Логотип «Мәйдан» журналы

Керфегенә талпан оялаган

Сез дә бизәнгән килеш йокларга ятасызмы? Талпаннар сезгә килә!Кытайда бер кызның керфекләрендә талпаннар оялаган. Ул косметиканы яхшылап юып төшермәгән булган. Шуннан соң керфекләр арасында бик күп ит...

Сез дә бизәнгән килеш йокларга ятасызмы? Талпаннар сезгә килә!

Кытайда бер кызның керфекләрендә талпаннар оялаган. Ул косметиканы яхшылап юып төшермәгән булган. Шуннан соң керфекләр арасында бик күп итеп вак бөҗәкләр үрчегән.
Кыз берничә ай буена күзләре кычытуга, күз төпләре кызаруга зарланган. Ул бу авыртуны үзенчә дәвалап та маташкан. Аннары гына табибларга мөрәҗәгать иткән, алары кызның күзендә талпаннар үсеп ятуын ачыклаган.
Талпаннарның бу төре кеше тиресендә үрчи икән. Алар тән тиресе бизләре бүлеп чыгара торган май белән туклана. Тәндә мондый талпаннар аз булганда, алар куркыныч тудырмый.
Доктор керфекләрдәге бөҗәкләрне микроскоп ярдәмендә күрсәткәч, кызда шок булган. Табиб сүзләренчә, яхшылап чистартмаганга, керфекләр арасында талпаннар үрчегән. Бу кыз күзендәге буяуларны юып бетерми торган булган. Кайчакта бизәнгән килеш йокларга яткан.
 
 
Фото: https://pixabay.com/

«Кызыл таң»

Комментарийлар