Дүрт җыр

Аргы ярда әле көмеш җырлар,
Елларның да аргы ярында,
Чыдар микән йөрәк ахыргача
Җырлаганчы шуның барын да?
Беренче җыр – илем турында ул,
Олы юлга дәшкән җырдыр ул,
Йөрәк кадәр чәчәк бөреләре
Тирбәлешеп торган кырдыр ул…
Икенче җыр, әни турында ул,
Ун мең еллык моңлы көйдер ул;
Бу җиһанда җанны җылытучы
Бердәнбер өй, изге өйдер ул.
Өченче җыр… Сөю турындадыр –
Мең яңарган иске моңдыр ул;
Яшәү өчен, чиксез дәвам өчен
Һавадыр ул, сихри тындыр ул.
Дүртенче җыр… Бусы җырланадыр
Елларның иң аргы ярында.
Ансын каен җырлар… каберемдә…
Калганнарын – үзем! Барын да!..
1970.

EPSON DSC picture

Сөембикәнең хушлашу догасы

Алар җиңде… Безнең
кулдан кылыч төште.
Миңа – әсирәгә – әзерләнде бөят.
Алып китә алар мине түгел, халкым,
Китә алар синең шөһрәтеңне төяп.

Хуш, бәхетсез халкым! Мин калдырам сине
Алларыңда торган мең афәтле килеш,
Киләчәксез килеш мин калдырам сине,
Йөзең канлы килеш, җәрәхәтле килеш…

Утлы кузлар атып яна мәгърур кала.
Елантауда кешни яралы яу аты.
Безнең язмышларны әрдәнәләп өеп,
Безнең данны
алар
шул учакка атты.

Соңгы өметләр дә беттемени янып?
Кайнап бетте Казан… Җиңүчегә – табын!
Ташланмадым текә, биек манарадан –
Очты манарадан, халкым, синең даның.

Калаң нигезенә эт күмелгән шәһәр!
Көмеш җырым, Болак! Алтын җырым, Идел!
Инде мәңгелеккә саубуллашкан чакта
Ханың түгел – кызың гафу сорый, Идел!

Гафу сорый кызың – зәңгәр дулкыныңа
Гөрләп аккан канны бик күп куштым, Идел!
Яу китердең миңа, кан дошманым, Идел!
Күп яуларга йөрттең, тугры дустым, Идел!

Кичерә күр, халкым! Сау гына бул, халкым!
Тәхетең дә китте, бәхетең дә бетте –
Хагын-нахакларын чорлар үзе әйтер –
Күк гөмбәзен тишеп безнең уклар үтте.

Чорлар үткәч,
күккә
карап искә төшер –
Ук эзләре анда җем-җем җемелдәшер…
1978.

 

Тылсым

Изсәләр дә, кылыч чапсалар да,
Юлыкса да юлда мең үткел,
Шигырьле тел –
Фанилыкка бәйсез,
Үлемгә баш бирми андый тел.

Гамәлендә азат адәми зат –
Амин тотсын яки чукынсын –
Әмма сүздә шигъри куәт булса,
Ул сүз, димәк, үзе бер тылсым.

Шигъри сүзем минем – саф тылсымым
Авыр чакта сезгә кагылсын –
Савыктырсын, горур итсен берүк,
Кеше итсен безне бу тылсым!

Кардәшләрем! Сезнең җанда туган
Шигырьләрне әйтер сүз көчен
Ни өчендер Ходай миңа биргән –
Өлешемә тигән көмешем…

Дөньялыкта яман сүзләр булмый,
Яман әйтүчеләр булмаса –
Булсын сүзем
сүзләр чишмәсенә
Сүзләр чылтыратыр
Колаша.

Китсен сүзем фани бу дөньяга,
Йөрер юлы аның ак булсын –
Савыктырсын, горур итсен берүк,
Кеше итсен безне бу тылсым…
1992.

 

«Халык дошманы» турында бер истәлек

Шәриф Камал авылында
Йөрергә чыктык кичен…
Барысы да гаҗәп икән
Бу Туфан агай өчен!

Ристан кәҗәне күрүгә
Күңеле ташып китә:
– Әссаләм, кәҗә, әссаләм! –
Маңгаен кашып китә.

Кәҗәгә дә,
Кәҗә капкан
Чирәмгә дә туган ул –
Олы юлның тузаннарын
Туган иткән Туфан шул…

Коеларга исе китә,
Басмаларга, капкага…
– Яшибез бит икән әле! –
Дия-дия шатлана.

Исем китеп
Яннарында
Карап торам мин аңа –
Туфан шаккатмаган тагын
Ни бар икән дөньяда?

