Логотип «Мәйдан» журналы

"Кем икәнем торсын күренеп!"

Ике тамчы су күк охшашШагыйрь белән төзүче...ОхшашлыкИке тамчы су күк охшашШагыйрь белән төзүче:Берсе сайлап сүзләр тезә,Берсе – кирпеч өюче.Берсе басып измә салса,Икенчесе утыра –Сүз белән сүз арасын...

Ике тамчы су күк охшаш
Шагыйрь белән төзүче...

Охшашлык


Ике тамчы су күк охшаш
Шагыйрь белән төзүче:
Берсе сайлап сүзләр тезә,
Берсе – кирпеч өюче.
Берсе басып измә салса,
Икенчесе утыра –
Сүз белән сүз арасына
Хис, фикерен тутыра.
Хәрәмләшсәң, эш азагы
Бер үк хәлгә төшерә:
Начар шигырь тиз онтыла,
Начар бина – ишелә...
 

Авыл күчтәнәче


Һәр ел саен олы абыемнан
Күчтәнәчләр алам ерактан.
Өрек җимешләре җибәрә ул –
Малай чактан үлеп яраткан.
Мин дә салам авыл күчтәнәче –
Бәләк-бәләк кызыл бәрәңге,
Үзе сорый. Ниләр сагындырмас
Чүлдә яшәп яткан адәмне...
Хаты килде: «Юып торма, – дигән, –
Балчыклырак булсын, шикләнмә,
Әрчегәндә суын саркытам да
Балчыкларын җыям тәпәнгә.
Гөл утыртам савыт тулу белән,
Әллә монда күңеле ятмады –
Сездән алып килгән песи гөле
Бөреләнде, чәчәк атмады».
Тартма тутырып туфрак салдым әле.
Иңгә салып кайтсын ирләрчә!
...Бернәрсә дә юньләп үсми, ахры,
Туган туфрак кодрәт бирмәсә.
 

Кем икәнем торсын күренеп


Дустым әйтә: «Урыс түгеллегең
Сөйләшкәндә бик тиз беленә;
Басымнарны бутый... көрмәкләнә,
Татарлыгың чыга телеңә».
Белем сай булганнан түгел лә ул,
Кимсенгән юк андый нәрсәгә;
Кай милләттән синең килгәнлегең
Балкып тору – үзе мәртәбә!
Үз халкымча тормыш итә белсәм,
Гел аныңча булса гамәлем, –
Сөенеп бетә алмас идем әле
Зая узмады, дип, гомерем...
Бер теләгем калды дөньялыкта,
Ятканда да җиргә күмелеп:
Ай кадаклап агач утыртыгыз,
Кем икәнем торсын күренеп!..
...Татарлыгым торсын күренеп...
 

Горурлыгым


Борынгылар дөрес әйткән:
– Телен саткан – илен сатар.
Горурланып яшим җирдә,
Анам татар, атам татар!
Мондый хәлнең кемнәргәдер
Ошамавы бик тә мөмкин;
Тик горурлар саклый ала
Туган җирен, рухи милкен.
Кем соң анда, куштанланып,
Үткәннәргә яла яга?
Хурланмасаң – ихтыярың,
Табанын үп, кулын яла.
Тик кагылма, пөхтә торсын
Халкым узган юллар даны.
Болганмаган, чиста әле,
Дәвамымда – татар каны!
 

Көтү чираты


Томан мендәренә күмелеп кенә
Йоклап ята таулар арасы.
Мал көтәргә чират җитте безгә –
Чыклар ярып шунда барасы.
Тургайлары сайрап каршы алыр,
Суырлары кабар сыбызгы,
Йомраннары басып карап калыр
Кай төбәккә барасыбызны.
Кояш чыгар, талгын җил кузгалыр,
Томан-юрган эреп таралыр.
Әби чәче китәр дулкынланып,
Төшеп калган төсле тарагы.
Керт-керт кенә маллар утлый башлар,
Сискәнерләр каты сөйләшсәң.
Вакыт туктап калган кебек булыр,
Тау башына менеп чүмәшсәң.
Онытылыр дөнья мәшәкате,
Телефоннар дәшмәс чырылдап.
Мәңге канәгать була белмәгән
Түрәләр дә йөрмәс ырылдап.
Сәхрәләрне чыгып күрә алмый
Күпме гомер безнең жәл үтә.
Ешрак тисен иде шушы чират –
Тән арса да, җаның ял итә...
 

Безнең максат


Иң бөек максат белем –
Хөр мәмләкәт, хөр Русия...
Габдулла Тукай
Кискән тырнагына тормасам да
Шигырь осталыгы буенча,
Мәшһүр Тукай бераз хаталанган
Бу урында, минем уемча.
Баскынчылык аша үскән илдә
Буламы соң бәхет түгәрәк?
Аның хөрлегеннән безгә нәрсә –
Тигәч бары ярык тагарак?
Күчерәм, дип, монгол җирләренә
Шаулый әнә берәү – җирәнгеч.
Куар да шул, башка халыкларга
Коллар итеп карап өйрәнгәч.
Без дә, юкса, Хода балалары,
Азатлыкка мохтаҗ тумыштан.
Иң бөек максат безнең, туган,
Хөр мәмләкәт, хөр ТАТАРСТАН!..
 

