Логотип «Мәйдан» журналы

Кече күңелле Тар-Тарин (Истәлекләргә корылган хикәя)

Алтмышынчы елларда армиядә өч ел хезмәт итәргә кирәк иде.

Куба тирәсендә башланган ыгы-зыгы вакытында минем билемне дә солдат каешы буып алды. Хезмәтемне Тамбов шәһәре тирәсендә урнашкан кече авиация белгечләре әзерләүче мәктәптә башладым. Ягъни шунда яшь солдат курсын үттем һәм бер үк вакытта радиомеханик-радиотелеграфист белгечлеге алдым. Аннан инде шуннан йөз илле чакрымдагы хәрби частькә белгечлегем буенча хезмәтемне дәвам иттерергә җибәрделәр. Мәктәптә чакта Казаннан бергә килгән татар егетләре байтак иде. Яңа урында безнекеләрнең берән-сәрән генә икәнлеге ачыкланды. Дөрес, беренче айларда яңа урындагы зур гына хәрби берләшмәдә кемнәр барлыгын тиз генә белеп бетерүе дә җиңел эш түгел. Ник дигәндә, сөйләшү-аралашу мохите урыс теле. Шунысы да бар – татарлар тышкы кыяфәтләре белән урыслардан әлләни аерылып та тормыйлар. Безне шушы гомуми чолганыштан белеп алу шактый кыен. Урысларның үзләре дә еш кына безгә охшаш була. Мин эшләргә тиешле радиостанция экипажына туры килгән Анатолийны әнә, урыс егете булудан бигрәк, татар малае дип әйтергә була. Төс-кыяфәте, шаян-шуклыгы, эш рәтен белүе нәкъ менә хезмәтен мин укыган мәктәптә дәвам иттерергә калган Тәлгатьне хәтерләтә. Мин баштарак кайчакта аңа татарча эндәшеп куям икән.
– Тәлгать, ачкычны бир әле!
Толя андый чакларда миңа аптырап карап тора, аннан елмаеп куя. Шулай да әле генә әйткәнемне урысчага әйләндерүне сорый.
Мин тәрҗемә итәм.
Ул тагын аптырый:
– А почему Талгат?
– Синең исемең Анатолий, кыскартып сиңа Толя дип эндәшәбез. ШМАСта (авиациянең кече белгечләре мәктәбендә) Тәлгать исемле татар егете бар иде. Минем якташ, бер районнан. Менә дигән шофер, спортчы. Аны да урыслар Толя дип йөртәләр иде. Син болай да шул татар малаена охшагансың. Исемең дә аныкына якын. Шуңа күрә кайчакта сиңа буташтырып эндәшәм дә икән.
– Юньле кешегә охшаткач, ярый инде. Мин синең татар икәнеңне белгәч, беразга аптырап та калган идем. Мин бер татарны беләм, ул бөтенләй икенче кеше. Хәтта куркынычрак та. Син бөтенләй башка төрле татар...
Мин ул кешенең нинди икәнлеген сорап та тормадым. Чөнки татарларның нинди икәнлеген мин аннан яхшырак беләм.
Шулай, аралаша-аралаша, без Анатолий белән дуслашып та киттек. Экипаж алдына куелган катлаулы бурычларны башкарган вакытларда эшкә тугрылыклы, ышанычлы кешенең янәшә булуы бик әйбәт. Анатолий нәкъ шундый егет. Урта мәктәптә әйбәт укыган, армиягә чакырылыр алдыннан бер ел чамасы фәнни-техник лабораториядә эшләргә өлгергән. Әмма, ничектер, югары уку йортына эләгә алмаган. Хезмәттән соң туп-туры институтка керергә җыена. Шуңа күрә матур әдәбиятны да, техникага кагылышлыларын да яратып укый. Ул радиостанциябезнең схемаларын, аның пәрәвез сыман чәбәләнеп беткән сызымнарын да шактый тиз төшенеп ала. Иң кирәклесе – шул галәмәт катлаулы техник документларның табышмаклары белән мавыгудан тәм таба. Ул үзе моны гадәти шөгыль дип кенә саный, әмма моның экипаж өчен никадәр кирәкле эш икәнлеген мин яхшы беләм. Шуңа күрә аның җаеннан гына торам. Юкса, андый егетне башка экипажлар да бик теләп үзләренеке итәрләр иде. Хәтта кайберәүләр андый омтылышларын кайчакта сиздереп тә куялар. Мондый адымнан бер нәрсә саклап тора: рота командиры капитан Пахомов авызыннан очраклы гына ычкынган хәбәргә караганда, тиздән миңа башка бер эш тапшырырга мөмкиннәр икән. Алай булганда, әлбәттә инде, Анатолий миңа алмаш булачак.
Чыннан да, көннәрнең берендә мине хәрби берләшмәнең комсомол секретаре итеп сайлап куйдылар. Төп хезмәтең шушы булачак, техника паркындагы эшеңне шушы Анатолийга тапшыр, диделәр. Моңа беркем дә гаҗәпләнмәде, ник дигәндә, ул инде бу вазыйфаны үз өстенә алырга әзер иде.
