Логотип «Мәйдан» журналы

Кендек әби (ахыры)

Хикәянең ахыры.

Игнат Михайловичны көткән арада хастаханәне йөреп чыктылар.
Район үзәге өчен кечкенә инде, билгеле. Ләкин районда биш участок хастаханәсе дә бик әйбәт табиблары белән дан тота икән. Ике сәгатьләп вакыт үтүгә, опреациясен тәмамлап, арып-талып, баш табиб үзенең бүлмәсенә кереп китте. Аслан белән Нурия, аның чыкканын күрсәләр дә, кабинетка керергә ашыкмадылар, Ишек төбендәге утыргычка утырып: «Хәл җыйсын әзрәк, күзеңне тасырайтып, юньләп йокламаган, иртәнге ашын ашамаган кеше янына барып керергә ярамас», – дип, көтәргә булдылар. 15 минутлап вакыт үтте микән, ишектән җыйнак гәүдәле, тиз йөрешле, эшчәнлеге, булдыклылыгы йөзенә чыккан, инде бөтенләй икенче кеше килеп чыкты. Яшьләрне күреп, кемнәр икәнен аңлады бугай, татарчалы-русчалы итеп эндәште:
– Что, детки мои, мине көтәсезме, әйдәгез кабинетка!
Документларын алып караштырды да:
– Да, детки мои, вовремя, работы – непочатый край! Оба бик-бик кирәкле табиблар. Особенно сез, Нурия Габдулловна! Роддомда только акушеркалар гына. Институт бетергән кеше – прямо золото!
– Алайса, мин үземнең мишәр иленә китәрмен инде, – дип шаяртып куйды Аслан.
– О-о-о, юк, не отпущу! А то мин монда эш күплектән шартларга могу! Хирург та, рентгенолог эшенә дә дипломыгыз бар икән, икегез дә бүгеннән үк эштә.
Шулай итеп, баш табиб яшьләрне күтәреп алган кебек булды, муеннан эш өйде. Нуриягә эш аерата күп иде. Ул Асланга:
– Мин сам да, зам да; бүлек тулысы белән минем өстә, сиңа пешерергә өйрәнеп, минем кайтканны көтәсең була инде, – дип көлә.
Эшли башлаган көнне үк өйләдән соңга бер хатынны алып килделәр. Нурия якты дөньяга үзе беренче тапкыр кабул иткән нарасыйны кулына алды. Сабый өзелеп-өзелеп елый, әллә шушы күзләрен камаштырган өр-яңа тирәлекне ятсына, әллә кендегенең ана карыныннан аерылганына бик кайгыра, әллә үзенең исән-сау икәнен шулай белдерә.
Нуриянең күзләре дымланды:
– И, сабый, бәхетең-тәүфыйгың белән белән кил дөньяга, дүрт саның төгәл, акылың камил булсын, әтиең-әниең кочагында, тигез канат астында үсәргә насыйп булсын сиңа!
Шуннан китте, китте эш, җитеш кенә! Яшь Кендек әбисен булачак әниләр дә, инде бәбәй тапканнары да үз итеп яратып, Супер Кендек әби дип атап йөртә башладылар. Нурия үзәк хастаханә белән генә чикләнмәде, авыл фельдшер-акушерлары белән дә бик тыгыз элемтә урнаштырды. Айга бер тапкыр, бөтенесен җыеп, семинар шикелле нәрсә уздыра, төп игътибар – йөкле хатыннар белән эш.
– Һәрберегез миңа отчёт белән килгәндә, профосмотр журналларын алып киләсез. Алты ай саен авылдагы һәр хатын-кыз – йөклеме ул, юкмы – сезгә килеп каралырга тиеш. Бер генә шикле нәрсәне дә күз уңаеннан ычкындырмагыз! Заманыбыз шундый катлаулы, хатын-кызларда аналык рагы, имчәкләр рагы, венерик авырулар нык киң таралды. Алдан кисәтү юлы белән генә аларга каршы торырга мөмкин.
Бу куйган таләпне Нуриянең шактый кырыслык күрсәтеп үтәткән чаклары да булды. Нәтиҗәсе озак көттермәде: алар районындагы уңай нәтиҗәләр бөтен республикага таралды. Игнат Михайлович бик канәгать иде аның эшеннән. Беркөнне кабинетына чакырып алды:
– Вот что, милая моя, синең результатлар белән министерство интересуется. Иртәгә республиканский семинарга Казанга чакыралар, документ, отчётларыңны да алып барырга онытма. Алар словам не верят.
Семинардан кайтып төшенүенә, район аэродромында Нурияне хастаханә машинасы көтеп тора иде инде. Бер хатынны китергәннәр: инде срогы узып, атнадан артык йөргән, үзе каяндыр кайткан хатын икән.
