Салават РӘХМӘТУЛЛА (Салават Ибраһим улы Рәхмәтуллин) 1942 елның 1 февралендә Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылында колхозчы гаиләсендә туа.

07_Салават_РЭХМЭТУЛЛА_29 м

1959 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Эстәрлетамак шәһәрендәге 6 нчы төзү-монтаж участогында балта остасы булып эшли. 1960–1965 елларда Эстәрлетамак дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетында югары белем алганнан соң, туган районындагы Төрембәт урта мәктәбенә уку-укыту буенча директор ярдәмчесе итеп эшкә җибәрелә.
Хәрби хезмәттән кайткач, Ишембай районы Петровский балалар йортында – директор ярдәмчесе, туган авылында – рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Гафури районы Аккүл авылы мәдәният йортында директор була.
1984 елда, Эстәрлетамакта язучылар оешмасы ачылгач, ул Башкортстан Язучылар союзы идарәсе тәкъдиме белән Эстәрлетамакка күчеп килә: педагогия институтында, интернат-мәктәптә, Ю.Гагарин исемендәге мәдәният һәм ял паркында, «Ашказар» шәһәр газетасы редакциясендә хезмәт куя. 2002 елдан Салават Рәхмәтулла әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
С.Рәхмәтулла тәүге шигырьләрен студент елларында яза. Иҗат җимешләре «Кызыл таң», «Ленинчы» газеталарында, «Агыйдел» журналында, «Яшь көчләр» альманахында дөнья күрә. 1978 елда талантлы шагыйрь Әнгам Атнабаев фатыйхасы белән яшь авторның «Әйтелмәгән әйтер сүзләрем» исемле беренче китабы чыга. (Яшь шагыйрьнең бу китабын 1979 елда Американың Гарвард университеты китапханәсе үзенә соратып ала.)
С.Рәхмәтулланың өлкәннәр һәм балалар өчен шигырьләре, поэмалары, кыска сатирик әсәрләре, тәрҗемәләре, публицистик мәкаләләре республикабыз вакытлы матбугатында 50 ел дәвамында даими басыла. Әдәби эшчәнлеге өчен шагыйрь Галимҗан Ибраһимов, Хәким Гыйләҗев, Гали Ибраһимов, Илдар Юзеев исемнәрендәге әдәби премияләргә лаек була, «М.А.Шолоховның тууына 100 ел» медале белән бүләкләнә.
Салават Рәхмәтулла – 1993 елдан Россия һәм Башкортстан, 2011 елдан Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы.

 

* * *
«Җир шарының алтыдан бер
Өлеше» идек берчак!
«Сигездән бер»гә калдык бит:
Моңланыр-сызланыр чак.

«Әллә ничәдән бер»гә дә
Калырбыз сыман берчак:
Ятып елар чак җиткәнче,
Утырып уйланыр чак…

 

Яңа патша килгәч…

Патша – яңа («яңакларда һәрчак
Ымсындыргыч нидер бар сыман…):
Русиябез
Кулдан-кулга күчә,
Кулдан-кулга күчкән яр сыман…

 

Думада

…Еллар – Думада эш кайный
(Тагын кайда кайнасын?!):
Дума кадәр Дума булгач,
Эшләр – мөһим: аңла син.

Иң мөһимнәрдән мөһиме –
Халыкка арт бормаска:
Аңа… хәмер каптырмаска!
Тәмәке тарттырмаска!..
* * *

Соңгы мәгълүматлар буенча, Җир шарында халык саны җиде миллиардтан да артып киткән…

– Ир-атмы күб(е)рәк җирдә?
Хатын-кызмы күб(е)рәк? –
Сорыйлар миннән,
Әйтерсең,
Миңа бу сан бик кирәк…

…Ир-аттыр… – дисәм, җавабым
Дөрескә тартмас иде:
– Хатын-кыздыр…
Юкса халык
Котырып артмас иде…

 

Укып
белем алалмаса…

Диплом сатып алалганны
Беркадәр аңлап була:
Диплом булгач,
«Кандидатлык»,
«Докторлык»
Яклап була!

…була!
…була!!
…була!!!
Тик…
Ил
Наданнар белән тула…

* * *
Сату-сатылу заманы!
…Яшәешкә күз салчы:
Шагыйрь акыл көчен сата,
Аяк көчен – футболчы…

Шагыйрьне кемнәр таныр соң?!
Футболчыны мир таныр! –
Шагыйрь – һаман да хәерче,
Футболчы – миллионер!..

 

Песи

Урманда адаштырсаң да,
Сагынып өйгә кайтыр:
Кадер бетсә дә,
Туган җир
Барыбер якын, матур!..

 

Яңгыр узган юлда…

(Булган хәл)

Чуваш, башкорт, ике урыс…
Киләләр кайсы яктан?
Белмим…
Әмма күреп торам:
«Жигули»лары баткан.

Дүртәүләп?!
Бер машинаны
Чыгаралмый торалар…
«Эх, татарина бы!..» – диеп,
«Төшереп» утыралар.

…Киттеләр рәхмәт тә әйтми,
Кая?.. – Кайдан беләм мин:
Көтү көтеп,
Авылыма
Кичен кайтып киләм мин.

 

* * *
«Аллаһ алдан күрә!» – диләр,
Юк, алдан «күрмәгән» ул:
Ник бер генә гомер биргән?
Икене бирмәгән ул?!

Аллаһ була торып, алдан
Берни «күрмәгән», кара:
Гомер бетмәгән, тешләрем
Коелып бетеп бара…

Гомер бетмәгән,
Күзләрем
Күзлексез күрми хәзер.
Колаклар (кычкырмасалар!)
Ишетми берни хәзер…

Маңгай тулы сырлар,
Чал төшкән
Чәчләргә, мыек, кашка…
Башны сөйләргә дә түгел,
Әллә ни булды башка…

Гомер бетмәгән,
Кияргә
Алмаш киемем дә юк.
Үлсәм – кәфенлеккә дигән
Сукыр тиенем дә юк…

Кирәкми икенче гомер,
Икенчесе дә шулдыр:
Мең гомер булса да,
Юлы
Мин уза торган юлдыр…

«Аллаһ алдан күрә!» – диләр,
Барсын алдан күргән ул:
Шуңа тик бер гомер биргән,
Бигрәк белеп биргән ул!..

 

* * *
Алты бала… Әткәй, әнкәй
Тартканнар дөнья йөген:
Ничек?! –
Икәү бер баланы
Туйдырып булмый бүген…

 

* * *
Русиядә югары уку йортларын тәмамлаган һәм белгечлекләре буенча эш табалмаган яшьләр чит илләргә чыгып китәргә мәҗбүрләр.
Сөйләшүләрдән

Белемле егетләр китә,
Китә белемле кызлар:
Чит илләр өчен кадрлар
Хәзерли безнең вузлар…

 

* * *
Дөнья күреп… җәяү йөрим –
Янга да кала сума:
Салым юк әле, бу хакта
Уйламый әле Дума…

 

* * *
Хәсрәтләрем арта – кызларыма
Бәйрәмнәрдә кием алмасам.
…Үзем өчен
Иске киемнәр дә
Яңа кебек була – ямасам!..

 

Салават Рәхмәтулланың калган шигырьләрен журналның октябрь (№10, 2016) саныннан укый аласыз.

 


Комментарий язарга