Логотип «Мәйдан» журналы

Кичке ашка — хинкали!

Ул җиңел әзерләнә һәм бик тәмле була.Хинкалины кайберәүләр пилмән яисә мантый белән бутый. Чынлап та, аның камыры мантыйныкы кебек әзерләнә. Тик аермасы шунда: йомырка белән суны бергә туглаганнан соң...




Ул җиңел әзерләнә һәм бик тәмле була.




Хинкалины кайберәүләр пилмән яисә мантый белән бутый. Чынлап та, аның камыры мантыйныкы кебек әзерләнә. Тик аермасы шунда: йомырка белән суны бергә туглаганнан соң, савыттагы онга салырга кирәк. Каты итеп камыр басарга, аны җәйгәч, түгәрәкләр кисәргә.


Итне ике тапкыр иттарткычтан чыгаралар. Икенче тапкыр чыгарганда суган, укроп, петрушка, кинза кебек яшел тәмләткечләр кушарга кирәк. Камырны ит пәрәмәче кебек бөреп, тик өстә тишек калдырмыйча ясыйлар.
Кәстрүлдә тозлы су кайнатып, хинкалиларны 10-15 минут чамасы пешереп алырга. Табынга төрле соуслар белән бирсәң, аеруча тәмле була.



Фото: ачык чыганаклардан


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова, "Кызыл таң"


 

Комментарийлар