Җитәкче булып эшләү ул иң әүвәл үз яныңа ышанычлы кешеләр туплау дигән сүз. Мин моны әле армиягә кадәр райкомолда эшләгәндә үк яхшы төшенгән идем. Урыннардагы комсомол оешмалары җитәкчеләренә шуны әйтә торган идем. Шуңа күрә биредәге комсомол комитетына да мин үзем өчен таяныч булырдай егетләрне-кызларны туплауны максат иттем. Бу очракта «кызларны» дип әйтүем бер дә ялгыш сүз түгел. Биредә хәрби хезмәт үтүче кызларның утыз биш-кырык кешелек взводы бар. Алар арасында җәмәгать эшенә катнашу омтылышы булганнары да күренә. Кызларның шушы тирәлектә булулары егетләр өчен дә үзенә күрә күңелле булачагы әйтмәсәң дә аңлашыла. Алар үзара аралашудан кызык табарлар, бергәләп яңадан-яңа чаралар уйлап чыгарырлар, шуларны оештыруда мавыгып йөрерләр дип уйланылды. Анатолий да, төп хезмәтеннән буш вакытларда, миңа ярдәм итәргә тырышып йөри.
Менә шулай өч еллык хезмәт ахырына да якынлашып килә. Анатолий белән армиядән соң ниләр эшләргә җыенуыбыз турында уйлаша башладык. Инде октябрь ахыры якынлаша. Быелга инде ул да институтка керә алмаячак. Димәк, аңа кайда да булса эшкә керешергә туры киләчәк. Мин дә иң әүвәл белем алуны дәвам итәргә ниятлим.
Анатолий да биредә бик кирәкле кеше булып әверелде. Хәрби техника бер урында гына тормый. Аны узган ел Воронежда яңа радиостанцияләрне куллануны камилләштерү курсларында укытып кайтарганнар иде. Быелның көзендә исә шундый укулар безнең хәрби берләшмәнең үзендә оештырылды. Безгә төрле урыннардан егермеләп сержант, солдат җыелды. Аларны укыту әле ноябрьнең беренче атнасында да дәвам итте. Анатолий да аларга үзе белгәннәрне җиткерергә тиеш булды. Шул сәбәпле, минем шикелле, аны да өйгә җибәрүне тоткарлап тордылар.
Хезмәттән безнең икебезне бер көнне азат иттеләр. Ноябрь башының бик матур кояшлы иртәсе. Без Грязи дигән шәһәрнең вокзалыннан поездга утырып китттек. Анатолий Тула өлкәсенең Узловая шәһәренә, мин – Казанга. Икебез дә бер юнәлештә. Миңа да Мәскәү аша кайтасы. Юлым Анатолий шәһәре аша уза. Үз тукталышына җитәрәк, ул шундый тәкъдим ясамасынмы?
– Әйдә, безгә кереп чык. Хатларым буенча өйдәгеләр сине яхшы беләләр. Безгә дә, аларга да кызык булсын. Алар мине станциядә көтәләр булыр, ә без икәү килеп төшәбез! Искитәрлек булачак!
Әлеге ният аның башында менә хәзер генә туды дип уйлыйм. Моңа кадәр мондый сүзнең гомумән булганы юк иде. Туган җиренә якынлаша башлагач, үзенә күрә кунакчыллык хисләре уяну идеме бу, әллә бүтән берәр сәбәпме, һәрхәлдә моның ихлас әйтелгәне шик уятмый иде. Ник дигәндә, ул минем җавапны балаларча беркатлылык белән көтеп тора. Өздереп кенә юк дип җавап бирергә дә уңайсыз кебек тоелды. Мин дә әнигә шушы арада кайтырмындыр дип хәбәр иткән идем инде. Тик шунысы бар, кайчан икәнлеген төгәл генә әйтмәгән идем. Хәер, мин моны үзем дә белми идем бит әле. Шуңа күрә бер-ике көнгә кичегүдән берни дә булмастыр... Тимер юлчылар шәһәре дип дан алган бу урында тукталып алудан кемгә зыян?
Шулай итеп, мин Узловая дигән шәһәр тукталышында җиргә бастым. Анатолийны абыйсы, сеңлесе һәм тагын бер-ике кыз кочакларын җәеп каршы алдылар. Урыслар гадәтенчә, шау-гөр килеп, дөнья бетереп кычкырышып кочаклашырга-үбешергә тотындылар. Анатолийның бөтен игътибары аларда иде. Ул бер мизгелгә мине онытып та куймадымы икән? Юк, онытмаган булып чыкты. Шау-шу бераз тынгач, әйтеп куйды:
– Минем хезмәттәшем Фоат. Таныш булыгыз.
Шунда гына барысы да мине күреп алдылар. Кочакларына ук сыендырмасалар да, бик җылы итеп күрештерләр.
Анатолий өстәп куйды:
– Фоатны Узловая шәһәрен күреп чыгарга ризалаттым, безгә кайта.
Каршы алучылар гөр килеп бу хәбәргә куануларын белдерделәр.
Кассага кереп, минем билетларның срогын үзгәрттек тә, вокзал артындагы мәйданга чыктык. Автобуска утырып, бистә кебек шәһәрнең тар гына урамыннан кузгалып та киттек. Егерме биш-утыз кешелек автобус буш диярлек. Бездән гайре биш-алты кеше бардыр. Әмма салон каршы алучылар тавышы белән тулды. Аларга Анатолий тавышы да өстәлә, ул кемнәрнедер, нәрсәләрнедер сораша, тегеләрнең җавапларын ишетеп, я көлә, я гаҗәпләнә, я йөзенә җитди төс кертә. Үзенең сөйгән кызын кочагыннан чыгармый, вакыт-вакыт үбеп тә ала.