– Син безнеке түгел, – дип, кабул итми кала алмыйсың бит инде.
Нурия өстен-башын алыштырырга да кайтып тормады, операциягә әзерләнеп, авыру янына кереп китте.
– Минем янга Асланны да, Игнат Михайловичны да чакырыгыз әле, – дип, шәфкть туташларына әйтергә башына килде.
Хатын авыр хәлдә, исән калуы икеле, баласы күптән инде. Килеп кергән ире белән баш табибка борылып:
– Угроза разрыва матки, Игнат Михайлович, кесаревосыз булмый!
Игнат Михайлович каршы төште:
– Давай, вместе попробуем, – дип, үзе тотынасы итте. Ләкин инде анасы эчендә үлгән бала чыгарга теләмәде, аягы гына суырылып чыкты.
Нурия булган каннарны барлап, кесарево ясарга әзерләнде.
– Юк, Игнат Михайлович, ананы исән калдырыйк дисәк, ярырга туры килә.
– Ну, детки мои, смотрите сами, – дип, хирург хәтта чыгып китте.
Нурия белән Аслан икәүләп эчтән шеш кисеп алдылар, баланың башы тулы шешкә әйләнгән. Әгәр Нурия кайтып төшмәсә, хатын инде бу минутта якты дөнья кешесе булмас та иде. Бу кадәр зур шешне күреп, Игнат Михайлович: «Что за чертовщина, первый раз вижу», – дип шаккатты. Шешне күрергә бөтен медперсонал җыелды, үлчәп, Казанга отчётын да җибәрергә туры килде.
Бу операциядән айнып та җитмәс борын, бер атналап кына вакыт үткән иде бугай, күрше район читендә урнашкан авылдан шалтыраттылар. Медпунктта бер хатын бәбәйләгән, алып килергә өлгерә алмаганнар. Игнат Михайлович машина биреп озатып калды:
– С Богом, милая, пожалуйста, үтермә!
Саз ерып, көчкә барып җиттеләр. Авыл фельдшерының коты алынган, куллары гына түгел, бөтен тәне калтырый. Пенсиягә чыгарына да күп калмаган апа, шприцка дару җыярлык та хәлдә түгел, бөтен җирдә кан.
– Ярар, Галия апа, тынычлан. Син гаепле түгел ич, бала исән, ана исән. Хәзер менә Алла ярдәм бирер, соңгылыгын кереп алабыз.
Нурия, кулларын дару белән эшкәртеп, хатынга авыртуны баса торган укол кадап, эшкә кереште.
– Менә күрдеңме, исән бит без, без көләбез, баласы елый, анасын исән калдырганга рәхмәт әйтәдер. Инде хәзер исән-сау хастаханәгә барып җитәргә кирәк, кан салырга кирәк, монда булмый. Әйдә, киемнәрен кидереп булмас, япмалар, юрганнар әзерләгез.
Хатынның ярты үлгән ире хәрәкәткә килеп, өенә әйберләргә йөгерде. Хатынны төреп, носилка белән чыгарып, «буханка» машинаның утыргычына салдылар. Ләкин машина кереп батты. Трактор белән олы юлга чыкканчы хатын янында утырып кайтучы Нуриянең чәч төпләре тирләп чыкты.
Эш бетеп өйгә кайткач, Аслан икенче бер юньсез хәбәр белән каршы алды. Аның шулай буласын аңлаган иде инде Нурия. Ә эш болай булды.
Бер авылдан эче авыртуга зарланып килгән кызны терапевт: «Гинекологка күрен әле, мин синең чиреңне тапмадым», – дип, Нуриягә җибәрде. Алай итеп карады, болай итеп карады Нурия, болай булырга тиеш түгел бит инде бу! Үзе кыз кеше, үзе авырлы! Пәрдә исән! Ләкин тия бит кулга бала! Кызның үзенә әйтергә туры килде: «Үскәнем, егерме дүрт атналык авырың бар!»
Кыз, кызарынып-бүртенеп, табибәнең сүзен юкка чыгарырга кереште, чәр-чәр килде.
– Бар, үскәнем, минем сиңа чын нәрсәне исбат итеп торырга вакытым юк, кайтып, егетең белән сөйләш, – дип, Нурия аны чыгарып җибәрде. Менә, нәтиҗәсе көттермәгән. Ата-аналары:
– Балабызга яла яккан, судка бирәбез, – дип килгәннәр, Нурия генә булмаган.
Аслан уйланып утырган җиреннән:
– Кара әле, матурым, минем башка бик матур ук булмаса да, йомры гына уй килде: син ул кызны ата-аналары белән бергә чакырт та, мин аны рентгеннан карыйм. Рәсемен күрсәтербез.
– Бик үк законлы эш түгел инде, ләкин суд юлын таптыйсым да килми, башка чара булмаса, синеңчә эшләрбез.
