Логотип «Мәйдан» журналы

Казандагы Көзге балда Александр Пушкин нәсел вәкилләре катнашты

Кичә, 2 ноябрьдә, Казан Ратушасында 12 нче тапкыр Көзге бал кичәсе булды. Ул Н.Лобачевский исемендәге академик лицее тарафыннан оештырылган. Әдәбият елы уңаеннан үткәрелгән бу чарада Александр Сергеев...

Кичә, 2 ноябрьдә, Казан Ратушасында 12 нче тапкыр Көзге бал кичәсе булды.


bal


Ул Н.Лобачевский исемендәге академик лицее тарафыннан оештырылган. Әдәбият елы уңаеннан үткәрелгән бу чарада Александр Сергеевич Пушкин нәселе вәкилләре дә катнашты. Ул - барон Александр фон Гревениц һәм аның гаиләсе.


Ул әлеге балда рус классика әдәбияты нәселе вәкиле буларак катнашу зур дәрәҗә икәнен белдерде.


Александр фон Гревениц Казанга быел сентябрь аенда Бельгиядән күчеп килгән.


Көзге балга шәрәфле кунак буларак чакырылган РФ Думасы депутаты, профессор Василий Лихачев та чараның мөһимлеген ассызыклады. "Россиядә баллар уздыру традициясе бездә Петр I тарафыннан кертелгән. Әлеге гадәтнең дәвам иттерелүенә мин бик шат. Казан балы аралашу шатлыгы, күңел киңлеге, дулкынланулар һәм искиткеч ләззәт бирә", - диде ул.


Венгриянең РФдагы Генераль консулы Ференц Контра: "Бу чарада катнашып, россиялеләргә виза бирүебезне генә күрсәтергә теләмибез. Сүз уңаеннан, сезнең өчен киләсе елдан визалар 35 евро булачак. Безнең максат - Татарстан мәдәнияте белән танышу. Чакырсагыз, икенче елга да бик теләп киләчәкбез", - дип вәгъдә бирде.


РФА академигы Кев Салихов да җылы сүзләрен җиткерде.


“Казан ратушасында әдәби вернисаж” дип исемләнгән балга кунак буларак А.Ганнибалның нәсел дәвамчысы Александр Норден да чакырулы иде.


Көзге балда өлкән сыйныф укучылары гына түгел, 1-3 нче сыйныфта белем алучылар да үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Күпереп торган ап-ак күлмәктән булган кызлар, кара фрак кигән егетләрнең вальс әйләнүләре тамаша кылырга килүчеләрне берничә гасыр артка чигенеп, ул чор мохите белән хозурланырга мөмкинлек бирде. ТРның атказанган Артисты Юлия Җиһаншина исә Боратынский шигыренә язылган җыр башкарды.


Элеккеге Дворян җыелышлары залы - хәзерге Казан ратушасында И.Штраус һәм П.Чайковскийның музыкаль әсәрләре яңгырады. Лицей укучылары юбилейлары Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә билгеләп үтелә торган күренекле рус язучылары һәм драматурглар М.Фонвизин, А.Грибоедов, Е.Боратынский, А.Куприн, С.Есенин, В.Хлебников, Б.Пастернак иҗатларына багышланган театраль рәсемнәр, шигъри композицияләр әзерләгән иде.



Мәгълүмат Татар-информ агентлыгыннан алынды.

Комментарийлар