Логотип «Мәйдан» журналы

Кетердәп тора торган маринадланган ташкабак рецепты

"Картайган", катыланган ташкабакларны маринадлап куям. Бик тәмле була алар! Керт- керт итеп ашала.Стерильләштерелгән 3 л банкага (минем очракта өч 1 литрлы банка) кабыгы чистартылып, эче алынган, кирә...

"Картайган", катыланган ташкабакларны маринадлап куям. Бик тәмле була алар! Керт- керт итеп ашала.



Стерильләштерелгән 3 л банкага (минем очракта өч 1 литрлы банка) кабыгы чистартылып, эче алынган, кирәк размерда туралган ташкабакларны тутырабыз.

Бер чәй калагы тозлау өчен махсус тәмләткечләр салабыз, өстенә кайнап торган суны агызып 15 минут тотабыз. Вакыт уткәч, суны кәстрүльгә салып маринад ясыйбыз.


Маринад өчен (шулай ук 3 литрлы банкага исәпләнгән): 4 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз.


Маринадны кайнатып алырга һәм банкаларга салырга, капкачларны бормыйча гына капларга һәм банкаларны суга утыртып 10 минут кайнатырга.


Капкачларны ябар алдыннан hәр банкага 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе салырга.

Автор: Гөлчәчәк КӘРИМУЛЛИНА

Фото: Гөлчәчәк Кәримуллина

https://intertat.tatar/ash-su/keterd-p-tora-torgan-tozly-tashkabak-retsepty/

Комментарийлар