Көтмәгәндә, әтигә ютәл төште. Чәчүгә чыккан гына вакытлары. «Мин ютәллим», – дип, өйдә утыра торган чакмыни аның кебек тракторист кешегә.

0_6465c_fc24f996_XL

Көне-төне чәчүдә. Кайткан чакта кыска гына вакыт арасында әни тегеләй-болай дәвалап караса да, файдасы аз. Чөнки тагын кырга чыгып китәргә кирәк. Шулай йөри торгач, чәчү беткәндә әти бөтенләй хәлсезләнде. Маңгае кызу. Өйдәгеләр бар да пошаманда.
Чәчү бетүгә үк, районга табибка киттеләр. «Анда үпкә чире», – дип кайттылар. Атна-ун көн район шифаханәсендә ятып чыкты, тик чире бетмәде.
– Күрше авылдагы өшкереп тә, үләннәр белән дә кешеләр дәвалаучы Шәмсия әбигә күрсәтеп карыйбызмы әллә? – дип киңәш иттеләр әниләр. Им-томга көлеп кенә караган, карчык-корчыкларга якын да бармаган әти бу юлы карышып-нитеп тормады, ризалашты. Авыруы чынлап та бик җитди иде булса кирәк.
Ат җигеп, әти белән әни күрше авылга киттеләр. Мин, әбигә булышучы бердәнбер ир-ат, әби ни кушса, шуңа йөгереп кенә тордым. Өйдә дөнья тоткасы булган әти авырып киткәч, киреләнеп маташа торган чакмыни…
Әни йолкырга ике мамык кәҗәсен калдырган иде. Шулар белән мәш киләбез. Әби йолкый, мин кәҗәне тотып торам. Инде мамыгы кубып тора, мамык астында, бер сантиметрлап булыр, елтырап торган яшь, яңа мамык үсеп килә. Ләкин анысы әле кыл кебек каты. Ә иске тунын инде салыр вакыт җиткән, аз гына тартуга да кубып чыгып тора.
Мамык кәҗәсе безнең авылда элек булмаган, иң элек ул минем әнигә бирнә бүләге булып ияреп килгән. Безнең әни – Ырынбур ягыннан. Шәл бәйли башласа, кулына күз иярми аның. Ялгышмый да, саташмый да. Сөйләшә-сөйләшә дә бәйли, телевизор карый-карый да бәйли.
– Килен түгел, хәзинә алдыгыз инде, хәзинә… – дия торганнар иде әбигә авылдашлар әни турында.
Авылда минем әни бәйләгән шәлне ябынмаган хатын-кыз бармы икән?..
Менә шулай, башта бөртекләп йолкыйлар, аннары чәнечкеле щетка тарак кебек ике ая белән аялыйлар. Аннары тешле тарак кебек агач аркылы чыгаралар, аннары, кыллары коелып беткәч, нечкә мамык җеп кушып эрлиләр. Мамыкка кушар өчен, мамык оекны сүтеп, шуның җебен дүрт катка аерып, йомгакка чорныйлар. Эрләгән мамык-җептән шәл бәйлиләр.
Әни әйтә: «Безнең кәҗә аеруча әйбәт мамыклы, нәселе әйбәт», – ди. Менә, әби йолкыганда карап торам, чынлап та, мамыгының озынлыгы бер карышка җитәрлек. Хәер, бездән күреп, мамык кәжәсе асрый башлаган хуҗалыклар хәзер шактый авылда. Ә тәҗрибә уртаклашырга, анысын-монысын сораштырырга барыбер безгә киләләр.
– Авызыңны ачып торма, әйбәтләп тот! – дип, әби уйларымны бүлеп җибәрде. Кәҗә кәҗә инде, мамык кәҗәсе булса да мут. Өстәл өстендә калган ипи кисәгенә үрелә.
– Бир инде, ымсындырма, бәләкәй-бәләкәй генә каптыр, – ди әби.
Күрше Мансурларның да кәҗәләре бар. Тик аларның кәҗәләре – сөт кәҗәсе, мамыгы юк. Җәйләр буе шул кәҗәдән бакчаны саклап иза чигәм инде мин. Әти коймаларны күпме генә ныгытмасын, теге мут кәҗә барыбер керер тишек таба. Безнең мамык кәҗәләре алай ук түгел. Мансур белән бер класста укысак та, ян күршеләр булсак та, шул кәҗәләр аркасында бер дә «боткабыз пешми» инде, гел әйткәләшеп торабыз. Ник асрыйлардыр инде шул кәҗәләрен. Сөт бирү өчен сыер бар ләбаса. Ике имчәген ике якка кылтайтып, йөри инде кәперәеп теге кәҗәләре…
Мансур әйтә: «Безнең кәҗә кебек кәҗәләрдән кешеләр ун мең ел элек үк файдаланганнар», – ди. Ун мең ел элек бәлки кирәк тә булгандыр ул, әлбәттә, тик хәзер, егерме беренче гасыр барганда, сөт кәҗәсе асрау көлке инде, бер уйласаң. Менә безнең кәҗә ичмасам…
Әби кәҗәне йолкып бетерде, бар, ашарына сал, рәхмәт әйт, дип чыгарып җибәрде. Ашарына салырмын инде салуын, тик ул минем рәхмәтем кәҗәгә ни хаҗәт?
Капка төбенә ат килеп туктады. Әтиләр кайтты. Шәмсия әби: «Бу чирнең дәвасы үзегездә, үзегез дәваланыгыз, – дигән. – Атнага өч тапкыр мунча, каен себеркесе, мәтрүшкәле чәй, карабодай балы. Ә иң мөһиме, ашый торган ризыкның 70 процентын кәҗә сөте һәм шул сөт ризыкларына алыштыру кирәк», – дигән. Әни кайта-кайтышка Мансурларга кереп китте. Ник кергән, дисәм, теге мин күрә алмаган сөт кәҗәсен җитәкләп безгә алып кереп маташа. Ике мамык кәҗәсенә алыштырып алган.
Яратмаган ашың алдыңа килә, диләр иде, шул икән. Кем белгән бит аны, кәҗә сөтенең шулай бик күп чирләрдән дәва икәнен. Түзәм инде, түзәм… Тик әти генә тизрәк савыксын.


Комментарий язарга