәлифә апа үзе: «Шулай тынычрак булыр, ерак кояшның җылысы күбрәк, дигәннәр бит, үз ояларын үзләре корсыннар, тормышның бөтен ягын күрсеннәр, дидем. Ә мин әлегә, Аллага шөкер, үзем эшлим, аларныкына мохтаҗлыгым юк. Кая ул алардан өмет итү, балалар бит, кибетенә барсам да гел аларны кайгыртам, пенсиямне китерделәр исә, нәрсә булса да балаларга алып кайтам инде. Таба ашы пешерсәм, иң әүвәл аларны чакырып авыз иттерәм. И кызым, ана кеше барысы да шундыйдыр инде ул. Шулайдыр… Әнә бит синең әнкәң дә ничек өзгәләнеп яза түгелме хатларын, тегесен-бусын алып куйдым да бит әле, канәтем. Ана кеше шул, ана…» – дип, кич саен, җаен туры китереп, шулай сөйләп ала бер.
Зәлифә апа әнисен искә төшерде исә, Наилә тагын моңсулана. «Күнәрсең әле, яратырсың әле авылны, шәҺәргә китәсең дә килмәс, менә күрерсең», – дип, укытучылар юатсалар да, Наилә баштагы мәлне үзен-үзе шулай тынычландырып килсә дә, юк икән, шаулы шәҺәре, кадерле әнисе бер генә дә исеннән чыкмый. Шат күңелле, уен-җыр эчендә кайнарга яратучы Наиләне алыштырып куйдылармыни, гел моңсу йөри. Иртә тора да мәктәбенә китә, дәресләр бетүгә, сугышка кадәр үк нигезе корылган, шулкадәр еллар үтү белән бүрәнәләре яргаланып, каралып беткән, әле шулай да тыштан нык күренгән Зәлифә апасы өенә ашыга. Кичләрен аның белән фәлсәфә сатып, йә булмаса иртәнге дәресләргә әзерләнеп уздыра. Кайчагында хуҗа хатын моңсуланып утыручы Наиләгә карый да:
– Клубка барып кайтыр идең, кызым. Күңелең ачылып китәр иде. Карт кызлар кебек, болай өй тавыгы булып утырмыйлар бит инде. Егетләр чибәрләр бездә, берәрсенә күзең төшеп куяр, бәлки, – диеп көлә-көлә сөйләнгәләп ала. – Авыл егетләренең шәҺәр кызларын күргәч күзләре тона аларның, өерләре белән иярергә торалар.
– Шаяртма әле, Зәлифә апа, егет эзләп китмәдем бит авылга. Минем женихым бар…
– Әйтер идем инде ул женихың турында бер-ике борычлы сүз – хәтерең калыр. Килгәнеңә биш былтыр кош теле хәтле бер хат җибәрде. Шул да буламы инде ярату, әллә кайчан сине хәтер сандыгыннан чыгаргандыр, бер тубал башны тапкандыр әле… Без менә Гайнан абыең белән өйләнешкәнче ике ел йөрдек. Аны безнең районга эшкә яшь белгеч итеп җибәргәннәр иде. Кешедән дә яшермәдек. Бер көн аерым тора алмый идек. Берчак, сугышка кадәр яше-олысы Тумба якларына урман кисәргә йөри иделәр, мине дә җибәрделәр. Ике атна тордым, ун хат алдым. Хаты саен үземә генә атап җыр яза торган ие. Менә тыңла әле, кызым, нинди матур җырлары бар иде Гайнан абыеңның…

Ай катында йолдызым,
Суда йөзгән кондызым,
Ярты сәгать тормас идем
Синнән башка ялгызым.

