Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Хәтер көне узды

1552 елда Казанның Мәскәү патшасы Иван IV гаскәрләре тарафыннан яулап алынган көн уңаеннан башкалада уздырылган Хәтер көне 150ләп кешене үзенә җыйды.Әлеге чара "Казан" милли-мәдәни үзәк каршында узды....

1552 елда Казанның Мәскәү патшасы Иван IV гаскәрләре тарафыннан яулап алынган көн уңаеннан башкалада уздырылган Хәтер көне 150ләп кешене үзенә җыйды.
Әлеге чара "Казан" милли-мәдәни үзәк каршында узды. Чара көндезге 11дә башланды. Урам җыенында катнашучылар арасында Татарстан, Кырым татарлары, Чуашстан, Мари Иле байраклары тотып торучыларны күрергә була иде.
Азактан резолюция укылды, Сөембикә манарасы янында дога кылынды, Кол Шәриф мәчетендә намаз укылды, дип хәбәр итә "Интертат".

Комментарийлар