Логотип «Мәйдан» журналы

Кер бакчама

Узып китмә, тукта, кер бакчама,Кунагым бул, әйдә, тартынма.Бакчабызда җиләк пешкән вакыт,Кирәк икән – булыр яртым да.Танышмы син, юкмы – мөһим түгел,Кем булсаң да, минем илдәшсең.Талчыккансың, күрәм,...

Узып китмә, тукта, кер бакчама,
Кунагым бул, әйдә, тартынма.
Бакчабызда җиләк пешкән вакыт,
Кирәк икән – булыр яртым да.
Танышмы син, юкмы – мөһим түгел,
Кем булсаң да, минем илдәшсең.
Талчыккансың, күрәм, сусагансың,
Ерак юлдан, ахры, килгәнсең.
Кер, илдәшем, капкам ачык минем.
(Караклар да монда еш керә.)
Бакчам – юмарт, җирем – уңдырышлы,
Һәр нигъмәтне бик мул үстерә.
Кечкенә бер ил ул минем бакчам,
Үсемлек тә монда төрледән.
Кыярым бар, үсә бәрәңгем дә,
Кура җиләк, алма, бөрлегән.
Оя корды хәтта пар сандугач,
Ләззәтләнәм тыңлап моңнарын.
Барым белән кунак итәм сине,
Узып китмә, илдәш-туганым.
Сөйләшербез, хәлләр белешербез,
Син – ерактан, күпне күргәндер.
Илдә кемнәр, ниләр кылып йөри –
Хәбәрләрең белән кинәндер.
Юк, мәшәкать, димә, күптер, димә,
Үземнең дә кайгы-сагышым,
Мин – шагыйрь бит, сыя йөрәгемә,
Кайгы, шатлык – алам барысын.
Бергә-бергә җиңел булыр безгә
Хет бер төнен илнең үтәргә.
Өметсезлек кенә китермә син,
Чарасызлык кына китермә.
 
 

 Зәет МӘҖИТОВ


Фото: https://pixabay.com


Комментарийлар