Чындыр, алар бер-берсен шундый яратышканнардыр. Зәлифә апаны тыңлый калсаң, эчкерсез, саф Һәм олы мәхәббәт хакында бөтен дөньясы шаккатып укырлык китап язып булыр иде. Сугыш беткәнгә, ирнең билгесез югалуына хәбәр килгән хәвефле көннән соң күпме сулар аккан да, гомер агачыннан тагын алтмыштан артык яфрак коелган, Зәлифә ападай яшьләй тол калган аналарның чәчләренә гомер көзенең кыраулары күптән төшкән дә, аталары киткәндә дөньяга килми калган балалары бүген үсеп буйга җиткәннәр инде – ул әнә Гайнанын кич саен искә ала, керсез мәхәббәте хакында, яшьлек хатирәләреннән иң изгеләрен күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйли. Бармы соң ул шундый мәхәббәт бүген? Бу сорауга җавап бирүе әлегә кыен Наилә өчен…
Наилә Зәлифә апасының шушы сүзләреннән соң уйга чумып утырды, тормышының татлы да, әче дә бер мизгелен минутлар эчендә күз алдыннан үткәрде. Ул Илсур турында, энәсеннән җебенә кадәр булмаса да, Зәлифә апасына сөйләгән иде инде. Аның баягы төртмәле сүзләрне әйтүе шуңа, белгәнгә күрә иде бит инде.
Әнә ул, аның авыр уйларын таратып, савыт-сабаларын шалтыратып, кухня ягыннан чыкты да, әллә нинди зур сер ачкан кеше төсле, тезеп китте:
– Алманың асылы агачта чагында ук, әллә кайдан күренеп тора ул. Егет чагыннан шул нәмәстәң, «жених» дисеңме әле, үзен әллә кемгә куеп йөри икән – ир-егет түгел ул, кызым. Ачуың килмәсен, дөресен әйтәм. Безгә, хатын-кызларга да нигә бераз горур булмаска! Аяк астыңа егылып ялынырдай итәргә кирәк андыйларны. Карале, канәтем, – ул тавышын акрынайта төште. – Их, таныштырыйм әле мин сине менә дигән егет белән. Гомер буе Зәлифә апаңа рәхмәт әйтеп яшәрсең. Чибәрләрнең чибәре, акыллыларның акыллысы, белем иясе…
– Алай булгач минем буй җитмәслек манара икән ләбаса, – Наилә Зәлифә апасының әлеге сүзләреннән өй эчен яңгыратып көләргә кереште.
– Алай димә, кызым, бик гади егет ул, бик тә инсафлы. Безнең авылда өч ел инде агроном булып эшли… Исеме…
Наилә аңа сүзен дә әйтеп бетерергә ирек бирмәде:
– Исеме – Гаделме? – диеп өстәде.
– Әйе шул… Гадел. Әллә танышып та өлгердегезме? Менә ышан син хәзерге яшьләргә…
– Танышырга туры килде шул. Авылга килгәндә автовокзалдан алар машинасына утырып кайткан идем. Ул хатынын каршыларга килгән иде.
Наилә «хатынын» дигән сүзгә басым ясап әйтте, чөнки Зәлифә апаны әле дә шаярта гына дип уйлады.
– Нәрсә сөйлисең син? Нинди хатыны? Ул да шәҺәр егете бит үзе. Әйтеп торам ич, безнең авылга килгәненә өч ел чамасы гына, дип, андый-мондый кыек басканы бер дә ишетелгәне юк иде болай, югыйсә. Бик тәүфыйклы бала иде ләса.
– Нинди хатын дип, күкрәк баласы бар. Үзе багалмасы кебек чибәр, япь-яшь бер ханым. Үзе сипкелле, сап-сары чәчле…
– И, Ходаем, нинди бәндә баласы булды икән анысы? Белмәссең, аңламассың хәзерге яшьләрне, – дип сөйләнә-сөйләнә янә аш-су почмагына кереп китте.

