Логотип «Мәйдан» журналы

КФУның 8 меңнән артык абитуриенты керү имтиханнарын Интернет аша тапшырды

8 меңнән артык кеше Казан (Идел буе) федераль университетына онлайн-режимда керү имтиханнарын тапшыру мөмкинлегеннән файдаланды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференц...

8 меңнән артык кеше Казан (Идел буе) федераль университетына онлайн-режимда керү имтиханнарын тапшыру мөмкинлегеннән файдаланды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Олег Бодров сөйләде.
КФУның 8 меңнән артык абитуриенты керү имтиханнарын Интернет аша тапшырды<br>
«Быелгы кабул итү кампаниясендә 8374 кеше дистанцион онлайн-имтихан тапшырды. Аларның һәркайсы өчәр имтихан тапшырды», - диде ул.
Нигездә, бу яңалык чит ил абитуриентларын җәлеп иткән. Россиялеләр имтиханнарны читтән торып тапшыручылар арасында күп булмаган.
«Россия гражданнары моны беренче тапкыр сынап карады, алар күп түгел — 150 кеше, аларның якынча 50се — мөмкинлекләре чикләнгән затлар», — дип үз фикерләре белән уртаклашты Бодров.

  • Быел КФУ абитуриентлары беренче тапкыр керү имтиханнарын онлайн-режимда тапшыру мөмкинлегенә ия булды.


Фото: Михаил Захаров, Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/04/192839/

Комментарийлар