Логотип «Мәйдан» журналы

Кибеттә иң сыйфатлы ризыкларны ничек сайларга: лайфхаклар

Срогы чыккан ризыкларны, черегән җимешләрне һәм янчеллгән төргәктәге итне алырга ярамаганын бар кеше дә беләдер инде. Аз билгеле булган лайфхаклар да бар. Алар иң сыйфатлы һәм яхшы ризыклар сайларга я...

Срогы чыккан ризыкларны, черегән җимешләрне һәм янчеллгән төргәктәге итне алырга ярамаганын бар кеше дә беләдер инде. Аз билгеле булган лайфхаклар да бар. Алар иң сыйфатлы һәм яхшы ризыклар сайларга ярдәм итәр.



Яшелчәләр


Көндезге һәм төнге температура тирбәнешләре аркасында яшелчәләр идеаль булып үсә алмый. Әгәр кыярлар кәкрерәк икән, алар һәрдаим эссе булган Төркиядә түгел, ә үзебезнең илдә үскән булырга мөмкиннәр. Димәк, аларны өлгергән килеш түтәлдән өзгәннәр, ә җитешмәгән кыярларны җыеп, берничә көн буена монда алып кайтмаганнар.

Кыярның саргаюы аның артык өлгергән булуын яки анда нитратлар күп булуын күрсәтә. Куе яшел төстәге кыярлар да шундый ук сигнал бирә. Иң яхшысы - саргылт-яшкельт төстәге кыярлар.
Нинди генә кыярга өстенлек бирсәгез дә, йомшакларын һәм төргәктәгеләрен сайламагыз. Чөнки төргәктә конденсат җыела.
Яшь һәм кетердәп торган кыярлар ачык яшел төстә була.
Тип-тигез, матур һәм шома помидорлар һәрвакытта да яхшы дигән сүз түгел. Помидорларның исе мөһим. Әгәр матур помидордан һәм аның сабакларыннан үзенә хас ис килми икән, ул сусыл һәм тәмле булмаячак. Тотып карашка помидор йомшак, әмма тыгыз булырга тиеш. Җимеш сабагы саргаеп тормаска тиеш.
Ә менә авокадо сайлау авыррак. Әлбәттә ул таш кебек каты булырга тиеш түгел. Әмма тагын бер сер бар: җимеш сабагының төсен карарга кирәк. Әгәр дә авокадоның җимеш сабагы кара-көрән була икән, ул артык җитешкән була. Мондый җимешне алмагыз. Ә менә яшел төстә булса яхшы. Ул әле артык өлгереп бетмәгән. Өегездә бер-ике көн шкафта торса, җитешеп бетәчәк.

Сулдагы авакадоның сабагы тоташкан урыны көрән төстә. Ул артык өлгергән һәм чери башлаган булуы бар. Уңдагысы - яшел. Өйдә берничә көн торса, өлгереп тә җитә.
Гөмбә алганда аларның уалмаганын һәм сынмаганын сайлагыз. Гөмбә яшьрәк булса, аның эшләпәсе астындагы пластиналар бер-берсенә бик якын урнашкан була. Ә карт гөмбәдә алар ерак урнаша.

Шампиньоннарның эшләпәсе ябык булырга тиеш. Яңа җыеп алынган гөмбәнең споралары күренеп тормаска тиеш. Әгәр дә алар бар икән инде, төсе соры булмасын. Гөмбә үзе ачык төстә, кара тапларсыз булсын. Гөмбәнең эшләпәсе һәм аягы арасындагы элпәләре кара төстә яки зарарланган булса, алмагыз.
Туңдырылган ризыклар бер өемгә укмашкан килеш түгел, ә пакетта булырга тиеш. Берегеп беткән боз кисәкләре ризыкның берничә кат туңдырып эретелгәнен күрсәтә.
Катырылган ризыкларны иң ахырдан гына алырга кирәк. Чөнки кибеттә йөргәндә алар җылынырга мөмкин.

Җиләк-җимешләр


Яшелчәләрдәге кебек үк, монда да ис мөһим. Мәсәлән, өлгергән һәм сусыл ананастан һәрвакытта да баллы ис киләчәк. Әгәр әчкелтем ис сизәсез икән, алып тормагыз, җимеш артык өлгергән булачак. Сусыл ананас авыррак була. Бармак белән басып караганда бераз гына батынкы эз барлыкка килергә, әмма формасын бик тиз кире кайтарырга тиеш.
Бу җимешнең өлгерүен аның яфраклы өлешенә карап та белеп була. Өлгергән ананасның яфраклары бераз тирбәлеп, бушап тора.
Яфракларының очы бераз корып киткән, иң очындагы яфрагын тарткач ул җиңел генә өзелә икән – җимеш өлгергән.

