Логотип «Мәйдан» журналы

КФУ профессоры Казанда әбиләр чуагы башлану вакытын фаразлады

Казанда әбиләр чуагы сентябрь уртасында яки айның икенче яртысында башланачак.«Әбиләр чуагы бездә һәрвакыт сентябрь уртасында яки икенче яртысында була. Алтын көз антициклон белән килә. Бу вакытта кор...

Казанда әбиләр чуагы сентябрь уртасында яки айның икенче яртысында башланачак.
«Әбиләр чуагы бездә һәрвакыт сентябрь уртасында яки икенче яртысында була. Алтын көз антициклон белән килә. Бу вакытта коры, кояшлы көннәр башлана. Көндезге һава температурасы 20 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин», — диде «Татар-информ» агентлыгына КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.
Метеоролог искә төшергәнчә, Казанда узган җәйдә эссе һава торышы күзәтелде. Сентябрь башында арктик һава үтеп керү аркасында шәһәрдә кинәт салкынайтты. Салкын көннәр атна буе дәвам итәчәк.
«Классик әбиләр чуагы коры, кояшлы була, әмма ул атмосфера фронты белән бозылырга мөмкин. Әбиләр чуагының ни дәрәҗәдә классик булачагы әлегә билгеле түгел. Әбиләр чуагы берничә көннән алып берничә атнага кадәр дәвам итәргә мөмкин. Гадәттә ул бер атнага сузыла», — дип искәртте КФУ профессоры.
Переведенцев искәрткәнчә, узган елның сентябре салкын, ә әбиләр чуагы кыска вакытлы булды.
 

Наталья Рыбакова


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/06-09-2021/kfu-professory-kazanda-bil-r-chuagy-bashlanu-vakytyn-farazlady-5836558

Комментарийлар