Алар бакчалы, каралты-куралы аерым йортта яшиләр икән. Әти-әнисе капка төбенә чыгып көтеп торалар булып чыкты. Күрше-күләннәр дә җыелган. Ун-унбишләп кеше. Барысы да Анатолийларын сагынышканнар, бер дә галәмәт, аны бер кочактан икенчесенә тапшыралар. Шул ук вакытта миңа сораулы караш ташлап алгалыйлар. Анатолийның туганнары аларга минем кем булуымны әйтә. Әти-әнисе дә, мине үз итеп, килеп күрешә.
Өйдә, өстәлләрне бер-беренә кушып, озын табын әзерләгәннәр. Тезелеп утырып, өйне тутырып өстәл тирәли урнаштылар. Шунда ук чәркәләр чыңлый, тостлар әйтелә башлады. Һәммәсенең күзе Анатолийда. Кайсыдыр әйтеп куя:
– Кара син, чын егет булып кайткансың, солдат икмәге нык килешкән. Оксанаң өч ел буе көтте. Кич-иртә чыгып та йөрмәде. Анатолийдан башка анда кызык түгел, диде.
Анатолий үзе янында утырган кызны кочаклап кысып куя.
Утыра торгач, чират миңа да җитә. Кызыксына башлыйлар.
– Ә син, сынок, кайсы яклардан? Исемеңне дә отып кала алмадык. Колакка ятрак исем.
Анатолий сүз кыстыра:
– Аның исеме Фоат. Йөрәк дигән сүз икән. Ул минем якын дустым. Баштарак без бер экипажда хезмәт иттек, аннан ул безнең частьнең комсомол секретаре булды.
Барысының да игътибары миңа юнәлә. Анатолийның әтисе әйтеп куя:
– Комсомол секретаре диген...
Бер зыялы кыяфәтле бабай, үзенә генә ишетелсен дигәндәй, әкрен генә сорау юллый:
– Исемең ничек әле?..
Анатолий белән икебез бер авыздан әйтеп куябыз:
– Фоат.
Бабай уйланып кала...
– Фоат, Фоат... Сугышта бер бик әйбәт иптәшем бар иде. Ул да Фоат исемле иде. Урал татары. Әйбәт кеше иде...
Бераз миңа такәлеп арап тора.
– Әллә син дә татармы?
– Әйе.
– Үзең кайдан?
– Казаннан.
– Ә-ә. Чын татар инде болай булгач. Татарстанның үзеннән булганнарны бездә шулай диләр.
– Татарлар кайда гына юк. Без бөтен ил буйлап таралган. Барысы да чын татарлар.
Бабай көлемсерәп куя:
– Анысы дөрес. Татарлар су өстендәге май кебек. Бервакытта да башкалар белән кушылмыйлар, үзләренчә кала бирәләр.
Әлеге бабай янында утырган карт укытучыга охшаган әбекәй кызыксына:
– Ә син татарча сөйләшә беләсеңме соң? Русчаны әйбәт текелдисең болай...
– Беләм, әлбәттә. Хәтта ана телендә шигырьләр дә язам.
– Димәк, шагыйрь. Ә урысча язасыңмы?
– Юк, урысча яза алмыйм. Чөнки, нинди дә булса телдә шигырь язу өчен, шул халык мохитендә туып-үсәргә кирәк. Урысча сөйләшсәм дә, аны төбенә төшеп беләм дип әйтә алмыйм.
– Ә телне, син әйткәндәй, төбенә төшеп белү өчен, Россия шартларында туып-үсү генә җитмимени?
– Кемнәргәдер, бәлки, җитәдер. Ә мин татар мохитендә туып үстем. Безнең авыл, хәтта районыбыз гел татарлардан гына тора диярлек. Мин урыс кешесен беренче тапкыр ундүрт яшемдә генә күрдем. Күрше авылга бер абыйны фелдьшер итеп җибәргәннәр иде. Шул, мин авыргач, безнең өйгә килде. Авызыма калак сабы тыгып, «скажи а-а» ди. Мин аңламый торам. Аннан татарча итеп «а-а дип әйт» дигәч кенә ул кушканны үтәдем.
Мәҗлестәгеләр шаулашып көлештеләр.
– Нәрсә, урыс кешесе татарча өйрәнгәнме?
– Әйе, бездәге урысларның күбесе татарча белә.
Һәммәсе аптырашып калдылар.
– Ул татар телен ничек белергә кирәк? Аны өйрәнергә мәҗбүр булган урыслар кызганыч.
Анатолийның сеңлесе болай диючене бүлдерә:
– Нәрсәсе кызганыч? Тагын бер телне өйрәнгәч, аңа, киресенчә, рәхәт кенә. Ни өчен дигәндә, ул әнә татарлар белән аңлашып яши. Бу начармыни?
Шунда урта яшьләрдәге абый Анатолийга төбәп көлеп куя:
– Дустың татарча беләме-юкмы, шуны тикшереп карау мөмкинлеге бар. Син аны Полевой урамындагы Тар-Тарин янына алып бар. Сөйләшә алырлармы икән?