Сул яктагы ананас матур, әмма ул әле өлгермәгән. Кискәч, аның эчендә төче, каты ак масса пәйда булачак. Ә менә уңдагысының өстәге яфракларын тартып карасаң, ул җиңел генә өзелеп чыгарга тиеш. Бу - өлгергән ананас күрсәткече.
Абрикос, персик һәм сливаларга бармак белән басканда изелергә тиеш түгел. Ә җимешләрнең өслеге тулысынча коры булырга тиеш.
Грейпфрут алганда иң авырын сайлагыз, ул сусыл булачак.
Төргәкләнгән җимешләр аласыз икән, иң артка куелганын алыгыз. Гадәттә, иң яңа ризыкларны арткарак куялар.
Төргәк эчендә конденсат булмасын. Ул саклаганда һәм алып кайтканда температураның кинәт күтәрелүе һәм төшүе аркасында барлыкка килә. Мондый товар ачканнан соң тиз бозылачак.
Карбыз сайлаганда аңа шакып карарга кирәклеген беләсездер инде. Өлгергән карбызга шакыгач, яңгыравык тавыш чыгарга тиеш. Иң авыр һәм җимеш сабагы корыган карбызларны алыгыз, андыйлар иң сусылы була. Карбызның кабыгында киселгән, тырналган, янчелгән урыннар булмасын. Төсе дә мөһим. Ямь-яшел карбыз өлгермәгән булырга мөмкин. Ә кабыгында сары тап булса, карбыз җирдә ятып өлгергән һәм тиешле күләмдә кояш нурлары алган дигән сүз.

Матур яшел карбыз өлгермәгән була. Ә уңдагысы - сары таплы, димәк, җирдә озак яткан, кояш нурларын алган.

Ит һәм балык


Иң беренче чиратта, итнең төсенә карагыз. Бозау ите кызыл, тавык алсу-ак төстә булырга тиеш. Йорт тавыгы саргылт та була ала.
Иттә соргылт төс, җилләгән, кипшегән урыннар, шулай ук кунык булмаска тиеш. Яхшы иттән үлән һәм печән исе килергә мөмкин. Яки бернинди дә ис булмый. Әмма иттән зәһәр ис тә килмәскә тиеш. Бигрәк тә аммиак исе булмасын.
Бу фаршка да кагыла. Аннан ит исе килергә тиеш, ә тәмләткечләр һәм суган исе түгел. Әгәр ризык төргәктә һәм аның исен тоеп булмый икән, төсенә карагыз. Ачык-кызыл төстәге фарш, тире һәм сеңер катнашмасыннан түгел, ә чын иттән ясалган була
Балык алганда саңакларына карагыз. Яңа тотылган балыкта алар кызыл була. Әгәр балык озак ята икән, саңаклар карала. Ә туңдырганнан соң соры төскә керә. Яңа балык бәясеннән туңдырып җебетелгән балык сату очраклары еш була. Тагын бер ысул – күзләрен карарга кирәк. Балыкның күзләре тонык булса – ул озак яткан. Ә күзләренең төсе үтә күренмәле икән, балык яңа була.

Балыкның күзләре тонык булса, димәк, ул озак яткан. Ачык, ялтырап торган күзләр балыкның озак ятмавын күрсәтә.
Тозланган кызыл балыкның төсе тигез, ә кылчыклары һәм сеңерләре нечкә һәм ачык төстә булырга тиеш.

Сөт ризыклары һәм йомырка


Иң яңа һәм натураль ризык аласыгыз килсә, сөт ризыкларының кабында язылган куллану вакытын гына түгел,  ясалган вакытын да карагыз. Ризыкның саклану көне аз булса, анда консервантлар да аз була.
Йомырка салынган контейнерны ачып караудан кыенсынмагыз. Йомыркалар ватылмаган булырга тиеш.
Яңа йомыркаларның кабыгы тонык төстә була. “Югары” яки С0 категориясен алыгыз. Мондый йомыркалар эре була, ә аларны салган тавыклар яхшы шартларда тәрбияләнә дигән сүз.
Эремчекнең су акмаска һәм төргәге ямьшәлмәгән булырга тиеш. Сыр һәм ак май төргәген укыгыз. Җитештерүчеләр арзанлы ингредиетлар кулланганда сыр “сыр продуктына” , ә май “май спредына” әверелә. Мондыйларны алмау хәерле.
Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar/society/kibett-i-syyfatly-rizyklarny-nichek-saylarga-layfkhaklar/

Комментарийлар