Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы беренче китапны тәкъдим итәләр

16 октябрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда "Габдулла Тукай: тормыш юлы һәм иҗаты" исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узачак. Бу хакта ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм...

16 октябрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда "Габдулла Тукай: тормыш юлы һәм иҗаты" исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узачак. Бу хакта ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге китап "Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасы" проектының беренче өлеше. Басмада татар халкының бөек язучысы, классигының 1907 елга кадәрге тормыш юлы һәм иҗаты турындагы материаллар тупланган. Алар шагыйрьнең замандашлары истәлек-хатирәләре, журнал һәм газеталарда басылып чыккан язмалар, язучының әсәрләрен тикшерү нигезендә җыелган.
Китап татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихы белән кызыксынучылар өчен әзерләнгән.
Чарада ТР Фәннәр Академиясе, республиканың фәнни һәм фәнни-белем бирү оешмалары, ТР Язучылар берлеге, матбугат чаралары вәкилләре катнашачак. Башлана 14.00 сәгатьтә.
 
 

Комментарийлар