Моны ишетеп, барысы да рәхәтләнеп көлешәләр. Мәҗлес тагын да җанланып китә. Гармун уйнау, җырлау башлана. Анатолийга рәхәт, ул үзенең туган мохитендә, аны яраткан, үз иткән кешеләр арасында. Мин уйлап куям, мин нигә инде монда тукталырга булдым? Хәзер Мәскәүгә җиткән булыр идем. Иртәгә инде Казанда... Үз якыннарым янында. Монда кеше рәхәтенә кызыгып утырам. Болар да миннән тартыныбрак утыралар кебек. Баштарак һәрхәлдә шулайрак тоелган иде. Тора-бара мине бөтенләй ят итми башладылар. Ник дигәндә, алар кебек үк шук-шаян сүзләр сөйләп куям, җырларына да кушылгандай итәм. Кунаклар да алышына тора, көндезгеләре китә тора, яңалары өстәлә. Китә өр-яңадан танышу, сорашу. Бу инде мине шактый ялыктыра да башлады. Әмма сер бирмәскә тырышам, аларча булам. Янымда утырган бер кыз миңа аерым бер игътибар күрсәтә, ризыклар алып сала, рюмкаларны да буш тотмаска тырыша.
Өстәл яныннан кузгалганда, көзге кич инде караңгылыгын иңдергән иде. Минем бервакытта да бу кадәр дәвамлы мәҗлесләрдә булганым юк. Шуңа күрә, урамга саф һавага чыккач, үземне яңадан туган кеше кебек хис иттем, күктә чекерәеп торган йолдызлар, миңа елмаеп, көч-сихәт өстәгән кебек булдылар.
...Мин, армиядә өйрәнелгәнчә, гадәттәге подъем вакытында күзләремне ачтым. Үземне кечерәк кенә, әмма бик пөхтә итеп җиһазланган бүлмәдә күрдем. Өйдә тынлык. Якшәмбе көн дә булгач, кузгалырга ашыкмыйлар, күрәсең. Боларда әти-әниләренең йокысы да сак түгел, күрәсең. Бездә булса, минем әни инде таң белән уяныр, иртәнге чәйгә дип коймакларын пешерә башлар иде. Һәр халыкның үз тәртибе. Үземә дә ашыгыр урын юк. Поездым кичке якта гына. Димәк, әле миңа көне буе биредә булырга туры киләчәк. Аның кадәр вакытны ничек уздырырмын дип уйлап куям. Минем үземнең дә туган ягым бар, кеше кояшына җылынып булмас дигәндәй, минем йокы тәмам ачылды. Әмма чит өйдә хуҗалардан алда торып йөреп булмый бит инде. Бер-ике сәгатьләп бу йортка кайчан җан керер дип тын гына уйланып яттым. Кичәге сөйләшүләр, аралашуларны күз алдымнан уздырдым. Мине ничек каршы алырлар икән дип тә уйлаштырдым. Боларча булмас, әлбәттә, үзебезчә җылы булачагына шигем юк. Бигрәк тә мине анда әни өзелеп көтә булыр. Туганнар да куанышырлар. Кайтуын кайту, менә алга таба ничек яшәп кителер? Эшкә кайда урнашырмын да, тормышымны ничек башлап җибәрермен? Әлегә нинди дә булса сөйләшенгән, килешенгән урын юк. Барысы да ничек килеп чыгуына бәйле булачак.
Ниһаять, сәгать уннар тирәсендә булса кирәк, кайсыдыр бүлмәдә аяк тавышлары ишетелгән, ишекнең ачылып-ябылып кую тавышлары колакка килеп җитә башлады. Тагын берәр сәгатьтән, бүлмәмә кереп, Анатолий мине «уятты». Иртәнге аш янында (чәй генә дип әйтеп булмый) яңадан эчемлекләр кузгатканнар иде дә, мин җайлап кына баш тарткач, үзләре дә яхшысынмадылар. Бабайлары гына, «за здоровье» дип әйтеп, бер стаканны каплап куйды. Әле җитмәсә, әй, сез, егетләр, солдат мондый нәрсәне күкрәккә алырга тартынып торырга тиеш түгел, дип, «тәҗрибә» уртаклашып та алды.
Анатолий исә, көндез мине ничек мәшгуль итү турында уйлый иде булса кирәк, әйтеп куйды:
– Хәзер, Фоат, шәһәрне карыйбыз. Мин дә бик сагындым. Нинди яңалыклар булуын да күрәсем килә. Шәһәр, зур булмаса да, бездә дә кызыклы, истәлекле урыннар бар.
Аның сүзен әнисе элеп алды:
– Син кунакны кичә әйткән Тар-Таринга алып бар. Ул шәһәрнең аргы башында тора. Барып кайтканчы, бөтен шәһәрне күрерсез.
Бу тәкъдим барысына да ошады. Ял көне булгач, Тар-Тарин да өйдәдер, диештеләр. Аңа да үз милләттәше белән сөйләшү кызыклы булыр.