* * *
Наилә менә шул сөйләшүнең икенче көнендә үк Гадел белән очрашты. Бер дә уйламаганда, көтмәгәндә булды бу. Наиләнең буш сәгате иде. Дәрескә чакыручы җиз кыңгырау зыңы тынуга укытучылар бүлмәсендә берүзе калды. Ишек шакыдылар. Наилә, берәр укучы баладыр дип уйлап, башын күтәрмичә генә: «Керегез» – диде.
– Мөмкинме? – Наилә өчен бу тавыш ничектер таныш та кебек иде, ят та тоелды. Ул ишеккә башын борды Һәм анда Гаделне күреп, бераз уңайсызланып калды. Аның: «Исәнмесез», – дигән сәламенә дә каушавы сизелеп торган тавыш белән җавап кайтарды.
Икесе дә беркавым сүзсез тордылар. Аннан соң Гадел:
– Йә, ничек, Наилә, күнегеп буламы, авыл ошыймы соң? – дип үз итеп сорады, ләкин керүгә мондый урынсыз сорау бирүенә үзе үк уңайсызланды бугай.
– Башыңа төшкәч, башмакчы да булырсың, диләрме әле? Күнегәсең инде, – диде Наилә коры гына. – Күнекмәсәң дә бернишләп булмый хәзергә, башны ташка орудан ни файда?
– Мин сезгә гозер белән кергән идем…
– Минем янга? Бик кызык. Беләсем килә, нинди гозер икән ул?
Гадел сүзен кай читеннән тотып баш­ларга инде дигәндәй, бераз уйланып торды да Наилә өчен бөтенләй көтел­мәгән сорауны бирде:
– Хәтерегездәме, теге чакта, юлда, кыр казлары киткәндә шундый да моңлы итеп җырлаган идегез? Чын әгәр, мин сезне башта кунакка кайтучы берәр җырчыдыр дип уйлаган идем. – Наилә шундый мактаудан уңайсызланып калды, Һәм:
– Исегез киткән икән, Зәлифә апа әйтмешли, иске чикмәнгә, – диде, сөй­ләшүгә шаян төсмер өстәргә теләп. – Әллә авылыгызда җырлый белүчеләр бер дә калмадымы, булганнары калага шылып беттеләрме?
– Моң тулы авыл бу, Наилә, җырчысы да, гармунчысы да тыкрык саен. Кичләрен урамнарында әле тальян моңнарын ишетә торгансыздыр? Авыл көен яңгыратып урам әйләнмәсәләр дә, яшьләр кичләрен капка төпләрендә тальян гармуннарына кушылып җырлап утыралар бит. – Ул укытучылар бүл­мә­сендәге озын өстәлнең Наиләгә кар­­шы ягына барып утырды Һәм үтә дә җитдиләнеп: – Наилә туташ, март-ап­рель айларында авыл үзешчәннәренең район фестивале узачак. Суыксу авылы яшьләре елның елында җырчылар бәйге­сендә катнашып кына димим, җиңүче исеме алып, лауреат булып кайттылар. Быел да сер бирмәскә иде, диюем.
– Киек казларны искә алуың шуның өченмени әле?Мин бит Суыксудан түгел, Казан кызы. Бер аягым салада, икенчесе – калада. Уку елы гына бетсен, әнием янына кайтам мин, Казан кадәр Казанда эш бетмәс әле…
– Юк инде, Наилә туташ, син дә, мин дә бүген авыл яшьләре. Шунда яшибез, шунда эшлибез икән, авыл хакын сәхнәдән без хакларга тиешбез. Шулай түгелме әллә?
Гадел куйган соравына җавап та кө­теп тормады, ризамы, юкмы, дип тә сорамады.
– Бүген кичкә мәдәният сараена яшьләрне җыябыз. Җыр бәйгесендә катнашыр Һәвәскәрләрне сайлыйбыз. Килерсең бит?
– Мин ул мәдәният сараегызның ишеге кайсы якка ачылганны да белмим. Миннән башка да җырчылар күп, дисең түгелме соң?
– Күбен күп, тик синдәйләре юк. Һәр кешенең АллаҺ Тәгалә биргән үз таланты. Бәйгедә менә аны бәяләрләр дә инде, Наилә, – диде ул ниндидер бер җылылык белән, бу юлы исеменә «туташ»ны да кушып тормады.
– Кичкә, рөхсәт итсәң, мин сине Зәлифә апалардан үзем кереп алырмын. Мәдәният йортының ишеге кай якка ачылганын да үзем күрсәтермен, – диде дә самими бер елмаю белән ишеккә атлады.