Һәммәсе дә шигырь аңа –
Һәммәсе – галибанә:
Капка астыннан өргән эт,
Түмгәктәге бүдәнә…

Сабыр абзыйлар чыгалар:
– Күрче моны! Кит әле!
Туфан-фәлән… – диделәр бит,
Исән икән бит әле!

…Шулкадәр шат кич иде бу,
Тик бер хата булмаса…
Ераккарак барып чыктык:
Рузаевка,
Станца.

Пересылочный.
ЗЭКларны
Күчерәләр гөр килеп.
Агарынды Хәсән ага,
Агарынды бүз кебек.

Алай ук булмас бәндәләр
Зәһәрле елан чакса –
Кораллы конвой өере:
– Сесть! И не двигаться!

Тоткыннарны таш перронга
Утыртканнарын карап,
Ырлап торган ач этләрне
Котыртканнарын карап,

Хәсән аганың күзләре
Чыланганнар иде бит:
– Зөлфәт… мине дә шушында
Чыгарганнар иде бит…

Чыгарганнар иде алар,
Тезләндергәннәр иде…
Киче дә нәкъ шундый иде…
Күге дә зәңгәр иде…

Ул чорлар да түгел ласа –
Бәндәләргә ни җитми?
…Кычкырды конвой Туфанга:
– Посторонним – отойти!

А ты, седой, куда попер?!
Приклада захотел?!
…Аксакалның күзләрендә
Рәнҗешләре нихәтле!..

Берни әйтми китте Туфан –
Җаны төелгән иде.
Күпне күргән ак башкае
Түбән иелгән иде.

Кичен шигырь укыды ул
Клубта.
Башын иде.
Күзләрендә бик ерактан
Агылган болыт иде.

Агылды карашларында
Керфекләренә кунып,
Күпме агылып та, һаман
Агылып бетмәс болыт.

Гаҗәпләнеп, күзгә карап,
Сәхнәдә басып тора…
Станцада –
яңа поезд.
Шлагбаум ачык тора.
Кемнәрне ашыктыра?..
1992.

 

Канат җиле

Күтәрелде кошлар иле белән…
Наис Гамбәр.

Безнең бәхет бары Мөслимдәдер…
Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер –
Өшәнгән бу бәгырь җылынсын…
Барыйк әле иртүк Ык ярына,
Тездән чумып салкын чыкларына,
Авыз итик каен сулышын!

Сукмакларга үлән үскәндер бит,
Тик учаклар әле исәндер бит –
Сагынгандыр безне сукмаклар…
Үзебезчә тик бер сөйләш кенә,
Чылтыр чишмәләргә эндәш кенә –
Телләреңә былбыл кунаклар!

Тынып ыгы-зыгы, алкышлардан,
Колак салыйк әле шул кошларга –
Моң тәменә алар өйрәтте…
Күтәрелсен кошлар иле белән –
Шул кошларның канат җиле белән
«Үф»ләп дәвалыйк бер йөрәкне.

Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер!
«Кыз сукмагы» синең исеңдәдер –
Безнең ярлар асыл яр иде!
Асылъярлар һаман шунда сыман…
Тәрәзәдән – гөлләр арасыннан
Караттырган чаклар бар иде!

Шул сукмактан тик бер үтик әле,
Таныш тәрәзләрне чиртик әле…
Ай калыккач, зәңгәр эңгердә –
Зарыккандыр сөйгән ярлар көтеп!
…Тибрәнмәс шул инде пәрдә чите –
Кабатланмый сөю бу җирдә…

Ә шулай да кайтыйк Мөслимгә бер!
Моң чишмәсе бары Мөслимдәдер –
Кипкән иреннәргә моң тисен!
Күтәрелсен кошлар иле белән –
Шул кошларның канат җиле белән
Җиллиселәр килә, җиллисе!

Әйдә, киен! Калсын бу мәгыйшәт!
Гомер уздырабыз монда нишләп?! –
Тормыйк, табында, дип, аш кала…
Кайтыйк әле газиз Мөслимгә бер –
Беркая да качмас мескен дәвер,
Дәвам итәр бездән башка да…
1993.

 

* * *
Чакырылмаган кунак –
татардан да яманрак.
(Мәкаль)

Җилдерде ул дала атларында,
Гөслә чиртеп аю биетте.
Көрәш белән биеклекләр алды –
Заманына лаек биеклек.

Дастаннары аның урда кебек
Җан яулаган… Алга күченгән.
Чакырылмаган кунак булып үткән,
Үткән татар дошман өстеннән.