Болар аны татар дип беләләр. Шәһәрдә бу кешене чечен, калмык дип исәпләүчеләр дә бар икән. Дөрес кенә итеп берсе дә белми, ди. Шулай да күбесе аны татар дип уйлый. Шуңа күрә Тар-Тарин кушаматын такканнар да. Ул бер кеше белән аралашмый, кунак чакырмый, үзе дә кешегә йөрми, ди. Ничә дистә еллар буе шәһәрнең бер заводында слесарь булып эшли икән. Алтын куллы, диләр. Нәрсә тотса, шуны ялт иттереп эшләп бирергә булдыра, имеш. Эшкә барганда да, кайтканда да җәяү йөри. Баш төзәтә торган почмакларга керми. Зур гәүдәсе белән алпан-тилпән атлап туп-туры йөрүен дәвам итә. Беркемгә дә авыр сүз әйтмәс. Әмма зур гәүдәсе урамның бер башында күренсә, уйнап йөргән балалар шунда ук тыр-тыр килеп өйләренә йөгерешәләр. Ата-аналары сүз тыңламаган балаларын аның исеме белән куркыталар икән.
– Әнә Тар-Тарин килә! Ул татарның капчыгы үзе кебек зур, сине салыр да алып китәр!
Шул сүзләрне ишеткәч, кечкенә балалар шым булалар. Зурракларның да, куркудан узган булсалар да, бу абзыйны күргәндә, күңелләренә ниндидер шом керә, ди ул.
Мондый «кереш сүз»дән соң, мин дә кызыксына калдым. Чыннан да, кем икән бу кеше? Белергә иде. Әмма кешегә менә мин сине күрергә килдем, синең кем икәнеңне беләсем килә дип кенә барып кереп булмый бит. Берәр хәйлә, җай кирәк. Анатолий белән шул турыда уйлый башладык. Монда да дустымның әнисе тапкырлык күрсәтте.
– Тар-Тарин дивар сәгатьләрен бик оста төзәтә, диләр. Әнә безнең күкеле сәгать бар. Унлап ел тик эленеп тора, йөрми. Ташларга да кызганыч. Шуны алып барыгыз. Төзәтсә, төзәтеп бирер, төзәтә алмаса, шул килеш алып кайтырсыз. Аңа калдырмагыз, бабайларыбыз төсе ул. Патша заманыннан калган сәгатькә ниндидер Тар-Тарин җан кертә алмас, әлбәттә. Бу бит барып керү өчен хәйлә генә.
Анатолий, өенә кайтып керү белән, киемен алыштырды. Миңа да аның спорт костюмы таман гына иде. Кунакка шул киемнәрдән барырга булдык. Без шәһәргә чыгып киткәндә, әнисе арттан кычкырып калды:
– Тар-тарин дип эндәшә күрмәгез тагын, ул без кушкан исем генә. Чынын үзеннән сорап белерсез.
Апаның бу сүзләрен ишеткәч, мин көлеп куйдым. Хәтеремә бала чактагы бер хатирә килде. Аны дустыма да сөйләп алдым.
– Кырыгынчы еллар ахыры. Өс-баш алырлык акча юк. Акча юнәтә алсаң да, кибет киштәләре тап-такыр. Бигрәк тә юньле аяк киеме күргән юк. Күрше авылдагы мәктәпкә салкыннар башланганчы ялан аяк, җир катыргач, чабата киеп йөрибез. Чабатаны теләсә кем уңайлы итеп ясый белми. Ике авылга бер оста бар. Олы яшьтәге абзый. Аны Күҗәкәй дип йөртәләр. Шуңа күрә чын исемен бала-чага белми дә. Көннәрдән бер көнне әни шул абзыйдан чабата алып кайтырга кушып җибәрде. Мин, мәктәптән кыйтышлый, әлеге абзыйларга кердем. Аларның өе авылга бару уңаенда, иң кырыйда. Кердем. Бабай, һәрвакыттагыча, чабата ясап утыра. Мин, керү белән, әни өйрәткәнчә, сәлам бирдем.
– Әссәламегаләйкем!
Ул да кычкырып сәламемне алды:
– Вәгаләйкемәссаләм!
Үзенең күзләре миңа текәлгән.
Шуннан соң йомышымны әйтергә дип авызымны ачтым:
– Күҗәкәй абзый...
Шулай диюем булды, абзыем кулындагы шөшлесен миңа таба атып та җибәрде. Агач шөшле чак кына маңгаема бәрелмәде, башымны янтайтып кына котылдым.
– Ах, син маңка малай, мине мыскыл итәргә кердеңмени?
Ул минем арттан тагын нәрсәдер атты, мин инде ишекне ябарга өлгердем. Ул артымнан капка төбенә кадәр куып чыкты. Мин инде табанымны ялтыраткан идем.
Өйгә кайткач, бу турыда әнигә сөйләдем, ул рәхәтләнеп көлде.
– Ул абзыйның исеме Закир бит. Хәер, аны беркем дә исеме белән йөртми. Үзе артында барысы да Күҗәкәй, диләр. Моңа аның ачуы килә икән, алайса. Берәү булса, көләр иде дә бетерер иде, сине куа чыкмас иде. Моннан соң иптәшләреңә дә әйт, аңа Закир абый дип эндәшсеннәр.
