Логотип «Мәйдан» журналы

Казанның «Черек күл» паркында «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале уздырыла

5 августта Казанның «Черек күл» паркында «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале ачыла. Фото: https://vk.com/beznenrtПарк территориясендә балалар, фәнни һәм бию мәйданчыклары эшләячәк, Казан...

5 августта Казанның «Черек күл» паркында «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале ачыла.
e_qvu_ctmi8 Фото: https://vk.com/beznenrt
Парк территориясендә балалар, фәнни һәм бию мәйданчыклары эшләячәк, Казан ханлыгы тарихы турында тематик экскурсияләр, татар халкы тормышы һәм мәдәнияте турында лекторийлар, шулай ук кулинар мастер-класслар узачак һәм фин, Америка, Себер һәм Әстерхан татарларының милли ризыклары тәкъдим ителәчәк.
Бу көнне «Гыйлем» проекты мәйданчыгында «Qayyum» ачык фәнни олимпиадасы узачак, яңа татар нәшрияты һәм татарчага тәрҗемә ителгән Гарри Поттер турында китап тәкъдим ителәчәк. Моннан кала, теләүчеләр «Бию for you» бию мастер-классларында катнаша һәм акустик музыка һәм татар джазын тыңлый ала. 100 дизайнер катнашындагы дизайн-ярминкә, татар әдәбиятын «уку паркы» һәм фудкорт фестивальнең аерым зоналары булып торачак.
Чарага килүчеләргә милли кием яисә аның элементлары булган кием киеп килергә тәкъдим ителә. Мәдәни чара 11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр узачак.
 
https://vk.com/beznenrt

Комментарийлар