* * *
Гадел бик төгәл егет булып чыкты. Әйткән вакытында төп-төгәл ишек бусагасын атлап керде. Зәлифә апа аны үз улын көткәндәй сөенеп каршы алды. Теге чакта, автобустан ул каршы алган хатынның да кем икәнлеген, эчендәге төерен иртәгәгә калдырмыйча, шул көнне үк сорашкан-белешкән иде. Наиләгә ул аны зур сер чишкәндәй кичен ятар алдыннан пышылдап алды. Хуҗалык рәисенең Казанда кияүдәге кызы икән бит ул. Рәис үзе ерак юлга киткән чак булган, Гаделдән утырмага кайтучы кызын каршылавын үтенгән. Гаделнең килүенә өченче ел тула, кыңгыр-мыңгыр эше булса, авылда серне базга бикләп саклаулары авыр. Шунда ук өйдән-өйгә таралган булыр иде. Зәлифә апа җырлап торган күмер самавырын җәҺәт кенә өстәлгә чыгарып утыртты. Чәйнектә хуш исләр таратып чәй пешерде дә Наиләгә:
– Кызым, пәлтәңне кияргә ашыкма, кунакны чәй өстәленә чакыр. Кич озын, тамагыгыз кибәр, берәр чынаяк баллап эчеп алыгыз. Менә төче камырдан гына коймак койдым. Атланмай белән майлап куйдым, утырышыгыз, – диде.
Чәйдән соң Зәлифә апа яшьләрне урам капкасына чаклы озата чыкты. «Капканы да, ишекне дә бикләмим, канәтем. Киче бик матур, рәхәтләнеп ял итегез», – дип тәтелдәп калды.
Алга таба мондый кичләр кабатлана торды. Наиләгә авыл яшьләре бигрәк тә ошады. Беренче кичтә үк үзенә эчкерсез яңа ахирәтләр тапты. Укытучылар арасында яшьләр юк дисәң дә ярый, шунлыктан әлегәчә ул үз яшьтәшләре белән аралаша-сөйләшә алмыйча, Зәлифә апа өеннән беркая чыкмыйча яшәде дә яшәде. Көн саен килмәсәләр дә, атнасына бер мәртәбә мәдәният йорты бусагасын таптый башладылар. Гадел дә хәзер Зәлифә апаларга тартынмыйча, үз кеше буларак килеп керә. Кышкы озын кичләр шулай кыскара торды, алар икәү узган сукмакларга көндез кар яуса, кичләрен шул сөттән пакь кар өстендә янә парлы эзләр калды. Зәлифә апаның тыкрык якка өйгән утын бүрәнәләре өстендә алар гына белгән урын пәйда булды. Кичләрен бүрәнә өстендәге пар күгәрченнәр кунган урында йомшак карлар эреде дә, алар кереп китүгә бозланып катты, тагын яуды, тагын эреде. Инде яз аена да ерак калмады. Көннән-көн биеккәрәк күтәрелә барган кояшның җылы нурлары бүрәнә өстендәге карларны бөтенләй ялмап алды.
Җыр бәйгесенә барыр көн дә җитте. Борчылып, дулкынланып, мең дә бер мәшәкать эчендә кайнап көткән көн иде бу. Җыр бәйгесе өч көн дәвам итте. Суыксу яшьләре сәхнәгә икенче көнне күтәрелде. Концертны Гадел алып барды.Тормышта болай тел бистәсе бул­ма­са да, сәхнәгә чыккач Әзәл ЯҺудин­нан да уздырып җибәрә, сүзе-сүзгә ябышып кына тора. Тальянны да оста уйната, сәхнәгә берәм-берәм чыгып җырладылар. Наилә Гадел белән бергә чыкты. Гадел тамашачыларны Наилә белән таныштырды да, сәхнә уртасына куелган урындыктан гармунын алды Һәм «Киек казлар» көен сыздырып җибәрде. Тын да алмый утырган залга җаннарны куырырлык моңлы көй агылды. Наилә тальянга кушылды. Микрофонга җырламаса да, аның моң тулы, көчле аҺәңле тавышы олы залларга гына сыешлы түгел иде. Ачык ишекләрдән тышкы якларга да түгелде моң.

Кыйгылдашып болытларда
Мин белмәгән телләрдә,
Киек казлар китеп бара
Мин күрмәгән илләргә.

Наилә җырның шушы соңгы сүз­ләрен моңга күмеп сузган мәлдә үк зал аягүрә басып әлегә чаклы беркем күрмәгән-белмәгән җырчыны алкышларга күмде. Ул сәхнә артына кереп киткәч тә алкышлар тынмады, киресенчә, көчәя генә барды. Кат-кат сәхнәгә чакырдылар аны, кат-кат кул чабып олыладылар. Тагын-тагын җырлавын сорадылар. Тик бәйгенең шарты кырыс иде: бары бер җыр белән катнашырга. НиҺаять, Наиләне башка җырчы алыштыргач кына тынычланды зал.
Өченче көнне йомгаклау концерты булды. Бу турда инде Казанда май башларында үтәчәк республика күләмендәге бәйгегә барасы был­был­ларны сайлап алачаклар, диделәр. Иң күбе ике-өч кеше икән. Кем мине сайласын да, кем мине Казан сәхнәсенә чаклы җибәрсен, дип, үз-үзен тынычландырды Наилә. Тик Гаделнең генә фикере башка иде.
– Мин барлык авылларның да җырчыларын тыңладым. Наилә, синнән дә остасы, моңлырагы юк араларында. Гран-при дигән бүләкләре, әйтте диярсең, синеке булыр. – Жюри әгъзасымыни, шулай кистереп әйтеп куйды.
Рас әйткән егет. Йомгаклау концерты шыгрым тулы залда барды. Стена кырлап утыргычлар куеп утырганнары да, ишек катында аягүрә басып тыңлаучылары да күп иде бу кичәдә. Наиләне зал тагын тын да алмый тыңлады. Нәкъ үткән көндәге сыман дәррәү алкышлады. Жюри да беравыздан Наиләгә Гадел әйткән Гран-при бүләген бирергә дигән фикергә килде. Болай булгач, Казанга барасымы-түгелме дип сүз куертырга да урын калмады.

