Логотип «Мәйдан» журналы

Кесә телефонын куллана беләсезме?

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт кесә телефонын яныңа куеп йоклау һәм даими рәвештә кесәдә йөртү сәламәтлек өчен куркыныч дип белдерә.Ведомст...

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт кесә телефонын яныңа куеп йоклау һәм даими рәвештә кесәдә йөртү сәламәтлек өчен куркыныч дип белдерә.


telefon-v-karmane


Ведомство гаджетлар нурланышыннан зыянны киметүгә юнәлтелгән тәкъдимнәр исемлеген бастырып чыгарды.
Әйтик, экспертлар телефонны күкрәк кесәсендә йөртергә һәм аны йокы бүлмәсендә тотарга киңәш итми. Сөйләшүләрне ике минут белән чикләргә кирәк, ә шалтыратулар арасындагы тәнәфес 15 минуттан да ким булмаска тиеш. Шалтыратуга җавап биргәндә, телефонны колакка берничә секундтан соң гына китерергә кирәк, чөнки ике телефон тоташу вакытында алар максималь егәрлектә эшли. 10 секундтан соң нурланыш куәте нормаль дәрәҗәгә кадәр төшә.
Телефонны колактан бер сантиметрга ераграк тотсагыз, баш миенә нурланыш тәэсирен дүрт тапкыр киметергә була, ди белгечләр.

 
 Фото: depositphotos.com сайтыннан

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар