Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда яшәүче хатын-кыз урамда кеше сөякләре тапкан

Казанда яшәүче хатын-кыз эте белән урамга чыккан.Урман полосасындагы юлда барганда ул кеше сөякләре тапкан. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Анд...

Казанда яшәүче хатын-кыз эте белән урамга чыккан.



Урман полосасындагы юлда барганда ул кеше сөякләре тапкан. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

“18 ноябрьдә кичке якта Зур Крыловка урамы янындагы урманда скелетка әйләнгән кеше сөякләре табылган. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итте Андрей Шептицкий.
Баш һәм кул сөякләрен эте белән урамга чыккан хатын-кыз юлдан тапкан. Ул шунда ук полициягә шалтыраткан.
Полиция хезмәткәрләре тирә-якны карап чыккан һәм якындагы чокырда сөякләр һәм кием калдыклары тапкан.
Әлеге факт буенча тикшерү эшләре башланган.

 Фото: https://reklamof.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/19/175517/

Комментарийлар