Чакыртып торасы да булмады, икенче көнне тегеләр тулы делегация килеп төште: кыз, ата-анасы, авыл советы рәисе, икенче районда хирург булып эшләүче туганнары. Нурия аларга кабинетында утырып торырга кушты да, кызны Аслан янына алып кереп китте. Рентген рәсемен күзләренә китереп терәгәч, телләрен йотты теге төркем, гафу сорарга да онытып, чыгып киттеләр.
– Син бу беременныйларың белән әле дә тилермисең инде, матурым, – дип Аслан, кызганып, Нуриянең иңнәреннән кочып алды.
– Беләсеңме, һәр авыр очракта, әгәр бу хатын үлсә эшемне ташлыйм, дип, антлар эчәм. Әле, Аллага шөкер, бер ананы да әрәм иткән юк. Ярый әле ярдәмгә син бар.
Еллар шулай мәшәкатьләре, авырлыклары һәм куанычлары белән үтә бирде. Бала тудыру йортында яңа гына Кендек әбиләре Нурия кулыннан төшкән сабыйларның авазы яңгырап торды. Иң матур җыр, көйнең иң сөенечлесе иде бу табибә өчен. Нурия үзе дә өч бала тапты, аларны имезергә кайтып килергә җыенганда, акушер Мөгаздәмә апа, ат белән хатыннарын хастаханәгә алып килгән ирләргә:
– Әй, кайсыгыз Нурия Габдулловнага чират көтә? Баласын имезергә алып кайтып килгәнегез чиратсыз керә! – дип шәрран яра.
Ике төрле аңларга мөмкин бу сүзләрдән ирләр шаркылдап көлә:
– Юк, без чиратта түгел, без кермибез, хатыннарны апкилдек, – дисәләр дә, арадан әллә ничәсе үзенең ризалыгын белдерә.
Нуриягә минут эчендә карар кабул итәргә, кайчакта үзенең җыйган күнекмәләренә, практикасына гына түгел, эчке тоемына, хатын-кыз логикасына да таянырга, хәтта баш табибның үзенә каршы төшеп, үз хакыйкатен исбатларга туры килә. Инде 20 елдан артык Кендек әби ич ул.Әнә муентык йөклелеге белән килгән хатынны:
– Әлмәткә алып китегез, ничем не могу помочь, – диде дә куйды Игнат Михайлович.
– Әлмәткә шалтыраттым, куркалар. Кан туктаусыз ага, барып җитми. Алайса, үземә рөхсәт итегез, җаваплылыкны үз өстемә алам. Әгәр үлсә хатын, эштән китәрмен!
– Вот упрямая, вот самонадеянная такая! Готовьте операционную, – дип, Игнат Михайлович үзе дә әзерләнә башлады.
Ананы исән калдыру зарур иде. Алагаем зур баш чыга алмый, инде үлгән баланың башын тишеп, җыелган суын агызып тартып алдылар.
Таифә әби исән булса, чыннан да, кызының «йөрәкле һәм тулыклы» икәненә тагын-тагын ышанып, горурланып туя алмас иде!
Игнат Михайловичны да аңларга була, кылны кырыкка ярырлык мәшәкатьле вакыты аның.
Икенче көнне районга телевидение белән зур төркем табиблар, сәламәтлек саклау министрлыгыннан кешеләр килеп төште. Игнат Михайловичның хирург буларак эш тәҗрибәсен өйрәнәчәкләр һәм күрсәтмә операциясен караячаклар иде. Килсә, килеп тора бит әле ул! Операция бүлмәсе әзер, телевизион аппаратура урнаштырылган, пациент инде каталкада. Шул вакытта Нуриягә авыр хәлдәге ананы китерделәр. Оча сөякләре тар, элек тә баласын ярып алган иде ул аның, берничек тә үзе таба алмаячак! Нурия Игнат Михайловичка йөгерде. Эшнең нәрсәдә икәнен тыңлап торган табиблар хәлне аңладылар, операция бүлмәсенә ике авыру бергә керде. Бөтенесе җыелып, иң элек Нуриянең эшен күзәтеп, төшереп алдылар. Яңа гына табибә кулында тавыш биргән баланың елавын яздырдылар, телевидение өчен бу үзе бер табыш булды. Аннан соң планлаштырган операцияләренә тотындылар.
Килгән комиссияне гомере сакланып калган ана янында яткан баланың тәмле итеп елаган тавышы озатып калды. Игнат Михайловичның уңышлы операциясен телевидениедән күрсәткәндә дә, хастаханә өстеннән әйләнүче Як-40 очкычына бу бала авазы да ияреп китте.
 

Вәсимә ХӘЙРУЛЛИНА

 

Фото: vk.com


«Мәйдан» №12, 2020 ел.

 

Комментарийлар