Чакырылмаган кунак булып кергән
Зимнийларга, Перекопларга;
Чакырылмаган кунак булып кергән
Паулюс качып яткан йортларга;

Чакырылмаган кунак булып кергән,
Яман кунак булып – Берлинга.
Чакырылмаса да, утырган ул
Өстәл артындагы урынга.

Тост күтәргән Газинурлар өчен,
Шул урыннан, Җәлиле өчен,
Тост күтәргән Совет иле өчен –
Күтәргән ул үз иле өчен.

…Тезләнүне белми татар халкы,
Дошманнарын җиргә яткыра –
«Чакырылмаган кунак – татардан да
Яманрак»,– диләр,
хактыр да.

Үз-үзеннән яманрак татар,
Дошман барда җирдә, үч барда.
Чакырылмаган кунак – дошманнарга.
Көтеп алган кунак – дусларга…
1965.

 

Юралмаган төш

Төш юрата авыл хатыннары.
Әби-карчык тыңлый шым гына.
Көннәр сыман артка шуа тора
Дисбе төймәләре кулында.

Мисыр күгәрчене кунган, имеш,
Очып килеп, тәрәз төбенә…
Юрый карчык:
– Төшең изге, кызым,
Елан түгел, мин юл күрәмен…

Төш юрата авыл хатыннары.
Арада бар иң яшь кыз бала,
Төш сөйләргә килә,
Килә,
Ләкин
Берни сөйләмичә кузгала.

– Үлгән! – дисә, ул ышанмас,
Ләкин:
– Кайтмас! – дисә, нишләр йөрәге?
Учак көлләрендә посып калган
Күз шикелле өмет дөрләде…

Миналардан арынып икмәк бирер,
Еллар үтәр, булыр җир тыныч.
Сөйләнмәгән бу төш – шартламыйча
Онытылып калган мина сыман:
Кагылырга хәтта куркыныч!

Төш юратты авыл хатыннары –
Юраганның күбе юш килде.
Ул чордан соң ничә кояшлы җәй,
Ничә тапкыр карлы кыш килде…

Еллар үтте, ә төш сөйләнмәгән,
Берни сөйләмичә кузгала
Ерак илдә үлеп калган ярның
Һәр көн саен пакь фәрештә булып
Төшләренә кергән кыз бала…

Көн саен ул төш юратмак була,
Тик сөйләми кала көн саен.
Өмет дигән нәрсә – изге төштер,
Юралмаган төштер, мөгаен.
1971.

 

Керфекләрең синең яшьле чакта

Керфекләрең синең яшьле чакта,
Яшьле чакта көнең, төнең, таңың, –
Мәйданнарда
шигырь сөйләдем мин,
Юатмакчы булып… бар дөньяны!

Бер җылы сүз, бәлки, җитәр иде.
Юатуга җаның мохтаҗ чакта, –
Мин,
Кешелек җанын юатыйк, дип,
Лаф органмын, тинтәк, һәрбер чатта,
Керфекләрең синең яшьле чакта…

Ут якканмын галәм җылытам дип,
Керфекләрең синең яшьле чакта, –
Ялгыз гына син туңгансың янда,
Тәрәзләре бозлы төнге йорттай…
1975.

Язмышлар ярында

– Юк, китмә, кирәкми… мин сине
Аралап алырмын кышлардан,
Бу ап-ак гарасат нигәдер
Нәкъ безнең сөюгә охшаган.

…Тетрәнде керфегең, болыттан
Ак карлар ычкынган шикелле.
Ачылды керфекләр, бу көннәр
Бураннан ачылган шикелле.

Ак бәхет калдырды бу йортны
Дөньялар агарган көннәрдә.
Ялвару төс түгел ирләргә…
Толымың җылысы – мендәрдә!

Нәкъ төнге урам күк күңелем,
Беркем юк… Кар ява – төнге кар…
Ишелер шикелле син мине
Калдырып киткән бу текә яр.

Мин торам язмышлар ярында,
Упкынга атларга әзермен,
Мин сине сөйгән күк, син дә бит
Башканы сөясең, кадерлем!

Артык зур булгандыр бәхетең,
Йә минем урамым тар булган.
Мин ярда, нәкъ шушы яр буйлап
Җир шары урталай ярылган.

Ялвару төс түгел ирләргә –
Сагыну төс икән шулай да.
Кар сыман язмышлар әйләнә,
Һәрвакыт әйләнми уңайга.

Ак булсын бәхетең урамы,
Яз көне шауласын яфраклар,
Кыш көне сибелсен биектән
Назларың шикелле йомшак кар.

Һай, биек, бик биек син мине
Калдырып киткән бу текә яр!
…Мин торам язмышлар ярында,
Беркем юк – кар ява, төнге кар…
1970.

 


Комментарий язарга