Логотип «Мәйдан» журналы

Кичтән тозлыйбыз, иртән ашыйбыз!

Кәбестәне мондый юл белән маринадлау, беренчедән, вакытны күп алмый.

Икенчедән, ул бик тиз әзер була. Өченчедән, яратып ашала.

Моның өчен 1 баш кәбестә, 3-4 кишер кирәк булыр. Кәбестәне нәзек итеп, саламлап турыйбыз. Кишерне кыргычтан чыгарабыз. Икесен бергә яхшылап бутыйбыз һәм банкаларга тутырабыз.

Хәзер тозлык әзерләүгә күчәбез. Бер литр суга артык өйми генә 3 аш кашыгы тоз ( тозлы яратмасагыз, азрак салырга да мөмкин), 5 чәй калагы шикәр комы, 3 дәфнә яфрагы, 5-6 данә түгәрәк борыч салып, кайнатырга куябыз. Тозлык кайнап чыгуга, 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе салабыз.

Кайнар тозлыкны банкаларга коябыз һәм суынгач, полиэтилен капкач белән каплыйбыз. Болай әзерләнгән кәбестә суыткычта саклана. Аны инде икенче көнгә, суган, бераз үсемлек мае салып, ашарга да була.
 

Фото: povar.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан

 

Комментарийлар