* * *
Казан исеме күңелендә яңару белән ул моңсуланып калды. Әнисен бик тә сагынды, үзәкләре өзелеп күрәсе, кочаклап аласы, бит алмаларыннан суырып-суырып үбәсе килеп китте. Уку елын бетерәм дә Казаныма кайтам, дип, үз-үзен юата торды. Илсур да истән чыкмый. Кичә төшендә күрде. Икәүләп Казансуда коеналар, имеш. Шундый кояшлы матур көн. Комда бала-чага чыр-чу килә. Менә Илсур аңа кул изи-изи суга кереп китте. Кергән саен су тирәнәя бара. Менә ул колач салып йөзә-йөзә аргы ярга китте. Ераклашканнан-ераклаша барды. Наилә ярда басып калган килеш «Ил-сур» дип, сузып-сузып кычкырса да, ул аны ишетмәде, борылып та карамыйча куллары белән Казансуны иште дә иште. Наилә үксеп-үксеп еларга тотынды. Суга сикерәм дигәндә генә аны кемдер җылы кочагына алды, чәчләреннән сыйпый-сыйпый тынычландырырга тырышты. Башын борып караган иде – юатучысы Гадел булып чыкты. Шул мизгелдә аны Зәлифә апасы уятты: «Тор, канәтем, мәктәпкә китәр вакытың җитеп килә».
Бу төшне Наилә үзенчә юрады. Илсур аңа үпкәләгән. Үпкәләми ни, килгәч тә берничә хат язган иде Наилә, Илсурдан җавап хаты көтеп-көтеп тә килмәгәч, бүтән язмады. Бәлки, ул аларны алмагандыр, бәлки, юлда ук югалгандыр, бәлки почта тартмаларыннан бала-чага алып ертып ташлагандыр. Менә шул «бәлки»ләр аны тирән уйга салды да инде. Ничә ел йөргән сөйгән ярын авылга килү белән башкага алыштырды түгелме соң? Бу бит хыянәт дип атала. Гадел белән очрашулары көннән-көн тирәнгә керә башлады. Ярату, мәхәббәт хакында авыз тутырып сүз катмасалар да, бер-берсенә тартылулары сүзсез дә аңлашыла иде. Наиләгә бу егет күп ягы белән ошый иде. Тәкәбберләнми, мин-мин дими, инсафлы Һәм бик тә тәрбияле егет иде ул. Инде менә кыш буе очрашалар, капка төпләрендә дә, тыкрыктагы бүрәнә өсләренә утырып та ни гомер кичләрне бергә уздыралар, аның бер генә мәртәбә дә кызның биленә кул салганы, кочарга үрелгәне булмады. Затлы бәллүр савытны саклагандай саклый иде ул Наиләне. Кыз күңеле сизенә: Гадел аны чын ярату хисе белән ярата. Әгәр дә ул да аны шулай өзелеп яратса, аңардан башка яши алмас тойгылар чоңгылында калса? Илсурга ни дияр? Алар бит бер-берсенә Һичкайчан мәхәббәттә хыянәт итмәскә сүз куештылар. Бу вәгъдәне иң беренче Наилә үзе боза түгелме? Борчулы уйлардан башы катты. Барысына да нокта куяр чак җитте. Бүтән ул Гадел белән очрашмаячак.
Әлегә Наилә күңелендә кайнаган авыр хисләрнең бер тамчысын да белмәгән Гадел генә элеккечә кич­ләрен Зәлифә апа ишеген ачып керә торды. Икәүләшеп клубка да барга­ла­дылар. Тик араларында элекке җылылык кына сизелми башлады. Карга бураннары, аннары сыерчык бураннары алып килгән ябалак-ябалак карлар алар өчен утыргычка әйләнгән бүрәнәләр өстен әледән-әле агартып торды. Әмма ул карлар шул килеш торды-торды да язгы кояш нурларында эреп гөрләвекләр булып акты. Наилә хәзер кайту белән «кәефем юк» «йә булмаса «суык бүген» дигән юк сылтауларны бар итеп, өйгә керү ягын каера иде. Гадел дә кыздагы бу үзгәрешләрне сизенмәде түгел, сизенде. Ул аны ничек юрагандыр, ниләр уйлагандыр, әмма күңелендәген тышына чыгармады, йөзен дә чытмады. Сабыр, түземле егет иде ул.
Наилә үзе исә, егетне ярата, аңа омтыла башлавын аңласа да, шулай әкрен-әкрен читләшергә, адым саен моны сиздерергә тырышса да, бөтен күңеле белән аңа тартыла иде…