Моңсу җыр


Миннән башка эри карлар быел,
Миннән башка тама тамчылар.
Юри үртәгәндәй, актарылып,
Ярсый-ярсый ага ташулар.
«Язлар дәрте синдә сүнмәс», – диеп,
Нигә инде яшьлек алдаган?
Кәгазь көймә ясап йөздерергә
Чыгып чабар хәлем калмаган.
Чыр-чу килеп йөргән малайларны
Тәрәз аша гына күзәтәм.
Язгы сулар ага бөтерелеп,
Бер тамчысы минем күзләрдә...
 

Өмет ае


Башкалам дип киләм сиңа, Казан,
Бабаларым сиңа табынган.
Рәхәтләнеп мәгәр йөри алмыйм,
Хөр түгел син... яулап алынган.
Ят исемнәр сеңгән урамнарда
Адашмыйча йөреп буламы?
...Ай яктысы эзлим... түбәләрдә
Катлы-катлы тәре урманы.
Ирекләрен җуйган милләтләрне
Халык диеп әйтү яраса,
Татарга да баскын кагылмаган
Берәр почмак тиеш ләбаса!
Җанга җылы булсын анда баргач,
Өмет ае торсын күгендә.
Ә хәзергә андый пайтәхетне
Йөртәм бары күңел түрендә...
 

Татар моңын аңлар өчен


Бигрәк моңлы халык, дисең,
Тыңлыйм хәйран калып, дисең.
Үзәк өзгеч моң-сагышны
Көйли каян алып, дисең.
...Моңаймаска юк шул чара,
Бәйсезлеккә ерак ара.
Дүрт йөз кырык катлам аша
Үтеп чыгып яшәп кара...
 

Ватык арба


Төште калды тәгәрмәчләр,
Барган җирдән утырдык.
Күчәр башы каерылгач,
Талашырга тотындык:
– Кем шаярган, кем эше бу?
...Черек булган чәкүшкә.
Тугандашлар берәм-берәм
Тартып китте чәнәшкә.
Җиккән атлар чыгымчылый,
Алга ничек барасы?
...Бик тә хәтәр була икән,
Ватыла Ил арбасы.
 

Улыма


Авыр булыр сиңа, улым,
Бу дөньяда тормыш сөйрәү;
Зур кимчелек саналганда,
Үз телеңдә уйлау, сөйләү.
Ә без, шуны белә торып,
Өйрәтәбез ана телен.
Татар җанлы егет булып
Үсүеңне синең телим...
Заманында күп йөрдек без
Чит бер телне өстен итеп.
Аңа карап ни үзгәрде?!
Күңелебез һаман китек.
Акылыбыз соң утырды,
Болгангалап тонган судай.
Өр-яңадан башлар өчен,
Инде соңга калдык бугай.
Безнең хата – сиңа сабак!
Сеңдер телнең күркен, ямен.
Болганмаган чишмә суы
Һичбер вакыт җуймас тәмен...
 

Эш кирәк шул


Мөстәкыйльлек сагыз түгел,
Чәйнәп кенә үзләнмәс.
Сүздән ботка ясап яшәп,
Дөнья артык үзгәрмәс.
Буш йодрык селтәүләрнең
Тапмыйм бер дә кызыгын.
Азатлыгым ныгысын дип,
Бармы каккан казыгың?..
 

Шигырьле гомер


Михнәтләрен бу дөньяның
Бик яшьли күрдем.
Өй җылысы җитмәгәндә,
Шигырьгә кердем.
Үсә төшкәч, сөю дигән
Утларда яндым.
Айны, күктән тартып алып,
Шигырьгә салдым.
Булды хәлләр: күп тапкырлар
Дусларым сатты.
Этлекләрен онытырга
Шигырьгә кайттым.
Шатлыкны да, кайгыны да
Үзенә җыйды.
Кешегә сыймас серләрем
Шигырьгә сыйды.
Гомер буе юатты ул
Ягымлы гына.
Шигырь – иман! Кичерми ул
Ялганны гына...
 

Бар да исәптә


Чит-читләре көйгән байрак төсле,
Татарстан, синең харита.
Безгә килеп җиткән нәни кисәк...
Янып, теткәләнеп тарихта.
Зур җәймәдәй вакытлары булган,
Көнләштергән – утлар төрткәннәр.
Кечерәйгәч, комсыз бер дәүләтнең
Кулъяулыгы итеп йөрткәннәр.
Башъяулыгы бит ул, ашъяулыгы!..
Зур милләтнең күңел бизәге!
Янган байрак көлләрен дә җыеп
Үлчәр әле тарих бизмәне...
 

