Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Россия көнен беренче тапкыр 12 мәйданчыкта билгеләп үтәчәкләр

12 июньдә Казанда Россия көнен 12 мәйданчыкта билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта Казан шәһәре Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Афзалов хәбәр итте.«Россия көне – бөтен ил күләмендә билгеләп үтелүче һәм милли бе...

12 июньдә Казанда Россия көнен 12 мәйданчыкта билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта Казан шәһәре Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Афзалов хәбәр итте.
Казанда Россия көнен беренче тапкыр 12 мәйданчыкта билгеләп үтәчәкләр
«Россия көне – бөтен ил күләмендә билгеләп үтелүче һәм милли бердәмлек символы булган иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәреннән берсе. 12 июньдә казанлылар һәм шәһәр кунакларын бай һәм эчтәлекле бәйрәм программасы көтә. Россия көне беренче тапкыр 12 мәйданчыкта билгеләп үтеләчәк», - диде спикер.
Бәйрәм 10.00 сәгатьтә Җиңү паркында 50 метрлы флагштокны ачу һәм Россия дәүләт флагын күтәрү тантанасы белән башлана. Флагшток «Держава XXI гасыр» илкүләм проекты кысаларында булдырылды. 2020 елда аны Россиянең барлык төбәкләрендә урнаштыру күздә тотыла.
Бәйрәм концертлары шәһәрнең күп кенә парклары һәм скверларында узачак. Әйтик, Урицкий паркында «Россия — минем Ватаным» программасы оештырыла, анда кунаклар игътибарына иҗади мастер-класслар һәм концертлар тәкъдим ителәчәк. Дәрвишләр бистәсе скверында казанлыларны «Яшә, минем Россия» программасында көтеп калалар.
11.00 сәгатьтә «Крылья Советов» һәм «Калейдоскоп» паркларында бәйрәм чаралары башлана, анда шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Нәни кунакларны интерактив һәм уен программасы көтә. Горький исемендәге паркта Татарстан халыклары Ассамблеясы әзерләгән халыклар дуслыгы парады һәм бәйрәм концертлары узачак. 16.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманы һәм Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» бульвары территориясендә яшьләр өчен концерт программалары башлана.
Көн уртасында «Созвездие – Йолдызлык» республика фестивале финалистлары Г.Камал театры каршындагы мәйданда бәйрәм программасы тәкъдим итәчәк. Иҗат коллективлары Кремль яр буенда да чыгыш ясаячак, биредә 18.00 сәгатьтә «Братья Грим» төркеме һәм ТНТ каналындагы «Песни» телепроекты җиңүчесе Слава Slame катнашында төп концерт программасы башлана. Россия көне 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/11/187866/

Комментарийлар