Логотип «Мәйдан» журналы

Кәбисә елын үз файдагызга ничек кулланырга?

Бу ел 366 көннән тора. Димәк, кәбисә елына кагылышлы хорафатларны яңартыр чак җиткән. «Новости в сети» 2020 елда түбәндәге эшләрдән тыелырга чакыра:• Теләк-хыялларыгызны чит кешеләргә әйтмәгез, сер ит...


Бу ел 366 көннән тора. Димәк, кәбисә елына кагылышлы хорафатларны яңартыр чак җиткән.
bloknot-s-ruchkoj
«Новости в сети» 2020 елда түбәндәге эшләрдән тыелырга чакыра:

• Теләк-хыялларыгызны чит кешеләргә әйтмәгез, сер итеп саклагыз яки кәгазьгә генә язып куегыз. Киресе булган очракта, чынга ашмый калуы бар.

• Йорт хайваннарын, малларны сатмагыз, югыйсә сезне фәкыйрьлек яки мал чирләре көтә.


• Бәби көткән хатыннарга чәч кистерергә, бигрәк тә бу эшне үзләренә башкарырга ярамый.


• Сабыегызның беренче тешләре чыга башлаган вакытта, сәламәт һәм матур тешләр булуын теләсәгез, кунакларны өйгә чакырмагыз.


• Кәбисә елында аерылышмагыз. Түзә алмыйсыз икән инде, сөлге сатып алыгыз һәм аны гыйбадәтханәгә бирегез — тискәре нәтиҗәләрне кире этәрерсез.


• Эшне алмаштырырга шулай ук рөхсәт ителми. Әгәр сезгә тиз арада эшне үзгәртергә кирәк икән, эштән киткәнче бөти сатып алырга кирәк. Яңа эш ачарга теләгәнсез һәм кичектерергә ярамый икән, акча китерер өчен, фен-шуйдан файдаланырга кирәк — мәсәлән, өч аяклы бака сатып алырга һәм аны эш өстәленә куярга мөмкин.


• Яшәү урынын да үзгәртергә ярамый. Әгәр инде үзгәртергә туры килсә, яңа урынның ишек өстенә декоратив дага ябыштырыгыз.


• Өлкән кешеләргә үлемтекләр әзерләргә дә киңәш ителми һ.б. һ.б.


Белгечләрнең сүзләренә карасаң, бу елны бер нәрсә дә эшләргә ярамый, диванда кырын ятарга гына рөхсәт ителә дигән фикер туа.


Шулай да кәбисә елын үз файдагызга куллансагыз да ярый: сезне берәрсе (эштәге җитәкчегез, тормыш иптәшегез һ.б.) ялкаулыкта гаепләргә теләсә, ике дә уйлап тормый «Кәбисә елында алай эшләргә ярамый икән…» дигән сылтауны куллана аласыз.

 
Интертат

Комментарийлар