Татар гадәте


Карап торып кыйнаттыгыз,
Өстәп сугып елаттыгыз.
Егылганга кем соң тибә?
Гел беттеме оятыгыз?!
Килмешәкләр симерделәр,
Илне, җанны кимерделәр.
Җикеренеп, талап туйгач,
Ераккарак сикерделәр.
Шуны әйткәч, яратмыйсыз,
Уңлы-суллы яңаклыйсыз.
Җан көйдергеч бер хатаны
Ничә гасыр кабатлыйсыз.
Үзеңнеке мантымасын,
Яктылыкка омтылмасын.
Итәгеннән тартып төшер,
Тышаулап куй, ыргылмасын.
...Нигә шундый соң син, татар?
 

Әйе...


Куркып яшим үз-үземә
Табынудан?
Кемнәрнеңдер итәгенә
Тагылудан.
Баш очына куеп йөртәм
Хөрлегемне,
Юкка-барга ваклаган юк
Ирлегемне.
Шартлап сынсам да курыкмыйм
Сыгылудан,
Еласам да елармын тик
Сагынудан...
 

Күрешәм ике куллап


Кинә саклый торган халыклар бар,
Тарих белә андый хәлләрне.
Уң кулын ул суза күрешергә,
Сул кулында тота хәнҗәрен.
Бабаларым күрше-күлән белән
Соңгы кабымлыгын бүлешкән.
Шикләнергә урын калдырмаган,
Ике кулы белән күрешкән.
Бар дөньяга үрнәк ул гадәтне
Һичвакытта ташлау килешмәс.
Эчкерсезлек нуры сибеп яшәр,
Сыңар куллап татар күрешмәс...
Күрешмәс!
 

Сусадык, су бирегез


Бер йотым су бирделәр дә
Чыктылар шундук ясин:
Шартнамә белән бастырып
Куйдылар чишмә башын.
Шуның белән кибегүләр
Басыла була диме?
Азатлыкка – яктыга юл
Ачыла була диме?
Дүрт йөз илле ел буена
Җыелган безнең сусау.
Тамак чатный, су бирегез!
Тезгеннәр әле бушау...
 

Хуш, Чатыртау


Чатыртауны биш урадым,
Әйләнеп карый-карый.
Шунда узган көннәремнең
Исәбен саный-саный.
Чатыртауда таш түгел ул,
Бодай бөртеге генә.
Хәлләремне аңлар кебек
Дала бөркете генә...
Чатыртаудан китеп барам,
Борылып карый-карый.
Җирдә үткән гомеремнең
Елларын саный-саный...
 

Безнең башкала


Татарстан башкаласы
Казан икәнен беләм.
Татарларның башкаласы
Кайда соң, бәгырь генәм?
Исән лә ул, күрә белсәң
Күңелең күзе белән:
Хөр башкала – йөрәкләрдә,
Татарның үзе белән...
 

Барыбер яхшырак


Авыл бит ул авыл инде,
Ни генә сөйләсәң дә.
Каешлансаң, яшәп була,
Сөйсәң дә, сөймәсәң дә.
Урлаганы урлый бирә,
Күрсәң дә, күрмәсәң дә.
Кешегә бит ярап булмый,
Бирсәң дә, бирмәсәң дә.
Сәрхушләре эчә һаман,
Тотсаң да, тотмасаң да.
Яшьләр чыгып китеп бара,
Тыйсаң да, тыймасаң да.
Әҗере юк, уртак эшкә
Йөрсәң дә, йөрмәсәң дә.
Басуларны билчән баса,
Сөрсәң дә, сөрмәсәң дә.
Ит-сөт артмый, сыерларны
Көтсәң дә, көтмәсәң дә.
Кадерең юк, алтмыш яшькә
Җитсәң дә, җитмәсәң дә.
...Төне тыныч, һавасы саф,
Чиста су... саныйсың да:
«Монда әйбәт әле», – дисең,
Шәһәргә кайтасың да...
 

Яшәп күрсәттем


Кысып кочтым да бер авыл кызын,
Китеп бардым Казан ягына.
Татлы булгандыр шул... шул елларны
Бүгенгәчә ул кыз сагына.
Көнләшерлек итеп эшли белдек,
Йөргән чакны белмим җиңелеп.
Без корганны дистә еллар буе
Бетералмый яшьләр җимереп.
Үкенгән юк, бик еш юан башы
Төшсә төште язмыш-күсәкнең.
...Елап йөргән мыҗык бәндәләргә
Матур итеп яшәп күрсәттем...
 

Шагыйрь кайчан бәхетле була?


Мәшһүр шагыйрь Тукай булган,
Батыр шагыйрь Җәлил булган,
Моңлы шагыйрь Туфан булган,
Хисчән шагыйрь Хәким булган.
Моңлылар да, батырлар да
Булыр әле киләчәктә.
Бәхетлесе табылмас тик
Халкы тоткын, мәхбүс чакта.
...Сүзем, татар, синең хакта...

Комментарийлар