Логотип «Мәйдан» журналы

Кәбестәдән коймак та пешереп була!

Бу рецептны моңарчы кәбестә коймагы пешереп карамаганнар өчен тәкъдим итәргә булдым. Иманым камил, бу коймакларны ашап карагач, кәбестәгә булган хөрмәтегез артачак кына. Һәрхәлдә, минем белән шулай бу...

Бу рецептны моңарчы кәбестә коймагы пешереп карамаганнар өчен тәкъдим итәргә булдым. Иманым камил, бу коймакларны ашап карагач, кәбестәгә булган хөрмәтегез артачак кына. Һәрхәлдә, минем белән шулай булды.
1512015482_kbest-koymagyi_500x333
Кирәк:
450 грамм кәбестә
1 йомырка
1 зур суган
200 грамм кефир
1/3 чәй калагы камыр йомшарткыч
0,5 чәй калагы тоз
Чеметем борыч
1 аш кашыгы бәрәңге крахмалы
7-8 аш кашыгы он
Эш барышы:
1. Кәбестәне саламсыман турыйбыз да суты чыкканчы уабыз.
2. Суганны эре кыргыч аша үткәрәбез.
3. Кәбестә белән суганга кефир, камыр йомшарткыч, он, бәрәңге крахмалы, тоз, борыч салып болгатабыз.
4. Майлы табада алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.
Кәбестә коймагы җылы килеш тә, салкын килеш тә тәмле. Салкыныннан балык тәме дә килгән кебек. Озын сүзнең кыскасы, кәбестә коймагы — җиңел һәм тиз пешерелә торган ризык.
Венера МӘҖИТОВА.

Комментарийлар