* * *
Ун көннән соң ул Казанга китте. Баштарак, барып йөрмәм инде, тиздән уку елы тәмамлана, җәй башында авылдан бөтенләйгә китәрмен, дип, үзенә-үзе карар да кылып күңел түре­нә ныгытып куйган иде. Мәктәп дирек­торына районның мәгариф бүлегеннән чылтыратып: «Берүк җибәрә күрегез, дәресләрен башка укытучы алыштырып торыр», – дигәннәр. Мәдәният бүлеге исә телефонограммасына чаклы суккан. Командировка акчаларын үзебез түлибез, автобус алып барып, алып кайтачак, дигәннәр. Ризалашмый нишлисең.
Аны язгы нурларга уралган туган шәҺәре елмаеп каршы алды. Гүя ул да үзенең бу кызын югалтып торган, көндезләрен эреп, төннәрен туңдырган бозлы асфальт өстенә соңгы ябалак карларын түши-түши атлатты ул үз урамнарыннан. Туган нигезенә ничек кайтып җиткәнен, урам капкасын ничек ачып кергәнен дә хәтерләми. Ана йөрәге сизенгәндер инде, әнисе аны капка төбендә үк каршы алды. Ана белән бала бер-берсенә сыенып, мәңге аерылмас җаннар сыман, мөлдерәмә тулы күз яшьләрен агыза-агыза бер сүз дәшмичә шактый басып тордылар. Шуннан соң гына әнисе:
– Кайттыңмы, үскәнем, нигә алдан хәбәр итмәдең, – дип үпкәсен белдереп алды.
Бу көнне Наилә өеннән беркая да чыкмады, дус-ишләренә, ахирәт кызларына да чылтыратмады. Әнисе белән йомшак диванга утырып, билләреннән кочаклашып сөйләштеләр дә сөйләштеләр. Икесенең дә сүзләре мәңге бетмәс кебек иде бу кичтә.
Тулыр-тулмас бер атна чамасы торды ул Казанда. «Сандугач керде күңелгә» дип исемләнгән республикакүләм җыр бәйгесен Татар академия театрының мәҺабәт залында үткәрделәр. Башкала тамашачысы ул табында гына түгел, концерт-тамашаларда да бик талымлы. Сәхнәгә күтәрелгән теләсә кемне алкышларга күмәргә ашыкмый. Сәхнә артында ук ишетелеп торды: кемнәрнедер гөрләтеп алкышладылар, берәүләрне анда-санда кул чабып озаттылар. Наиләнең мондый тылсым тулы олы сәхнәгә беренче чыгуы иде. Аны ни көтә анда? Юкка борчылган икән, сәхнә түренә язгы аяз күк төсендәге зәп-зәңгәр озын итәкле күлмәген киеп, тумыштан ук чем-кара чәчләрен ике толымга үргән, берсен алга, күпереп торган күкрәк өстеннән биленә чаклы, икенчесен артка салындырган, бит алмалары багалмалардай янып торган нечкә билле сылу чыгып басуга, зал дәррәү кул чабып алды. Менә шул көтелмәгән алкышлар аңа ниндидер куәт бирде, каушауларын оныттырды. Тамаша кылырга, җыр тыңларга килгән шәҺәрдәшләренә рәхмәтле иде ул бу мизгелдә. Һәр башкаручы бу бәйгедә ике җыр җырлады: берсе татар халык җыры, ә икенчесе, мәшҺүр композиторларыбызның җырчы үзе сайлап алган әсәре. Наилә башта «Көзге ачы җилләрдә» җырын бик моңлы итеп җырлады. Бу җырны әнисе дә яратып җырлый иде. Шуңа да ул аның күңеленә бигрәкләр дә якын көй.

Бер илләрдән чыгып киткәч,
Кайтып булмый тиз генә, шул,
Йөгереп китәрдәй булам ла,
Кайтып җитәрдәй булам.
Көзге ачы җилләрдә ләй,
Туган-үскән илләргә.

