Логотип «Мәйдан» журналы

«Казык бавы чалып бәйлә, кызым!»

«Казык бавы чалып бәйлә, кызым!Сүталмассың хәтта үзең дә!» -Дигән идең...Ай-һай, күпме мәгънә⠀Булган икән, әти, сүзеңдә...⠀ Казык бавы чалып бәйлә, кызым!...⠀Сүтелерлек бүшән булмасын...⠀Юкса, кы...

«Казык бавы чалып бәйлә, кызым!
Сүталмассың хәтта үзең дә!» -
Дигән идең...Ай
-һай, күпме мәгънә⠀
Булган икән, әти, сүзеңдә...⠀
 
Казык бавы чалып бәйлә, кызым!...⠀
Сүтелерлек бүшән булмасын...⠀
Юкса, кыз бала бит... малай түгел...⠀
Каян сиздең кирәк буласын?⠀
 
Казык бавы чалып бәйлә, кызым!..⠀
Беләм, кипкәч бушап каласын...⠀
Артык кыссаң бүген, әти, үзең⠀
Себеркегә охшап каласың...
 
Казык бавы чалып бәйлә, кызым!..⠀
Бәйлим-сүтәм...очы күренми...⠀
Капчык бавы гына түгел, әти...⠀
Без дигәнчә генә үрелми...⠀
 
Казык бавы чалып бәйлә, кызым!...⠀
Безнең өйрәнгәннәр чүп икән!?.
Сүтеп азапланмый, кисеп кенә ⠀
Алучылар, әти, күп икән...⠀⠀
 
Казык бавы чалып бәйлә, кызым! ⠀
Чабынганда, китмәс таралып...⠀
Себеркесез чаба дөнья, әти...⠀
Бетә күрмәсен дип каралып... ⠀
 
Себерке дә бәйләгән юк күптән...⠀
Май канатлары да үргән юк...
Бар нәрсә бар... Синле чаклардагы
Рәхәтлекне генә күргән юк...
 
Мин зарланмыйм, Әти!
Тамырымның көчен тоеп яшим...
Фатыйхаң бар, алга әйдәгән!
Шөкер, иман - күңел түребезгә
Казык бавы чалып бәйләнгән!...⠀
 

Ризәлә ИСМӘГЫЙЛЕВА


Фото: https://pixabay.com/


«Мәйдан» №6, 2020 ел.

Комментарийлар