Логотип «Мәйдан» журналы

Керавыз

Яшь чагында бөгелгән талКәкре агач булып үсәр.(Мәкаль) Нугай язучысы, публицист, шагыйрь һәм драматург Иса Суюн улы Капаев 1949 елның 16 июнендә Карачай-Чиркәсиянең Нугай районы Эркин-Юрт авылынд...

Яшь чагында бөгелгән тал
Кәкре агач булып үсәр.
(Мәкаль)
 
8ucH87EuydM
Нугай язучысы, публицист, шагыйрь һәм драматург Иса Суюн улы Капаев 1949 елның 16 июнендә Карачай-Чиркәсиянең Нугай районы Эркин-Юрт авылында туа. Ростов шәһәренең инженер-төзүчеләр институтын һәм Мәскәүнең А.М.Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.
Иса Капаевның беренче хикәясе 1968 елда басыла. 1970 елдан язмалары «Дон», «Дружба народов», «Знамя» «Юность» исемле әдәби журналларда дөнья күрә. «Куржын» исемле беренче китабы 1975 елда нәшер ителә. Иҗатының югары ноктасы булып «Книга отражений» (1989–1991 еллар) исемле романы санала. 1990 елның башыннан Капаев публицистикага әһәмият бирә башлый. Нугайлар тарафыннан нәшер ителүче «Половецкая луна» исемле рус телле журналны оештырып җибәрә һәм баш редакторы була.
2000 елда Иса Капаевның – «Уплывающие тени» китабы дөнья күрә. Аның әсәрләре болгар, казах, каракалпак, поляк һәм рус телләренә тәрҗемә ителгән. 2008 елда Мәскәүдә «Синие снега» һәм «Мониста» дигән ике китабы чыга. Шул ук елны Казахстан башкаласы Астанада «Бессмертная степь» эссесы һәм «Сказание о Сынтаслы» повестьлар җыентыгы яңадан нәшер ителә.
2008 елда Мәскәүдә аның «Синие снега» һәм «Мониста», ә Астана шәһәрендә «Бессмертная степь» тарихи эссесы һәм «Сказание о Сынтаслы» китаплары басыла.
1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Ватан әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше һәм югары дәрәҗәдәге сәнгатьчән әсәрләре өчен «Карачай-Чиркәс республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исемгә лаек.
 
* * *
Алибий җитмеш яшенә җиткән карт. Ул бөкрәеп, җиз таягына таянып, иртә саен авыл читендәге ат заводына килә. Биредә, койма каршындагы кара ташка утырып, үзе яраткан атка сокланып карап тора. Кара кырпы бүреген маңгаена кадәр төшереп, кояш яктысыннан күзләрен чекерәйтеп, атларга карый. Утырган җирендә карт сирәк кенә дерелдәп тә куя. Яхшы ат күрсә, шулай була. Картның күзләре елтырый, җыерчыклы куллары, атны сыйпагандай булып, тезләрен сыйпый.
– Барысына да Керавыз гаепле... – дип, аның иреннәре сизелер-сизелмәс пышылдый.
– Барысына да Керавыз гаепле... – дип, ул тагын да үз-үзенә сөйләнә.
Карт монда нәкъ төш алдына кадәр утырып, кояш бик кыздыра башлаганда, өенә китеп, кичкә кадәр тора да, җиләсләнә төшкәч, тагын бирегә килеп, атларга карап вакытын уздыра. Бик яхшы атлар күрсә, яшь балалар сыман куанып, чал сакалын сыйпый биреп, үз-үзенә сөйләнә.
Өстенә ямаулы көрән чикмән, башына искергән кырпы бүрек кигән ак сакаллы картның ат заводының койма каршында ташта утырганын авылдашлары да, ат караучылар да көн саен күрә. Күрсәләр дә гаҗәпләнмиләр, өйрәнеп беткәннәр.
Атларны Алибий кебек белүче башка кеше авылда булмастыр, тик хәзер ул кемгә кирәк? Шуңа күрә дә картка бик аз игътибар итәләр. Атлар нугайлар тормышыннан китеп бара. Бүген нугай егетләре яхшы атлар эзләми. Ат чабышлары да ташланган, аргамаклар онытылган. Елкылар да юк нугайларда. Исертә торган кымызны да эчми инде халык. Елкы ите нугайның иң яраткан ризыгы дип хәзер сирәк әйтелә, һәм халык үзе дә атлардан файда күрми. Ләкин нугайлар тулпар аргамаклар, җил куып тоталмас, кош җитмәс атлар турында җырларда җырлыйлар.
Мин дә сезгә берәүгә дә кирәге булмаган карт турында хикәяләмәкче булам. Шул карт атларны бик яраткан, мәхәббәтен корбан итеп, тормышын да һәлак иткән Алибий картның бөтен яшәешен тыңлагыз, ничек итеп ул хәзерге мескен хәлгә төшкәнен ишетегез. Сезгә бу хикәямне сөйләвемнең мәгънәсе: сезне дә хәвефле юлдан йолып калмакчы булам. Ләкин андый мәхәббәт өчен халкыгызны да, туган илегезне дә онытып куймагыз...
Әсәрне тулысынча журналның июнь (№6, 2016) саныннан укый аласыз.

Комментарийлар