...Чыннан да, матур гына шәһәр икән бу. Үзәктәге урамнарда күбрәк өч-дүрт катлы иске өйләр. «Хрущевка»лар да рәт-рәт булып тезелеп торалар. Болар – иң соңгы вакыттагы төзелешләр, аларга эләккән кешеләр үзләрен бәхетле дип саныйлар. Бернинди уңайлыклары булмаган коммуналкалардан соң алардагы фатирлар оҗмах булып күренәләр. Биредә дә шул йортлар тезелгән урам төзек кенә булып күренә. Өй яннарында чәчәк түтәлләре ясаганнар.Төрле юнәлешләргә сузылган юллар кисешкән шәһәр буларак, урамда шул һөнәр ияләре киеменнән булган кешеләр еш очрый. Әмма, үзәктән ераклашкан саен, йортлар вагая, авыл урамнарына охшап кала. Анатолий әйтә:
– Мин һәрвакыт үзебез хезмәт иткән теге шәһәрне Узловая белән чагыштырып карый идем. Алар арасында охшашлык күп. Урамында йөргәндә, каяндыр Тар-Тарин да килеп чыгар төсле тоела иде. Без ул кешедән шигәебрәк үстек. Әле хәзер генә аңладым, ул, дөресен әйткәндә, безнең шәһәрнең үзенә күрә бер бизәге икән бит. Бала вакыттагы тәэсирләр хәзергәчә исән. Менә без аның белән очрашырга барабыз, хәтта ышанасы да килми.
Тар-Таринның йорты урамның аргы башында гына түгел, аз гына калкуырак урында урнашкан икән. Тирә-күршеләрнекенә караганда, ныклыгы, төзеклеге белән дә аерылып тора. Таза бүрәнәләрдән салынган, тәрәзәләре зур, кәрнизләре бизәкле. Капкасы да киң, биек итеп эшләнгән. Өй түбәсе дә, капканыкы да берочтан яшел калай белән ябылган. Тәрәзә алдындагы кечкенә бакчада йодрык-йодрык чәчәкләр үсеп утыра. Көзге кыраулар суккан булса, болай матурлык биреп балкымаслар иде. Кыскасы, биредә нык куллы хуҗа булуы, зәвыклы кешеләр яшәгәнлеге күренеп тора.
Капка төбенә җиткәч, тукталдык та бер-беребезгә карашып алдык. Бу – капкадан кем беренче булып атлап керә дигән сорау иде. Анатолий, шушы шәһәр кешесе буларак, тәвәккәллек белдерде һәм келәгә басты. Без, капкадан башларыбызны тыгып, эт-фәлән юкмы дип, як-якка карандык. Һәм шунда кире чигенә язып калдык. Ишек алды уртасында зур гына гәүдәле ир-ат басып тора иде. Кулында сәнәк. Шуның белән аяк астында аунап яткан салам өемен эләктергән. Ул, эшеннән туктап, безгә карап тора башлады.
– Проходите, ребята, проходите. Собаки нет. Когда я здесь, держать собаки нет необходимости.
Русчасы төзек кенә булса да, акценты нык сизелә икән. Нәкъ менә татар сөйләшүе билгеләре. Үзебезнең татар! Мин, моны аңлап, әйтеп куйдым:
– Әссәламегаләйкем, абый.
Ул, бик гаҗәпләнеп, миңа текәлде. Шактый шулай торгач, сәнәген җиргә ташлады да миңа таба килә башлады. Каршыма килеп баскач та бик озак кына мине җентекләде. Татарча җавап бирде:
– Вәгаләйкемәссаләм! Син кем? Беркемне дә хәтерләтмисең...
– Мин Казаннан, Татарстаннан. Ә бу егет сезнең шәһәрнеке. Аның сезгә йомышы бар иде.
Анатолий нидер әйтергә авызын гына ачкан иде, абзый аны тыңлап та тормады.
– Какой-такой йомыш монда. Якташым барында бернинди йомыш юк. Син кем, исемең ничек? Ничек монда килеп чыктың?
Миңа кыскача гына аңлатып бирергә туры килде.
– Менә кичке поезд белән Казанга кайтып китәм. Юл уңаеннан гына тукталган идем.
– Исемең ничек?
– Фоат.
– Ә минеке Гайфулла. Урыслар Гена, диләр.
– Юк, сезне башкача атыйлар.
– Тар-Тарин диләрме әллә?
– Әйе.
Гайфулла абый көлеп җибәрде.
– Анысын да беләм, мин монда шул исем белән данлыклы да. Миннән өркәләр. Мин аларны аның саен куркытам. Кирәк икән, баш аркылы әйләндереп салам. Туры килсә, биш-алтысын бер чүмәләгә өеп куям. Татарин исеменә тап төшереп булмый бит инде.
Ул ачык өйалды ишегенә кычкырды:
– Гөлҗиһан, табын кор, кунак бар!
Ишектән бер апа йөгереп чыкты. Безгә карап елмайды да кире чигенде. Без аның ачык йөзен, ягымлы күзләрен генә күреп калырга өлгердек.
Монда иң гаҗәпләнгән кеше Анатолий иде. Моңарчы бу кешедән куркып, аңардан читтәрәк йөрү кирәк дип санаган рус егете авызын ачып тик карап тора. Ул, мөгаен, дусты әйткән «Әссәламегаләйкем» сүзенең ниндидер тылсымы бар икән дип уйлыйдыр. Аның бик тә гади «тынычлык, иминлек телим» дигән мәгънәне белдерүендә, әлбәттә, хәбәре юк. Әмма эш анда да түгел, бәлки әлеге исәнләшү сүзенең бу тау кадәр гәүдәле кешегә тансык булуында икәнлеген ул аңлап җиткерми булыр. Чөнки алар безнең ил шартларында туган телне сагыну дигән үзәк өзгеч нәрсәне белмиләр дә.
