Логотип «Мәйдан» журналы

Кешегә...

Сабырлыгың җитәрме?Буш сүзләрне, ялганнарныКүңелең кабул итәрме? Ай, көчләрең җитәрме?Билгесезлеккә юнәлгәнЮлың ерак китәрме? Үҗәтлегең җитәрме?Язмыш дөреслек тутырганКапчыкларны сүтәрме?&nb...

Сабырлыгың җитәрме?
Буш сүзләрне, ялганнарны
Күңелең кабул итәрме?
 
Ай, көчләрең җитәрме?
Билгесезлеккә юнәлгән
Юлың ерак китәрме?
 
Үҗәтлегең җитәрме?
Язмыш дөреслек тутырган
Капчыкларны сүтәрме?
 
Тырышлыгың җитәрме?
Өмет тулы гомеркәең
Файдалыга үтәрме?
 

Фәнсилә ШӘЙДҮЛӘТОВ


Фото: https://ru.freepik.com


 

Комментарийлар