Кичә Татарстан Язучылар берлеге Шәрәф Мөдәрриснең 100 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырды. Фронтовик шагыйрьне искә алырга дип бер төркем татар язучылары, сәнгать эшлеклеләре, якташлары һәм туганнары җыелды.

Казанда шагыйрь-фронтовик Шәрәф Мөдәррисне искә алдылар

Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов кичәдә утырган аксакалларга рәхмәт белдерде. Ул Мөдәррис Шәрәфне туган җирендә һәрвакыт зурлауларын, моннан ике көн элек кенә бюсты алдында чәчәкләр салып, район мәдәният йортында бәйрәме үткәрелгәнен искә төшерде.

«Хаксыз төстә иҗаты тузанга күмелеп калган әдипләр бар, Шәрәф Мөдәррис шундыйлардан. Ул әдәби иҗатка 1930 елларда килә, яшьтәшләреннән бер ягы белән дә аерылмый. Бу чор идеология таләп иткәнчә язуны сорый. Шигырьләренең исемнәре дә шул хакта сөйли: “Үлемсезлек”, “Биш йолдыз”, “Кызыл мәйдан”, “Яшел тасма” һ.б. Шактый актив иҗат итә башлаган шагыйрьнең иҗатын сугыш күпмедер дәрәҗәдә өзә”, — ди КФУ доценты Нурфия Йосыпова.

Галимә Шәрәф Мөдәрриснең солдат поэзиясен үстерүе, сугышта якыннарын сагыну тойгысын, халәтен укучыга җиткерүен искәртте. Аның фикеренчә, иҗатының ачылып киткән чоры — сугыштан соң елгы иҗаты. “Публицистикага килеп кергән Мөдәррис лирикага йөз тота. Үзенчәлеге – жанр өлкәсендә эзләү алып бару. Ул сонетлар, шигъри повесть жанрын татар әдәбиятына алып керә. Шәрәф Мөдәррис халык авыз иҗатына борыла”, — диде ул.

Нурфия Йосыпова Шәрәф Мөдәрриснең, беренче чиратта, фронт шагыйре булып танылуын әйтте. Үзенең иң матур чорында күтәренгән, дөнья әдәбиятындагы үзенчәлекләрне татар әдәбиятына алып кергән чорда үлем аны безнең арадан алып китә. Алтмышынчы еллар әдәбияты лирика, юмор-сатира яныннан да үсә дибез икән, моңа Шәрәф Мөдәррисләр нигез сала”, — диде доцент.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис Шәрәф Мөдәрриснең чуваш телен гаҗәп дәрәҗәдә яхшы белгәнен, йөгерек сөйләшкәнен әйтеп үтте. “Шәп фронтовик-шагыйрь булу белән бергә ул татар әдәбиятында шигъри тәрҗемәгә фәнни нигез салучыларның берсе дип әйтер идем. Шәрәф Мөдәррис чын мәгънәсендә оригиналның нечкәлекләрен белеп, татар телендә бирә белгән һәм аның теоретик нигезләрен булдырган кеше”, — диде ул.

Ренат Харис Шәрәф Мөдәррисне берничә тапкыр күрүе хакында сөйләде. “Мин аның Тукай клубында ялкынланып сөйләгән чыгышларын хәтерлим. Ул публицистларча инанып, батыр итеп сөйли торган шагыйрь иде. Шагыйрь Фатих Кәримгә язган хатында ул: “Сез үзегезнең әле нинди шагыйрь икәнлегегезне белмисез, Сез аны беләчәксез”, — дип яза. Нәкъ шул сүзләрне мин бүген аның үзенә дә әйтер идем”, — диде ул.

Халык шагыйре Шәрәф Мөдәрриснең нинди дәрәҗәдәге шагыйрь икәнлеген белеп бетермәүләренә борчылды. “Без аның иҗатына багышлап диплом эшләре дә яздыртмыйбыз, аның әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итү мәсьәләсен дә оныттык, шигырьләрен концертларга да кертмибез. Без Шәфәр Мөдәрриснең иҗатын халыкка тагын да ныграк белдереп калдырырга тиешбез”, — дип саный Ренат Харис.

  • Шәрәф Мөдәррис 1919 елның 1 ноябрендә Каракитә авылында туган. Бөек Ватан сугышында катнашкан, хәрби корреспондент булган. Ул күренекле балалар язучысы Ләбибә Ихсанованың ире. Шәрәф Мөдәррис өч баласын калдырып 44 яшендә дөнья куйган.

Фото: Владимир Васильев
https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/11/196775/

Комментарий язарга