Хатыны чәй өстәле әзерләгән арада, Гайфулла абзый безгә каралты-курасын, бакчасын күрсәтте. Сыеры, бозавы, бер көтү сарыклары, каз-тавыклары бар икән. Хәтта күркәләр дә асрый булып чыкты. Аларны тота торган абзарлар пөхтә итеп җыештырылган, кем әйтмешли, тиешсезгә бер салам да аунап ятмый. Абзыйның аеруча горурланганы җиләк-җимеш бакчасы иде булса кирәк. Алмалар, чияләр, миләш агачлары һәрберсе үз аумагында урнашканнар. Ул бер алмагач кәүсәсен аеруча яратып сыйпап алды.
– Бусын, моннан ун ел элек, Башкортостаннан – Уяндык авылыннан алып килеп утырттык. Минем хатын шул яктан. Ул безгә Агыйделне хәтерләтеп тора. Алмасы да бик затлы. Иртә өлгерә, шуңа күрә бик саклап булмый, быелгысын ашап та бетердек бугай инде.
Абзый бары тик татарча гына сөйләшә, янда урыс егете булуын бөтенләй дә искә алмый. Шуңа күрә Анатолий аның сөйләгәннәреннән бернәрсә дә аңламый. Миңа карап аптырый: армиядә өч ел русча гына сөйләшкән дусты рус теленә бөтенләй дә охшамаган тагын башка телдә дә ничек оста сөйләшә ала икән бит. Ара-тирә мин Анатолийга нәрсә турында сүз барганын кыскача гына әйткәләп куям. Үз туган шәһәренең ниндидер бер җирендә чит кеше булып калу ихтималын ул башына да китереп карамый иде.
Хуҗабикә ханым чакыргач, без өйгә кердек. Ул да татарчаны бик матур итеп сөйләшә икән. Мин моңа аеруча игътибар иттем. Сүзләрен, ниндидер ягымлы көй башкарган кебек, сузып-сузып әйтеп куя.
– Әйдүк, түрдән узыгыз. Үзебезнең егетләр икән. Әллә безнең Илеш якларыннанмы?
– Юк, апа. Мин Татарстаннан, Кукмара дигән җирдән.
– Ә, итекчеләр ягыннан икән. Безнең әти гел Кукмара итекләрен юнәтә торгание. Аякка сихәтле була, дип әйтә иде.
– Менә шул итек фабрикасы безнең Кукмарада инде. Хәзер дә эшли. Армиядә дә, бездә басылган итекләрне киеп, постта тора торган идек.
– Иптәш егетең дә безнең кешеме соң? Бер дә сөйләшми.
– Безнекен безнеке инде, тик татарча белми.
– Айда, айда, проходи, дорогим гостем будешь. Мы любим гостей.
Шулай итеп, апабыз, Анатолийның күңеле булсын, дип, русча да әйтеп алды.
Апа табынны залга әзерләгән иде. Өстәлдә ниләр генә юк. Нәзакәтле итеп салкын ит тә турап куелган. Ул балдыр, төрле чикләвекләрдер – бу йортта хәстәрле, мул тормышны яратучылар торуын күрсәтә иде. Чәй янында Гайфулла абзый күбрәк үзе сорашты. Армиядәге, Татарстандагы хәлләр, дөнья вакыйгалары – аның өчен барысы да кызык икәнлеге йөзеннән күренеп тора. Мин белгән кадәр сөйлим дә сөйлим. Утыра торгач, мин сервант пыялалары артында тезелеп торучы китапларны күрдем. Барып карадым – барысы да татар, башкорт телендә икән. Күбесе миңа таныш китаплар дияргә була. Абзый да, апа да, туган якларына кайтсалар, китап җыеп киләләр икән. Монда татарга бүтән бернәрсә дә юк, кышның озын кичләрендә алмаш-тилмәш кычкырып китап укыйбыз, диләр. Арада Фатих Хөсни китапларын аеруча яратулары беленде. Яңа китаплар чыккан булса, посылка итеп җибәр, акчасын шунда ук кайтарырбыз, диешәләр.
Апа мондагы бер конторада хисапчы булып эшли икән. Ходай бала гына бирмәде, дип көрсенеп тә алдылар. Әмма бер-берсенә иптәш булып чөкердәшеп яшәп ятулары.
Аларга юаныч бирүче тагын бер нәрсә бар икән, ул да булса татар-башкорт җырлары язылган пластинкалар. Кайсы җырчыларныкы гына юк! Ул Гөлсем Сәләйманова, Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова, Фәридә Кудашева дисеңме? Бигрәк тә яшь җырчылар Илһам Шакиров белән Әлфия Афзаловаларныкын еш тыңлыйлар икән. Әле менә хәзер дә Илһамның «Тәфтиләү» җырын куйдылар. Өйгә татарның күңелен айкап ала торган моң яңгырады. Икенче куплет башлангач, мин сак кына җырга кушылдым. Абзый белән апа сәеренеп миңа карап куйдылар, җырны бозмасмы диюләре булгандыр инде. Минем тавыш пластинкадагы җырга ярашлы рәвештә дәвам иткәч, инде карашлары үзгәрде, гаҗәпсенү билгеләре барлыкка килде. Шулай итеп, үзенә күрә дуэт белән җырлау барлыкка килде.
