Түбәнлеккә, аяк асларына

Төшкән чагым булды, яшермим.

Кешелеккә, бөтен тереклеккә

Йөрәгемне ачып яшим мин.

 

Күкләр күкрәгәндә, күкрәп куям,

Яшен уйнаганда, яшен – мин.

Үксез калганнарның әрнүле дә,

Рәнҗүле дә утлы яше – мин.

 

Үзем инде мин соң үземменме?

Мең-мең тәэсирләргә кушылып

Язга чыгам… җәйне, көзне, күрәм,

Карлар өям буран, кыш булып.

Кышларда да сайрыйм кош булып…

 

Төрле халәтләрнең тырнагында

Акылыннан язып тилергән,

Мин халкымның ачы язмышы да,

Кайгысы да өнсез илергән.

 

Исән миндә канлы үткәннәр дә,

Бүгенгем дә авыр сулаган.

…Киләчәгем – өмет, оныкларга

Багланышлы гөле сулмаган…

 

Мине түгел, вөҗдан, әхлак илен

Алар күтәрәчәк югары?

…Хаклык орлыгыннан чәчәк көткән

Кеше генә идем… ни бары…

 

Айрат СУФИЯНОВ

Фото: vk.com

«Мәйдан» №11, 2020 ел.

 


Комментарий язарга