Логотип «Мәйдан» журналы

Казанлылар кояш батареяларында эшли торган уникаль катамаранда йөри алачак

28 июльдә Казанда кояш батареяларында эшли торган уникаль катамаран тукталачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.Судно Татарстан Республикасы акваториясендә уза торган “Экодулкын” экс...

28 июльдә Казанда кояш батареяларында эшли торган уникаль катамаран тукталачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Судно Татарстан Республикасы акваториясендә уза торган “Экодулкын” экспедициясе кысаларында килә. Шәһәрлеләр өчен “Экодулкын” фәнни-техник фестивале узачак, анда теләүчеләр уникаль катамаранда йөри, экспедициянең илһамландыручылары, экипаж белән аралаша алачаклар, шулай ук Россиядә һәм дөньяда альтернатив энергия чыганакларының кулланылышы хакында беләчәкләр.
Катамаран Россия елгалары буйлап Санкт-Петербург – Бөек Новгород – Мәскәү – Әстерхан маршруты буенча экспедициягә 19 майда чыккан. Өч ай эчендә ул Россиянең 20 төбәге аша 5 меңнән артык километр үтәчәк. Экспедиция алдынгы югары уку йортлары белән берлектә маршрут буенча суның гидрохимик үзенчәлекләрен һәм сыйфатын өйрәнә һәм аның нәтиҗәләре буенча интерактив экологик карта төзеләчәк. Маршрут үткән 14 шәһәрдә “Экодулкын” фәнни-техник фестивале үтәчәк. Аның кысаларында экотехнологияләр өлкәсендә фәнни-популяр лекцияләр, мастер-класслар, викториналар һәм квестлар оештырылачак.
Казанлылардан тыш әлеге судно белән республикада яшәүчеләр дә таныша ала – Татарстан башкаласында катамаран 30 июльгә кадәр торачак, 31 июльдә ул Кама Тамагында булачак, ә 1 августта – Тәтештә.
Югары технологияле уникаль су транспорты якын арада массалы җитешетерүгә чыгарылачак, дип белдерде “Инженерлык бәйгеләре һәм ярышлары милли үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешма.
Фестиваль Кремль яр буенда 28 июльдә 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр үтәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
 
Фото: https://www.kzn.ru

Комментарийлар