Җыр тынгач, абзый миңа карап:
– Әллә мин пластинкаларда гына шулай җырлыйлармы икән дип уйлый идем. Син дә булдырасың икән бит. Әйдә, инде үзең генә берәрне җырла, диде.
Анатолийга да аңлаешлы булсын өчен, русча да өстәп куйды:
– Твой друг, по-татарский душевно поет, пусть еще одну песню споет.
Кемдер әйтмәсә дә, Анатолий минем бу йортта бөтенләй башка кеше булып әверелүемә шаккатып карап тора иде. Шуңа күрә ул абзыйны хуплап кына куйды:
– Конечно, конечно, мне тоже интересно.
Мин «Рамай»ны суздым. Бу минем үзем өчен дә бик тансык мизгелләр иде. Армиягә кадәр йөзләрчә концертларда җырлап, мин тамашачыларның күңел дөньяларын сизәргә өйрәнгән идем инде. Шуңа күрә мине тыңлап сагышланучы абзый белән апаның күзләре яшьләнүен күреп, хисләрем тагын да нечкәреп китте. Үзем башкарган җыр үземә дә ошый иде. Шуны тою миңа да рәхәтлек бирә.
Хуҗалар минем тагын-тагын җырлавымны сорадылар. Мин инде ялындырып тормадым. Өстәлдә эчемлекләрдән бары тик хуш исле чәй генә, тегенди-мондый градуслы нәрсәләр юк. Дустым менә шулай да ничек күңелле утырып була икән, дип, уйлагандыр кебек тоела.
Шулай сөйләшә-җырлаша байтак кына утырганбыз. Сәгатькә күз төшергәч, урыннардан кузгалдык.
– Сезнең нинди йомышыгыз бар иде соң? – диде Гайфулла абзый.
– Бернинди йомышыбыз да юк. Кичә менә Анатолийларда, минем татар икәнемне белгәч, шундагы кунаклар әйтә куйдылар:
– Безнең шәһәрдә без белгән бер татар бар. Тар-Тарин, дип йөртәбез. Шул кеше белән татарча сөйләшә алырсыңмы икән?
Мин әйтәм:
– Әгәр дә ул татар икән, нигә сөйләшмәскә? Сез биредә бик данлыклы кеше икән. Менә сезне күрергә махсус килдек. Йомышыбыз сезне күрү өчен бер хәйлә генә иде.
Абзый көлеп куйды.
– Ә шулай да хәйлә өчен нинди йомыш уйлап тапкан идегез соң?
– Менә Анатолийларның күкеле сәгатьләре йөрми икән. Сезне шундый эшләргә оста, диделәр.
Гайфулла абзыйга төргәкне сүтеп күрсәтергә туры килде. Ул җентекләп карап чыккач:
– Калдырыгыз, бәлки җан кертеп булыр. Булмаса, болай гына алып китәрләр, диде.
Без якын кешеләр булып аерылыштык. Хуҗалар капка төбенә кадәр озата чыктылар. Туган якларга сәлам әйт, алдагы җәйдә кунакка кил, диештеләр...
Без Анатолийларга кайтып кергәндә, өйдә тагын байтак кеше җыелган. Кичәге йөзләр дә бар, яңалары да күрешә килгән. Армиядән кайткан Анатолий белән күрешү бер сәбәп булса, аның дусты татар егетен күреп калу тагын да ымсындырган булып чыкты. Безне дустымның әнисе бераз шелтәләгән сыман каршылады:
– Бигрәк озак тордыгыз, әллә Тар-Тарин алып калырга теләдеме? Карагаз, карагыз, болар ничек киткән булсалар, шулай кайтканнар да, күзләре бер дә майланмаган.
Бу сорауга инде Анатолий җавап бирде:
– Без озаклап табын янында утырдык. Күзне майландырмыйча да рәхәтләнеп вакыт уздырып була икән. Бу – бер. Икенчедән, моннан ары без бу кешене Тар-Тарин дип әйтүдән туктыйк. Аның исеме Гайфулла икән. Эшендә Гена дип эндәшәләр икән, ди. Чын исемен әйтү авыр булса, әйдәгез, үзебезчә без дә Геннадий дип йөртик.
Барысы да авызларын ачып гаҗәпләнеп калдылар. Анатолий анда күргәннәрен исе китеп, урыны-урыны белән мәзәк итеп сөйләп китте. Һәммәсе кыйссаны бик кызыксынып тыңладылар.
Мине перронда Анатолий белән аның туганнары, дуслары озатып калдылар. Поезд Мәскәү тарафына юл алды. Мине алда яңа тормыш көтә. Ул нинди булыр? Хәерле генә була күрсен.
 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

5 апрель 2020 ел

 

Аккош күле

 

 

Фото: https://photosight.ru/photos/4907809/

 

 


«Мәйдан» №3, 2021 ел.

 

Комментарийлар