Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда татар теле укытучыларын ораторлык осталыгына өйрәтәчәкләр

Казан мэриясе һәм Татарстан Президенты хозурындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар теле укытучылары өчен татар телен нәтиҗәле һәм заманча укыту семинары циклын башлап җибәрә...

Казан мэриясе һәм Татарстан Президенты хозурындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар теле укытучылары өчен татар телен нәтиҗәле һәм заманча укыту семинары циклын башлап җибәрә. Беренче семинар 28 октябрьдә сәгать 15.00дә «Унбер» лицеенда узачак.
«Проектта лекторларның үзләре өчен ораторлык осталыгы буенча дәресләр узачак, аларны танылган актерлар, дикторлар һәм сөйләм буенча педагоглар үткәрәчәк», — дип хәбәр итте Казан мэриясенең матбугат хезмәте вәкиле.
Аның сүзләренчә, семинарда татар телен укытуда кызыклы һәм заманча методларны куллану, балаларны татар теле белән кызыксындыру, татар теле укытучылары өчен яңа һәм кызыклы укыту ысуллары, чит телләрне укыту тәҗрибәсе, татар телен укытуда мәгариф системасында яңа трендлар куллану кебек сораулар күтәреләчәк.
Семинарда Казан шәһәре мәктәпләренең 280 татар теле укытучысы катнашыр дип көтелә. Лекторлар — «Унбер» лицее директоры Алмаз Хәмидуллин, «Унбер» лицееның татар теле укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова, «Иннополис» лицееның татар теле укытучысы Альберт Сәмигуллин, 7 нче лицей-интернатның инглиз теле укытучысы Госман Гайнуллин, Канадада татар онлайн-мәктәбен ачып җибәрүче Алимә Сәләхетдинова.
Проектның кураторы — «Унбер» лицееның татар теле укытучысы Рашат Якупов. Семинарлар ноябрь һәм декабрьдә узачак.
 

Автор: Зилә Мөбәрәкшина


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/science/25-10-2021/kazanda-tatar-tele-ukytuchylaryn-oratorlyk-ostalygyna-yr-t-ch-kl-r-5841835

Комментарийлар