Логотип «Мәйдан» журналы

Кече Сонда Яруллиннар музее ачылды

Заманында Кече Сон мәдрәсәсе бик данлыклы була. Биредә 1785 елларда татар укымышлысы Таҗетдин Ялчыгол да мөгәллимлек итә. Галим Риза Фәхретдин исә «Асар» дигән хезмәтендә әлеге мәдрәсә мөдәррисләрен к...

Заманында Кече Сон мәдрәсәсе бик данлыклы була. Биредә 1785 елларда татар укымышлысы Таҗетдин Ялчыгол да мөгәллимлек итә. Галим Риза Фәхретдин исә «Асар» дигән хезмәтендә әлеге мәдрәсә мөдәррисләрен күрсәтә. Менә озак еллар ташландык хәлдә булган бина торгызылды.
Элекке мэдрэсэ, хэзерге музей бинасыIMG_0081 Элеккеге мәдрәсә, хәзерге музей бинасы
Бинаны яңарту, торгызу эшләрендә авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәлахов зур тырышлык куйган. Бу хакта авыл халкы да, үз чыгышында район хакиме Анатолий Иванов та белдерде.
Мамадыш районы хакиме Анатолий ИвановIMG_0066 Мамадыш районы хакиме Анатолий Иванов
Музей ачу тантанасында Тукай бүләге иясе Нәҗип Нәккаш: «Мәдрәсә бинасы гомер буе татар өчен белем учагы булган», – дип билгеләп үтте.
IMG_0073 Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәҗип Нәккаш
Казан консерваториясе хезмәткәре Геннадий Макаров шушы төбәктән талантлы шәхесләрнең күпләп чыгуына мондый аңлатмасын бирде: «Бу мәдрәсә бинасы кырында «Шәкертләр чишмәсе» бар икән. Бәлки менә шул чишмә суын эчкәннәр сәләтле була торгандыр да, чөнки ул  белем чишмәсе». Геннадий Макаров шулай ук Мирсәет Яруллинның Казан консерваториясендә татар музыка факультетын булдыруда зур тырышлык куюын искәртте, шул факультетта бергә эшләгән елларны искә алды.
Казан консерваториясе хезмәткәре Геннадий Макаров Казан консерваториясе хезмәткәре Геннадий Макаров

Тантанага Мирсәет Яруллинның хатыны Луиза ханым да кайткан иде. Танылган композиторлар   Яруллиннарның истәлекләрен саклаулары өчен Мамадыш төбәге халкына рәхмәтләрен дә җиткерде.


Мирсэет Яруллин хатыны Луиза ханымIMG_0069 Мирсәет Яруллинның хатыны Луиза ханым

Сугыш чорында татар язучылары фронтта була. Күбесе мәңгегә ятып кала. Шушы вазгыятьтә бер төркем Мәскәү әдипләренең, сугышка алынмыйча, Татарстандагы Чистай каласына күчерелүләре дә мәгълүм. Композиторлар белән дә шундыйрак хәлләр булган икән. «Шүрәле» балеты белән татарны бар дөньяга таныткан талантлы композитор Фәрит Яруллин сугышка озатыла. Ә Мәскәүдәге композиторлар исә шул ук Чистайга озатылган.


"Шүрәле" балетыннан күренеш

Бу күренешне «Мәдәни Җомга»  газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов болай дип искәртте: «Мәскәү телевидениесенең бер композиторның 70 яшьлек юбилеен берничә тапкыр күрсәтүләрен хәтерлим. Бик зурлап күрсәттеләр. Бу кеше безнең Чистайда туып-үскән булып чыкты. Аның әтисе композитор була. Сугыш башлангач, әти-әнисен Мәскәүдән Чистайга җибәрәләр. Ә безнең талантлы композитор Фәрит Яруллин, сугыш эченә кереп, фашистларга каршы көрәшеп йөри. Шул ук вакытта Мәскәү композиторы, аның баласы, татар икмәген ашап, татар сөтен эчеп, гомер кичерә. Шул баланы атасы, сугыш беткәч, Мәскәүгә алып китә. Репетиторлар яллап, әлеге баланы үстерәләр. Хәзерге музыка дөньясында әлеге кеше буш кеше. Ләкин бит Мәскәү ТВсы сугышта һәлак булган композитор Фәрит Яруллинны искә алмый. Мәскәүдә хәрби парадлар вакытында Салих Сәйдәшевның «Совет Армиясе маршы» яңгырый.  Салих Сәйдәшевныкы, татарныкы дип әйтүче юк. Бер нәселдән өч композитор биргән башка бер авыл да билгеле түгел. Актаныштагы тарихи Кормаш авылы мәктәбе өч Халык рәссамын үстерде. Ләкин шул мәктәпне моннан биш ел чамасы элек яптылар. Бу мәктәп үләргә тиеш түгел, яшәргә тиеш иде».


IMG_0087Музей ачылу чыгышларында күп рәхмәтләр ишеткән Мансур Фәләховтан Кече Сон мәдрәсәсе, бинасы тарихы белән тулырак таныштыруны сорадык. Аның сүзләренчә, мәдрәсә XVIII гасырга кадәр төзелгән. Әлеге агач мәдрәсә яна. Аның урынына 1898 елда Тәберде Чаллысы авылыннан Шәйдулла оста мәдрәсәне таштан төзи. Мәдрәсәдә укыту, нигездә, кадимчә була. 1900 нче елларда биредә 110 шәкерт сабак ала. Җәмгысе монда 300 дән артык шәкерт указ алып, Казан губернасы авылларында мулла һәм мәзин булып торганнар. 1918 елда мәдрәсә бинасы совет мәктәбенә әйләндерелә. Мәдрәсәнең соңгы мөдәррисе булып Мәүлә-әсән санала. Ул 1984 елда Ташкент шәһәрендә вафат була.
IMG_0064 Чарада олысы да, кечесе дә булды
Композитор Фәрит Яруллинның кызы Наилә Киев шәһәрендә гомер кичерә. Ул Киев татарлары җәмгыяте активисты Әсгать Кашапов аша Заһидулла Яруллин ясаган тальян гармунны Татарстанга озата. Гармунның Кече Сон музеена тапшырылуын тели. Фәрит Яруллин исемендәге музей ачылган көнне әлеге әманәт үтәлде.

Комментарийлар