Җырның соңгы сүзләре зал эчендә бәгырьләрне теләрлек моң булып эленеп торды да тып-тын булып калды. Наилә тамашачыга баш игән мәлдә моңнан исәрләнгән зал да уянып китте сыман, аңа кул чапмаган берәү дә калмагандыр. Сәхнәгә роза, канәфер чәчәкләре гөләндәмнәре тоткан тамашачылар бер-бер артлы күтәрелә торды. Наиләне чәчкәгә күмделәр. Ул икенче җырын башлый алмый торды. Икенче җыры – авыл сәхнәсендә җырлаган «Киек казлар» иде. Бу җырдан соң да шул ук тамаша кабатланды. Аны сәхнә түреннән озак җибәрми торды Казан тамашачысы. Концертны телевизордан турыдан-туры күрсәткәннәр. Монысын әнисе өйгә кайткач әйтте аңа. Кызык, Гадел карый алдымы икән ул тапшы­руны? Карагандыр. Мондый концерт­ларның берсен дә күз уңыннан читтә калдырмый. Ә менә ошаттымы икән Наиләнең җырлавын? Каушавын сиз­деме икән? Әй, тизрәк кайтып сорашасы иде үзеннән…
Илсурны менә бу килүендә Наилә бөтенләйгә югалтты. Мәгәр кайтуының икенче көнендә үк институтка бармаган булса, аны эзләмәсә, болай килеп тә чыкмас иде шәт. Юк инде, бер киселгән икмәк телемен кире ябыштырып булмый. Үз күзе белән күрмәгән булса, күңеленә шом кунмас иде. Күрде шул, үз күзләре белән күрде, тилмереп, гаҗиз булып артларыннан озатып калды. Болай килеп чыкты. Институтта Илсурны тиз генә таба алмады ул. Күргән-белгәннәреннән сораштыргалады: әле генә шул тирәдә йөриләр иде, дигән җавапны ишетте. Йөриләр иде, дигәннәренә дә исе китмә­де, баштарак игътибар итмәде. Кесә телефоны бардыр инде, Наилә номерын белми, аерылышканнарына бер ел тулып килә бит инде. «Ярар, тагын бер килеп китәрмен әле», – дип, кайтыр юлга борылган гына иде, шулчак… алар үзләре аңа каршы очрады. Менә ни өчен «йөриләр иде» дигәннәр икән – икәү култыклашып, пар күгәрченнәр кебек көлешә-көлешә сайрашып, тирә-яктагы бар нәрсәгә битараф рәвешле салмак кына атлыйлар. Илсурның курсташы, аның белән бергә аспирантурада калган Гөлйөзем иде ул.
Наиләнең аны элек тә күргәне булгалады. Тик араларында аны-моны сизенмәде. Берчакны: «Бу чибәр кыз синең тирәдә бик бөтерелә, гыйшкы уянганмы әллә? Кара аны, юлыңны тиз кыскартырмын, мин барында башка чибәрләргә күз кыскалама», – дип шаяртып та алды. «Безнең курсташ Гөлйөзем бит ул, әллә көнче күбәләк инде син», – дигән булып, Илсур да шаяртып җавап кайтарган иде.
Бу очрашуда да башта ул бер тамчы яманлык уйламады. Илсур аны күреп алыр да, килеп күкрәгенә кысып кочар, дип көткән иде. Шунысы бәгырен каез­лады аның. Наиләгә орынып диярлек үтеп киттеләр. Илсур аны әллә чынлап та күрмәде. Маңгаендагы ике күзе ботак тишеге булмаган кеше күңел күзләре белән күрер иде, күрмәмешкә салышты бугай, бер сүз әйтми-нитми, ул басып торган якка борылып карамыйча, Гөлйөземне кочаклаган килеш аллея буйлап атлады. Наиләнең дә аңа эндәшерлек, артыннан кычкырып туктатырлык хәле калмаган иде. Ул сыгылмалы талчыбык сыман коелып төште, янәшәдәге эскәмиягә чак-чак килеп утырды. Алар үткән эзгә озак текәлеп карап торды.

