Логотип «Мәйдан» журналы

Кибетләрдә сыйфатсыз май-эремчек саталар

Республикабызның кибет киштәләрендәге сөт продукциясен сатып алганда аеруча сак булырга кирәк. Бу төр азык-төлек арасында үсемлек мае кушып ясалган ялганнары бик күп. Сыйфатсыз май, каймак, эремчек һ....


Республикабызның кибет киштәләрендәге сөт продукциясен сатып алганда аеруча сак булырга кирәк. Бу төр азык-төлек арасында үсемлек мае кушып ясалган ялганнары бик күп. Сыйфатсыз май, каймак, эремчек һ.б. белән даими көрәш алып барыла. Әмма фальсификацияләнгән сөт ризыклары сәүдә челтәрләрендә кимемәгән. Хәтта сатып алынган товарның бәясе дә сыйфат күрсәткече түгел.



1_big_1412742743_1471
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе кулланучыларга тәкъдим ителгән төрле товарларны әледән-әле тикшереп тора. Сөт продукциясе аерым игътибарда. Чөнки нәкъ шушы төр ризыклар арасында натураль май, сыр, каймак дип спредлар, сыр һәм каймак продуктлары сатыла. Сөт майлары урынына башка төр үсемлек майлары (бик еш бу арзанлы пальма мае) кулланылу турындагы мәгълүмат төргәкләрдә урнаштырылмаган. Шул рәвешле кеше сыйфатлы продукт урынына алданып фальсификат сатып ала.
2015 елда күпләп һәм берәмләп сату сәүдә оешмаларында, балалар белем бирү, сәламәтләндерү һәм дәвалау учреждениеләрендә таратылган сөт продукциясенең 301 пробасы тикшерелгән. Һәр өченче үрнәк (82 проба, ягъни 27,2 проценты) үсемлек мае кулланылып җитештерелүе ачыкланган.
Күпчелектә ялган май-эремчекләр республикабызга чит төбәкләрдән кертелә. Әмма үзебездә җитештерелгәннәре арасында да шелтә белдерелгәннәре бар. Шулай, 64 очракта фальсификат Россия субъектларыннан кертелгән булса, 18е – үзебезнең җитештерүчеләр намусында (шул исәптән 2се гамәлдә булмаган предприятиеләр тарафыннан эшләнгән).
Ялган сөт продукциясе еш кына ООО «Арча», «Балтач май ясау-сөт комбинаты» (Балтач), ООО «Экопродукт» (Саба районы), ОАО «Мәктәп туклану комбинаты» (Азнакай), берничә очрак – ООО «Нурлат Сэте», ООО «Алабуга Соте» маркировкасы белән булганнары арасында табыла.
Республикабызга читтән кертелүче продукция арасында саклык белән ООО ПК «Айсберг-Плюс» (Мәскәү өлкәсе), ООО «Краснобаковские Молочные Продукты» (Нижгар өлкәсе), ООО «ДарМилк» (Нижгар өлкәсе), ООО «Маслосырбаза «Красноярская», ООО «Региональная торговая компания», ООО «Самарамасло», ООО «Июль», ООО «Восток Промторг», ОАО МСЗ «Кошкинский» (Самара өлкәсе), ООО «Молочная Индустрия» (Ульян өлкәсе), ООО «Козловский молочный завод» (Чуваш Республикасы), ЗАО «Пензенское» (Пенза өлкәсе), ОАО «Ува-Молоко» ( Удмурт Республикасы); ООО «Маслозавод «Октябрьский» (Пермь крае), ООО «Узловский молочный комбинат» (Тула өлкәсе) ООО «Саратовский молочный комбинат» (Сарытау) тарафыннан җитештерелгәннәренә карарга кирәк.
Иң күп ялган продукт атланмай (46 очрак), сыр (12 очрак), эремчек (12 очрак) арасында ачыкланган.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар