Логотип «Мәйдан» журналы

Казенный печән

Хикәя.

Стансадан бер кеше, шасси белән печән төяп, шәһәргә таба килә. Аты арган, бите ябык. Туктаган, бара алмый. Хуҗасы кыйный.
Шулвакытта бер кеше, ачлыкка чыдый алмыйча: «Бераз һава алмаштырып кайтыйм, вакыт та узар», – дип, шәһәрдән карьяга (авылга) җәяү үтеп бара. Теге кешегә очрый да, озак карап торгач:
– Печәнең бар бит, ашат атыңа! Атыңның ашыйсы килә, – дигәч, ат хуҗасы: «Тизрәк барып җитәсем килә», – ди.
– Юк. Ашатсаң, тизрәк барып җитәрсең, – ди очраган кеше. – Бара торырга кирәк...
Атлы кеше кала. Кичкә таба, бу кеше борылып кайтканда, теге ат үләргә ята. Арбасын, печәнен алып киткән булалар. Хуҗасы котелок белән су алып килә. Ат эчми, аякларын суза. Бик кызганыч була.
– Бу кем аты? – дип сорый. Хуҗа:
– Казенный, – ди.
– Ник печән бирмәдең? – дигәч:
– Печән казенный, ашатырга ярамый, – ди.
Менә шул.

 
 

Комментарийлар