* * *
Бөтен галәмәтләре белән авыл язы килде. Өй кыекларындагы ояларга сыерчыкларны кундырды, кояш нур­ларына төренгән күк гөмбәзенә тургаен элде. Җиргә иртә-кич моң агылды. Елгалар­дагы күпертелгән түшәктән калын бозларны актарып-актарып чыгар­ды да көчле ташулары белән алар­ны бәргәли-суга, вата-җимерә Чул­ман-Иделгә агызып алып китте. Тугай­ларга, инеш-елга яры итәкләренә умыр­заяларын тезеп чыкты. Бөтен җиргә – урамнарга, тыкрыкларга, болын-аланнарга пөхтәләп кенә, кадерен белеп кенә яшел хәтфәсен җәйде. Яз килде, яз… Бөтен тереклек дөньясын җилкендергән, яшь йөрәкләрдә мәхәббәт ялкынын кабызган, карт-корыны: «Аллага шөкер, тагын язларны каршыладык», – диеп сөендергән илаҺи көннәр иде. Наиләнең дә тилмереп көткән язы иде бу. Тиздән мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чылтырар. Чыгарылыш имтиханнарына да санаулы көннәр генә калып бара.
Менә шундый нурлы, күк йөзендә бер болыт әсәре дә күренмәгән чалт аяз бер иртә, ял көне иде бу. Гадел матаена атланып алар капкасы төбенә килеп туктады. Наилә Казаннан кайткан көнне үк бер очрашканнар иде, шуннан соң Гаделнең сугылганы булмады. Телевизордан да караган, радиодан да тыңлаган ул Наиләнең җырлавын. Төчеләнеп тормады, беренче бүләкне алуы белән котлады, аннан: «Сиңа филармония артисткасы буласы калган», – дип өстәде. Басуларда язгы кыр эшләре башлангач, агроном кеше көне-төне шунда кайный инде ул. Менә бүген вакыт табып килгән бит. Аны күреп ишек болдырына чыккан Зәлифә апасы белән Наиләгә исәнләшеп кул болгады да:
– Наилә, әйдә, җылырак киен, җитәр өйдә ятарга, басу-кырларны күрсәтеп кайтам үзеңә, – диде.
Наилә «юк» та, «ярар» да дип тормады, тиз генә борылып өйгә керде дә күз ачып йомганчы өстенә җылы мамыклы свитер белән джинсы чалбарын киеп тә чыкты. Озын толымнарын баш түбәсенә җыештырып кыстырып куйган иде, башына яулык бәйләде Һәм Гадел биргән касканы киде.
Басу юллары язгы сулардан кип­шен­гән, тузан очып тора. Мотоцикл җил кебек оча, Наиләнең битеннән язгы җилләр сыйпап үтә. Шундый рәхәт. Ул Гаделне биленнән кочып утыра. Менә кар астында исән-имин кышлап чыккан уҗым басуына килеп җиттеләр. Әйтерсең лә Гадел Наиләне алырга барыр алдыннан шулкадәр җиргә ямь-яшел келәм түшәп куйган. Наилә килеп туктауга башына килгән шушы шаян уйны Гаделгә сүз белән әйткән иде, егет кычкырып көлде. Аның шулай рәхәтләнеп көлә белүенә Наилә сокланып куйды.
– Син шәҺәрдә мондый гүзәллекне беркайчан да күрә алмыйсың, Наилә. Килгән беренче елымда мин дә авылга күнегә алмыйча интеккән идем, үзем дә сизмәстән яраттым шул басуларны. Җирсез яши алмам кебек тоела башлады. Аннан син килеп төштең. Китәр вакытың да җитеп килә, каникул көннәрең, дим. Көзгә кире килерсеңме, Наиләм, – ул үзе дә сизмәстән беренче мәртәбә аңа шулай эндәште. Әмма җавап алырга өлгермәде, ук очыдай тезелешеп очкан киек казлар, аларның баш өстенә җитү белән, бөтен җиҺанны яңгыратып каңгылдаша башлады. Наилә шул казларга карап, сабый чактагы сыман ике кулын да изи-изи: «Кыйгак-кыйгак, казларым, – дип кычкырып-көйләп җибәрде. – Күр әле син аларны, Гадел, теге чакта, көзен киткән киек казлар бит бу. Кире кайталар. Әнә, безне таныдылар бугай, каңгылдаша-каңгылдаша исәнләшәләр алар. Тавышларында көзләрдәге сыман йөрәк теләрлек аерылышу сагышы да юк. Кайту куанычы гына. Киткән казлар кире кайта, Гаделем…»
Гадел, бөтен кыюлыгын җыеп, Наилә­не беренче мәртәбә кочагына кысты, башта алма кебек битеннән үпте, аннан соң ике яр бер булып, иреннәре иренгә кушылды. Кыр казлары Һаман да каңгылдаша-каңгылдаша офыкта көзге сыман ялтырап күренгән Дәү күлгә төшеп бара иде.

 

«Мәйдан» журналы архивыннан.

Комментарий


Комментарий язарга