Логотип «Мәйдан» журналы

Казны ничек каклыйлар?

Тәмле булсын!Халкыбызның матур йолаларының берсе - каз өмәләре башланды. Димәк, каз каклау серләрен дә искә төшерергә вакыт. Түбәндәге рецепт буенча эшләсәгез, ул тиз арада әзер булачак.Казның эченә б...

Тәмле булсын!
Халкыбызның матур йолаларының берсе - каз өмәләре башланды. Димәк, каз каклау серләрен дә искә төшерергә вакыт. Түбәндәге рецепт буенча эшләсәгез, ул тиз арада әзер булачак.kaz
Казның эченә бөтен җиренә дә тиеп торырлык итеп тоз тутырабыз. Тышын да әйбәтләп тоз белән ышкыйбыз. Аннары, кәгазьгә төреп, 15-20 көн караңгы урында тотабыз. Шуннан соң, тоздан бушатып, казны җилле урынга элеп куябыз.
Бер атна чамасы элеп тотканнан соң, яхшылап юып, каз өстенә кайнап торган су коярга кирәк. Шул рәвешле бер тапкыр пешекләгәч, зур кәстрүлгә салып, 30-40 минут чамасы пешерәбез, муен тирәсеннән, сүле аксын өчен, 1-2 урыннан пычак белән төртеп алабыз.
Шуннан соң, казны кабат элеп, 1-2 көн киптерергә кирәк. Аннары казны газда өтеп аласы да тагын беразга элеп куясы. 1-2 көннән инде ризык әзер! Казыгыз тәмле булсын!

Фото: instahu.net

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kazni-nichek-kakliylar-553479/

Комментарийлар