Логотип «Мәйдан» журналы

Кичер, әнкәй!

Укучыларыбыздан әниләргә багышланган тагын бер шигырь килде. Сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Кичер, әнкәй, сабый чакларымда,Көйсезләнеп йокың бүлгәнгә.Бала вакытларда тыңламыйча,Көннәр буе уйна...

Укучыларыбыздан әниләргә багышланган тагын бер шигырь килде. Сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
 
Кичер, әнкәй, сабый чакларымда,
Көйсезләнеп йокың бүлгәнгә.
Бала вакытларда тыңламыйча,
Көннәр буе уйнап йөргәнгә.
Буйга җиткәч,сиңа тынгы бирми,
Мәхәббәт утында янганга.
Таңга кадәр керфегең дә какмый,
Мине уйлап йокың калганга.
Кичер, әнкәй,
Шомырт чәчләреңә
Минем хәсрәтләрдән
Ап-ак булып бәсләр кунганга.
Битләреңә сыр-сыр җыерчыклар
Буразналар салып узганга,
Кичер,әнкәй! Мине кичер!

Кәүсәрия НУРУЛЛИНА.

Комментарийлар